Хезмәт

Ат йөрәге сине яшәтер...

Әтиебез районыбызда хөрмәтле кеше, 27 ел "Балтач сөт-май комбинаты"н җитәкләп, югары уңышларга ирешкән. "Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре" исемен алган, Рәсәй һәм республика күләмендә намуслы фидакарь хезмәте өчен йөзләрчә мактау таныклыклары белән бүләкләнгән, мохтаҗларга, авылдашларына ярдәм итеп торды дип, ихлас сөенәбез. Болар бары тик без белгәннәре, чөнки эшләгән эше...

...Әтием 1956 елның 28 гыйнварында Иске Салавыч авылында дөньяга килә. Мин мәктәптә укыганда әти турында инша язган идем, шул вакыт ул миңа: "Кызым, мин туган авылымнан ике тапкыр гына аерылып тордым: армиядә хезмәт иткәндә һәм Казан ветеринария институтының зооинженерия факультетында укыганда", дигән иде. Күрәсең, әти чыннан да үз авылына үлеп гашыйк, 24 ел Балтачта яшәгәннән соң ул кабаттан туып- үскән авылында үз нигезен корды.
Гаиләдә алар биш бала үскәннәр, әтием өченчесе. Шөкер, дүрт туганы да исән-саулар, Балтачта яшиләр. Әтиләре, минем дәү әтием, гомер буе колхозда ветфельдшер булып эшләгән, дәү әнием исә почта бүлекчәсен җитәкләгән. Бүгенгесе көндә икесе дә мәрхүм, туфраклары җиңел булсын!

Әлеге язмамны язарга утыргач, әтиемнең иң олы туганы - Мәдинә апага шалтыраттым, яшьлеге белән кызыксындым: "Яшьтән үк бик үзенчәлекле, таләпчән кеше иде инде ул. Нинди генә үрләргә менсә дә, туганлык җебен өзмәде, үз ярдәменнән ташламады, хәзер дә ярдәм итеп тора. Ул безнең гаиләбезнең горурлыгы!", ди дәү апа. Кечкенә сеңелләре Гөлсинә апа "Абый булмаса, мин булмас идем", - диде дә, елап ук җибәрде. - Безнең арада ун яшь аерма бар. Әнинең минем белән авырлы чакта көннәрдән-беркөнне эче авырта башлый, әти дә өйдә юк, эштә, дежурда чагы. Гаиләдә әтидән соң иң зур кеше абый инде, ул салкын буранлы кышта ат җигеп, әнине Балтач хастаханәсенә алып менгән. 10 яшьлек малай, сабый бит әле ул, ничек әни курыкмыйча утырган, ничек үзе курыкмаган?! Шул көнне мин туганмын". Бу минутларда әтием белән ничек горурлануымны белсәгез икән!

5 нче курста укыганда, Кукмара - Казан маршрутында электричкада әниемне очрата. Әниебез Зөһрә, Кукмара кызы, монысы аңлашыла, ә менә әтием ничек бу поездга эләккән?! Баксаң, поезд юллары Арча аркылы уза икән, ә әти исә дус егетләре белән нәкъ шул тукталышта Казанга укырга бару нияте белән әлеге поездга килеп керә. 1982 елның 7 мартында никахлашалар. Әнием төп йортка килен булып төшә, "Мине биредә беркайчан да килен итеп күрмәделәр, хәтта бер генә тапкыр да "килен"дип дәшмәделәр, өч кызлары булуга карамастан, үз кызлары кебек яраттылар, беркайчан да авыр сүзләр әйтеп-ишеттереп кыерсытмадылар.

1983 елда Энҗе апам туа, гаиләнең зур куанычы, әби-бабамның беренче оныгы. 1986 елда икенче кызлары - Чулпан апам дөньга аваз сала. Һәм бары тик тугыз елдан соң, 1995 елда мин туганмын.

...Тормыш булгач, бар да без теләгәнчә генә бармый. Ходай Тәгалә яраткан колларын төрле сынаулар аша да үткәрә, сабырлыгын да сыный. Әтиемә дә 40 яше тулып киткәч зур сынаулар аша үтәргә туры килә. Көннәрдән беркөнне әтинең тавышы югала, бары тик пышылдап кына сөйләшә башлый. Бер көн йөри шулай, бер атна - тавышы кайтмый. Күңеленә шик керә. Җитмәсә, бер танышы шулай тавышы бетеп, озак та тормый үлеп китә. Казанга тикшеренергә китә әтием, табиблар бик озак караганнан соң, үпкәсендә яман шеш табалар. Күзалдына да китерергә куркыныч, ул чакта син ниләр кичердең икән, әткәй?! Ул көннәрдә синең өчен бу дөньяның бер генә яме дә, бер генә алсу төсе дә калмагандыр, мөгаен... Гаиләбез бу авыр кайгыны кичергәндә миңа бары тик бер генә яшь булган, мин бу көннәрнең берсен дә хәтерләмим шул, миңа моны бары тик үсә төшкәч әти аңлаткан иде: "Кызым, мин ул вакытта үлемне көтеп яшәдем һәм бу нык авыр иде. Минуты - сәгать, сәгате - тәүлек! Тамактан аш үтми, күзгә йокы керми, якыннарның, туганнарның һәркайсысы мине кызганган кебек тоела иде. Үлем ялгызлыгы шулай башлана икән ул, көннән-көн бәгырьне кыса. Бакча артында гына зират, төннәрен сандугачлар сайрый, ә күңел исә үкси -үкси елый иде бу чорда... Өй эчендә тынлык, беркем берни сөйләми, бары тик син әле генә тәпи йөрергә өйрәнгән килеш янымда "әттә-әттә" дип йөрисең"...

Шулай алты ай уза. Әти кабат тикшеренү үтә. Бактың исә, яман чирнең эзе дә юк. Табиблар хаталанган булып чыга... Яшәүнең асылын белеп ул кабат тормышка кайта, тавышы да ачылды, элеккедән тагын да көчлерәк, бәрхетлерәк тавышка ия булды. Гаилә башлыгы буларак, безне дөреслеккә ул өйрәтте, аның әйткән сүзе дә безнең өчен бик мөһим, ул чын мәгънәсендә ӘТИ кеше. Без, балалар, өчебез дә аңарга мең рәхмәтле! Безгә бәхетле, матур балачак бүләк итте. Ялган белән дөреслекне аера белеп, тормышка аек акыл белән карап үз фикеребезне белдерергә өйрәтте. Шөкер, апаларым инде үз тормышлары белән яши, Энҗе апам хәзерге көндә табиб-рентгенолог, Чулпан апам икътисадчы, нәни кыз-бала үстереп ята, ә мин исә Ландыш Төркиянең Мехмет Акиф Эрсой Университетының 3нче курсында белем алам. ...Бүгенге көндә әтием белән әнием Салавычта гомер итәләр. Кайткан чакта авылга: «Картаймыш көнебездә иптәш булырсың дип, алып кайткан идек үзеңне, ә син бөтенләй еракларга китеп бардың, кызым", дип аркамнан сөяләр. Ә элегрәк исә әти мине тезенә үк утыртып ярата иде, хәзер инде үстем ахырысы, минем урынны оныклары алды. Мәрьям белән Ясминә дә "Дәү әтикә" дип, яратып эндәшәләр үзенә. Менә шулай, әти безнең кызларга бик "бай" ул. Үзе үк "Женский батальон командиры", дип шаяртырга ярата. Яратам шушы мизгелләрне, гаиләдә бергә булып, бәхетле тормыш йомгагын сүтәргә.

...Әтием, синең белән чиксез горурланам! Тәвәкәллегеңә, ихтыяр көчеңә сокланам! Авылыбызның башында бер чишмә бар, аны һәркайсыгыз беләдер... Ул да бит безнең әтинең хезмәте. Бертуган энесе Әмир абый белән икесе ул чишмәне халык кинәнерлек дәрәҗәдә эшләп чыктылар.

...Тәгәрмәчләр өстендә тәгәри заман, тизлек тәэсиреннән тирә-як табигате сызылып кына кала. Әткәйнең дә 60 яшенә аяк басабыз. Бу җирләрдә ниндидер бер тавыш килә. Кешнәү авазына охшаган! Каян килә ул? Бик ерак-танмы? Якыннанмы?... Бакчабыз артыннан ахырысы. Ходай Тәгалә күңел биреп, мөкәммәл итеп яралткан дүрт аяклы җан ияләре - ат тавышлары бу! Татар ат өстендә туа, дигәннәр борынгылар... безнең әти дә ат өстендә "туган" ахырысы. Кечкенәдән ат рухы белән яшәгән һәм хәзер дә шул кичерешләр белән яши. Бүген әтиебез унга якын ат үстерә. Әллә нинди, дуамал матурлык бу! Атлар әтиебезнең сердәшчеләре дә, аркадашлары да. Ничек әйтәләр әле, "аты шәп хуҗаның атлавы да шәп", диләрме?! Яшь бара дип, бирешмә әти, нык бул, атлар сиңа көч бирә! Дөньяны тетрәтеп типкән ат йөрәге сине әле яшәтер, яшәргә дә көч бирер! Шуңа да исемең бит синең Ир-ат!
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: