Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Атларда да солдат язмышы иде…

Без, 41нче ел малайлары, әтиләр тирәсендә йөреп «ат җене кагылгангамы» атларга тартылып, аларны күзәтеп үстек. Атланып ялларына тотына-тотына чаптык. Үсә төшкәч атлы эштә эшләдек.

Йөгерек, таза атлар тарта иде безнең күңелне. Ә һәр колхозда килешле, таза атлар «РККА» атлары иде. Алар Кызыл Армиягә алына торган аргамаклар. Аерым исәптә, аерым тәрбияләнүче, җигелми, авыр хезмәттән сакланган.
Менә шул аргамаклар сугыш елларында ядрәләр очкан яланнарда туплар сөйрәп чапты, пулеметлы тачанкаларга җигелде. Сугыш кырыннан яралыларны алып чыгу да алар өлешенә тиде. Фронт тотучыларга азыктөлек китерү өчен дә файдаландылар. Атлар да солдат булды, атларда да солдат язмышы иде.
Районыбызның Балтач авылы кешесе Гарипов Садыйк Гариф улы (рәсемдә), 1897нче елда Балтач авылында туган, 1942нче елда Бөек Ватан сугышына чакырылган, яралана, контузия ала. «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Германияне җиңгән өчен» хәрби медальләре һәм Җиңүнең 20 еллыгы юбилей медале белән бүләкләнгән райондашыбызның сугыш юлы да солдат язмышына дучар ителгән дүрт аяклы полкташы белән уза. Украина, Белоруссия, Румыния, Венгрия, Германия җирләре аша уза Садыйк солдатның сугыш юлы. Атлы повозкада хезмәт итә ул.
Аның сугыш чоры биографиясе тагын бер вакыйга белән бәйле. Сугышка алынган «РККА» атларын сугыштан соң чит дәүләтләр җиреннән туган якларына чыгару ул. Бу бик мөһим чара Баш Командующий Сталинның Приказы нигезендә планлаштырыла һәм үтәлә. Аның мөһимлеге шунда, СССРның сугыш үткән күп өлкәләре өчен атлар төп тарту көче буларак бик кирәк булган шул.
Атларны озату махсус колонна итеп планлаштырыла. Тәҗрибәле өлкән солдатлардан озатучылар билгеләнә, оператив штаб төзелә, җитәкчеләр билгеләнә. Озату частьлары, хәрби техника. Коралланган отрядлар оештырыла.
Арбалар-«бричкалар» ясала. Шулай итеп, 2500 баш атны озату өчен колонна туплана. Бричкага пар ат җигелә, артына һәр бричкага 3әр ат бәйләнгән. Димәк, һәр солдатка 5 ат алып чыгу бурычы йөкләнгән.
Садыйк солдат шушы колоннаны озату операциясенә катнаша. Бу аның, инде сугыш хәрәкәтләре туктагач, соңгы хәрби приказны үтәве иде.
Колоннаны алып чыгу вакытында, бигрәк тә Польша җирендә, салам эскерт ләреннән дә, чардаклардан да, куак араларыннан да, хәтта хатын-кыз киемен кигән бандаларның ут ачулары, агуланган азык биреп агулау очраклары булуын сирәк булса да искә төшерә иде ул (кызы Әминә сөйләгәннәрдән).
Ниһаять, колонна Белоруссиянең Брест өлкәсе җиренә кайтып җитә. Төрле өлкәләрдән җыйналган колхоз вәкилләренә таратыла. Трофей итеп колоннаны чыгаруга катнашкан солдатларга бирелгән булуы да ихтимал. Чөнки Садыйк та гаиләсенә: «Мин атлар белән кайтам. 2 ат алып кайтырга рөхсәт иттеләр, белешмә бирделәр. Берсе колхозга, берсе үзеңә, диделәр» дигән хат җибәрә (гаиләсе хатирәләреннән). Бу инде 1945нче елның сентябрь-октябрь айлары була.
Күрәсең, атлар адымы белән Белоруссиядән кайта торган юлның озынлыгын, көз айлары булуын, кыш якынлашуын, малкайларны ашату һәм башкаларны уйлагандыр солдат. Бик авырдан атлары белән хушлаша ул.
Ноябрь урталарында үзе генә авылга кайтып җитә. Үз язмышын, үз моңын атлар белән бәйләгән мәрхүмнең вафатына да 45 ел вакыт узган.
Ватан сугышы тарихында бу өлкән солдатның исеме зур горурлык хисләре белән искә алырлык һәм сакланырлык икән?!
Язма райондашларга хәтер яңарту истәлеге булсын.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250