Хезмәт

Атланмаймы, әллә спредмы?

Әле кайчан гына кулланучы маргарин белән атланмайны гына белә иде. Соңгы елларда азык-төлек сәнәгате төрледән-төрле май ризыклары җитештерә башлады. Алар моңа кадәр таныш булмаган спред исеме белән йөртелә. «Speread» инглиз теленнән кергән сүз, ягу, сылау мәгънәсен аңлата.

Реклама

Спред - сөт өстенә (яки атланмайга) үсемлек майлары катнашмасы кушып җитештерелгән май ризыгы.
Әгәр спредларны гадәти маргариннар белән чагыштырабыз икән, алар маргариннарга караганда тәмлерәк, матуррак булулары, икмәккә ягуны җиңеләйтә торган йомшак консистенциясе белән аерылып тора. Шуңа күрә спредларны кулинариядә генә түгел, бутербродлар ясаганда да кулланалар.
Россиядә җитештерелгән беренче спредлар маргарин җитештерүдә кулланыла торган ГОСТ таләпләренә туры килми иде. Шуңа күрә, җитештерүчеләр аларны маргарин дип түгел, йомшак май (җиңел май, катнаш май) дип атадылар. Әмма йомшак май сүзтезмәсе кулланучылар арасында аңлашылмаучылык тудырды, чөнки алар кибет-базарлардан нинди май - катнаш маймы, әллә атланмаймы алганнарын аермый башладылар. Мондый буталчыкка чик кую өчен, 2004нче елда яңа ГОСТ гамәлгә кертелгән иде. Бу норматив, документ нигезендә, спред - катнаш май, йомшак май, яисә җиңел май дип әйтелергә тиеш түгел. Кулланучыга ярлыкта спредның гомуми майлылыгы турындагы мәгълүмат кына түгел, шулай ук составындагы атланмай яки үсемлек майларының ничә процент икәнлеге дә күрсәтелергә тиеш. Спредлар, составындагы майларның кайсысы күбрәк булуына карап, өч төргә бүленә: атланмайга үсемлек мае кушылган спред; үсемлек маена атланмай кушылган спред һәм үсемлек маена туң май кушылган спред.
Товар турындагы һәртөрле мәгълүмат кеше тормышында зур роль уйный. Кулланучының товар хакында мәгълүмат алу хокукы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законда юкка гына бирелмәгән. Әмма бүгенге кулланучы ярлыкта бирелгән мәгълүматка кайвакыт игътибар итми. Бу еш кына сатып алынган әйбердән канәгать булмауга, күңелсезлекләргә, хәтта аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Асылда ярлык товарның йөзе бит. Товарларның күплеге, җитештерүчеләр арасындагы көндәшлек кулланучыдан, телибезме без моны, теләмибезме, ярлыкны укуын таләп итә. Мәгълүматлы кеше сок эчәргәме, әллә соклы эчемлекме, атланмай алыргамы, әллә спредмы, куертылган сөт белән сыйланыргамы, әллә куертма беләнме икәнлеген үзе сайлый. Алган тауарыгыздан канәгать буласыгыз килсә, ярлыкны игътибар белән укыгыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: