Хезмәт

Атлар белән бәйле әнкәй язмышы

Әнием - Нурдидә Хәкимҗан кызы Фәйзуллина 1932 елда гүзәл табигатьле Югары Сәрдек авылында дөньяга килә. 1956 елда әтием Гарәфетдин белән кавышып, Иске Пукшинер авылында гомер итәләр. Без биш балага яшәү бүләк иткән, әтиебез белән бергә (хәзерге вакытта мәрхүм) безне гадел, эш сөючән итеп тәрбияләгән, әтигә тугры, яхшы хатын булган әнием.

Сабый чагы дәһшәтле сугыш елларына туры килгән. Ил белән килгән кайгы бер өйне дә читләтеп узмый. Чабата кигән үсмер кызга урак урырга, үгез җигеп сука сукаларга, урман кисәргә, ачлыкның ни икәнен татырга, ил өчен сугышка киткән газиз әтиләренең яраткан хатынын тол, берсеннән-берсе кечкенә 4 газиз баласын ятим итеп, чит җирләрдә вафат булу кайгысын күтәрергә, тормыш ачысын үз җилкәсендә татырга туры килә. Халыкта әйтем бар бит: «Әтисез бала үлми, дөнья рәхәтен күрми». Ләкин минем бу язмам ниндидер аңлатып булмаган илаһи көч, ат һәм яраткан хуҗасының тугрылыгы турында.

Әнием сөйләгәннәрдән:
"Югары Сәрдектә колхоз рәисе булып эшләгән әтиемә 1941 елның август аенда сугышка китәргә дигән хәбәр килде. Энем Хаузирга 7 яшь, миңа - 9. Без әтигә ияреп киттек. Шул көнне сугышка китүче ир-атларны җыеп: семьялар кала, азрак булса да эшне азайтыйк, басуга чыгып тырманы бетереп кайтыйк, диде. Сугыш аларны йотамы, исән калдырамы, беркем белми. Әтием дә 4 ат җигеп басуга китте. Без ашарга китергәндә 2 ат ял итә, 2 се белән әтием тырмалый иде, аннан ашап алгач, атларны алмаштырды. Караңгы төшкәч, тырманы бетереп кайткан әтиебез, үзе җигеп йөргән Рәкага исемле аты белән саубуллашырга кереп китте. Безне үзе белән алмады, ат абзары янында калдырды. Чыкканда аның йөзен сагыш баскан, балалар атны ташламагыз, яратыгыз, ашатыгыз, әниегезне тыңлагыз, диде".

Әнием сөйли:
- Иртәгесен әтиләр ат арбасына утырып сугышка киттеләр. Колакларда жырлап киткән җырлары әле дә яңгырый:

Басу капкасы ачык дип,
Капкаларны япмагыз
Без киткәчтен ятим диеп,
Балаларны какмагыз!

Мин сабыйлыгым белән шушы көннән әтисез ятим тормыш башланасын аңламаганмындыр да. Ачыргаланып елап, бер яшьлек Фирүзә сеңлемне күтәреп кул болгап калган әниемне, авылдашларымны алда биш елга сузылган ачы сугыш еллары көтә иде. Без Хаузир энем белән әтинең аты - Рәкаганы көненә берничә тапкыр, вакыт булган саен барып ашаттык. Бер атнадан ат караучы Фазиәхмәт абый яшьле күзләре белән энемнең башын сыйпап, и балалар әтиегезнең атын да үзе янына сугышка алып киттеләр, диде. Кулында атка дип алып килгән печәнен атып, энем жиргә ятып, әти дә юк, аты да юк, дип тәгәрәп елады. Фазиәхмәт абыйның кисәк йөзе яктырып китте. Балалар килегез әле, әтиегез атының менә нинди малае калды, дип безне атның игезәге кебек охшаган тай янына алып килде. Дөньяда күпне күргән Фазиәхмәт абый. Үзе белде микән шул минутта 2 сабыйга нинди шатлык бүләк иткәнен?! Бу тайны, энем белән әти кушкан әмерне үтәп, яратып карап үстердек. Бу хәл шушының белән хәтер йомгагында урын алган булыр иде, күп еллардан соң бер сәер хәл булмаса…

Сугыштан соңгы еллар. Колхоз рәисе - Зиннәт абый ындыр табагыннан әни белән мине утырышка чакырды. Фарихабану, кызыңны почта йөртергә куябыз дигән сүзенә әнием каршы төште. Яшь бит, 3 авылга хезмәт итәргә кирәк, пенсиясен дә өләшәсе бар. Кыю булганмын икән, керим, эшлим дидем. Ул вакытта акча түләмиләр, бер көнгә бер авылдан 200 гр ашлык языла. Почтаны 6 км. ераклыкта урнашкан Сәрдек авылыннан ташыйсы. Пенсияне соң алып кайталар. Почтада эшләүче Нәфисә апа, иң яшь почтальонга беренче бирик әле, юлы куркыныч, аулак юл, дип миңа беренче бирә. Минем өчен кайгырып, сеңелем Әтнәгә кайтып йокла, сүземне тыңла, дип кала иде. Баштарак акча белән кайткан вакытларда Әтнәгә кайтып йокласам да, соңыннан туры кайта башладым.

«Март аеның аяз, якты төне. Почтадан пенсия, гәҗитләр алып чыктым. Авылга тау астыннан һәм тау өстеннән юл бар. Астан кайтырга курка идем, тау өстеннән киттем. Минем арттан икенче юл белән ике кеше чыктылар. Мин аларны таныдым. Күрше авылның яман атлары чыккан кешеләре, ник чыкканнары миңа ачык иде. Адымнарымны кызулаттым, тегеләр чаңгыларын салып, каршыга таудан туры менә башлагач, барыбер куып житә алмассыз дип йөгерә башладым. Аралар якыная. Бер гәҗитнең почмагын ертып карандаш белән тиз генә берсенең исемен яздым да, чабата эченнән кигән йон оекбаш эченә тыктым. Үземне үтерсәләр, кемнәр икәнен белсеннәр дип.
Шул вакыт еракта акрын гына ат кешнәгәне ишетелде. Колагыма чалынгандыр дип йөгерүемне дәвам иттем. Тынлыкны ярып каты итеп ат кешнәгәненә артыма борылып карадым. Куш аяклап чабып җигүле ат килгәнен күреп, ни булса да булыр дип хәлем бетеп туктадым. Арттан куган кешеләрнең берсен ат тәртәсе белән бәреп егып китте булса кирәк, карга егылып калды, икенчесе танымасыннар диптер инде арты белән борылды. Чанада мине эшкә керткән Зиннәт абый иде.
Сеңлем, тизрәк утыр,ат эштән чыга диде. Шапыр тиргә баткан аттан пар бөрки. Чепьядан утырыштан кайтуым, Пыжмара аркылы кайтасы идем Әтнәгә утырышка, атымны гомер булмаганны тота алмадым, Сәрдек юлына керде. Ярар, тиз генә әтиләрнең хәлен белеп чыгармын дигән идем, капка төпләрендә туктата алмадым, атым ярсып чапты. Тауны да куш аяклап чабып менде, сеңлем, нинди озын тау бит дип куйды Зиннәт абый. Синең бәхетеңнән бу юлдан киткән икән атым, бу кешеләр синең арттан чыкканнар бит. Мине зур афәттән коткарып калган бу ат, әтиемнең атының колыны, без әнисенең исемен кушып карап үстергән Рәкага иде.

Икенче көнне Вәлит абый суем пәкесе тотып ат абзары ягына киткәндә, Зиннәтнең аты авырта, суярга барам диде. Мин аның артыннан йөгердем. Ишек алдында Рәкага ята. Янына кешеләр жыелган. Вәлит абыйга ябышып, атны суйдырма дип ялвардым. Сабыр гына, суйдырмыйм сеңлем, дип пышылдады. Мин ат янына ятып башын кочаклап еладым. Әтиемнең истәлеге, әтиемнең хатирәсе. Ат күзләрен ачып бер тапкыр миңа карады да, мәңгелеккә күзләрен йомды. Мин шунда әтиемне югалту ачысын икенче тапкыр кичердем», - дип әнием моңсу гына сүзен тәмамлады.

Шушы әни сөйләгәннәрдән соң гына мин әниемнең атларга булган мәхәббәтенең ни өчен шулай көчле булганын аңладым. Колхозда механизатор булып эшләгәндә, кышкы эшсез көннәрдә, әтием биш баласын аякка бастыру өчен Киров өлкәсенә акча эшләргә чыгып китә. Шул сәбәптән әнине бик яратып башкарган хезмәте - ат караудан колхоз рәисенең килеп эшеннән чыгарып башка кешене куюы, менә ни өчен аңарда көчле стресс китереп чыгарган икән. Шешенеп каты авыртуын хастаханәдә бик озак яткач кына жиңә алалар. Ничек яратып эшләгән эшемнән аердылар дип ачыргаланып елавын, әниемнең гомере буе әтисенең аманәтенә тугры калырга тырышуын ул замандагы җитәкчеләр аңламаган шул. Соңыннан, колхозга фермага эшкә кергәч, башка буш ат булмагач авыл халкын шаккаттырып, ир-атлар да якын барырга курыккан нәсел айгырын җигеп, басуга берүзенең печәнгә барып кайтуы, әнием белән атлар арасында ниндидер без аңламаган сихри аңлашу барлыгы турында сөйли.

Минем бу язманы язганда ак кәгазьгә төшкән күз яшьләрем сугыш чорының барлык михнәтләрен: ачлыгын, ятимлеген күргән, әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә, халкыма зур ихтирам булып кабул ителсен. Барыгызга да озын, тыныч картлык телим. Безгә, балаларыбызга ул елларның михнәтләрен күрергә язмасын.

8 мартта 84 яшен тутырган ягымлы да, сабыр да әнием! Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, биш балаңның җылылыгын тоеп яшәсәң иде.

Дания Нотфуллина.
Фото: vk.com

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: