Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һава-десант гаскәрләренең олуг юбилее, 90 еллыгы уңаеннан

1973 елның 5 гыйнварында, дөнья практикасында беренче тапкыр, “Ан-12Б” хәрби-транспорт самолетыннан бортында 2 экипаж әгъзасы белән бронялы БМД (боевая машина десантника) ташланды.

Бу төр гаскәрләрнең юбилее алды көннәрендә сезнең игътибарга 50 ел элек ВДВга старт алган, шул ерак дәверләрдән үк газетабызның актив хәбәрчесе, ВДВ ветераны Рамазан Фәрзиевның төрле елларда район һәм республика матбугатында басылган язмаларын тәкъдим итәбез

Егерменче гасыр Суворовы.

Бер-ике ел элек “Татарстан яшьләре” бер авторның кызыклы язмалары аша безне 19нчы гасыр башында Рус армиясенең Башкомандующие булган Михаил Кутузов һәм хәрби начальник, Багратионның адъютанты Денис Давыдов белән таныштырган иде. Совет чорында да, безнең әти-әниләр, без гомер кичергән, безнең балалар аякка баскан узган гасырда да Суворовлар, Кутузовлар кебек ватан иминлеге өчен хезмәт иткән каһарман полководецларыбыз булды. Һава-десант гаскәрләре (ВДВ) үсешенә зур өлеш керткән армия генералы, Советлар Союзы Герое, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Василий Филиппович Маргелов әнә шундый иң-иңнәрнең берсе иде. Миңа хәрби хезмәтне ВДВда нәкъ менә шул җитәкләгән чорда – узган гасырның җитмешенче еллары башында – әле Василий Филипповичның иң гаярь ир-егет чорында хезмәт итәргә туры килде. Алай гына да түгел, 42 ел элек, мин “учебка” узган Литва җирендә аның “сугыш кыры”на төшкәнен күрүем турында хатирәләрем дә саклана.

Һава-десант гаскәрләренең туган көне булып 1930 елның 2 августы исәпләнә. Бу көнне Воронеж шәһәре янында Мәскәү хәрби округының хәрби һава көчләре үткәргән өйрәнүләр барышында, беренчеләрдән булып, “дошман”га 12 кешедән торган парашютчылар төркеме “ташлана”. Бөек Ватан сугышы башлангач, һава-десант гаскәрләренә командование булдырыла. Совет десантчылары дошманга каршы сугышта тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр. Самолетлардан һәм планерлардан дошман тылына диверсантлар – партизан отрядлары оештырырга безнең десантчыларны төшерәләр. Шулай ук дошман камалышында калган торак пунктларга азык-төлек, корал, медикаментлар, табиблар һәм хәрби белгечләр дә төшерелә. Бөек җиңүгә керткән батырлыклары өчен дистәләрчә мең десантчы-сугышчылар орден һәм медальләр белән бүләкләнә, ә 126 десантчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Сугыштан соңгы зур бер чорда һава-десант гаскәрләре белән Бөек Ватан сугышы каһарманы Василий Филиппович Маргелов җитәкчелек итте. Бу шөһрәтле, талантлы хәрби начальник ил күләмендә генә түгел, бөтен җир йөзендә гаскәрләребезнең абруен күтәрүгә зур өлеш кертте. Сугышчан истәлекләремә һәм интернеттан алган мәгълүматларга таянып, чын ихтирамга лаек Вася абый (аны десантчылар “дядя Вася” дип тә йөртәләр) хакында сөйләп үтәсем килә.

Миңа 1971 елның җәендә хәрби хезмәтемнең беренче ярты елында Литва җирендә, ВДВның укыту үзәгендә “учебка” узарга туры килде.

Гарнизоныбыз бик зур иде. Безнең автобат белән янәшә генә зур пехота полкы урнашкан (анда ВДВның пехота частьләренә кирәкле бөтен белгечләрне һәм шул белгечлекләр буенча кече командирларны әзерлиләр иде). Полкның строевой плацына (бәйрәмнәр, тантаналы маршлар үткәрелә торган 1 гектар чамасындагы асфальтланган зур мәйданчык) берничә мәртәбә бер вертолет төшеп-менеп йөрде. Кайсыдыр белдеклесе: “Гречко белән Маргелов (беренчесе – ул чактагы саклану министры) киләчәк икән, шуларны алып киләчәк очкычтыр ул, репетиция ясап йөрүедер”, – дип куйды. Гарнизон читендә урманнар эчендәге аланнарга күп төрле хәрби әзерләнү шәһәрчекләре сибелгән. Без – курсантларны – булачак шофер-десантчыларны әзерләнү кырында парашют макетларында биек каланчадан сикертәләр. Бездән берничә чакрым ераклыкта пехотачыларның “сугыш кыры”. Әйтерсең, чын сугыш: атыш, шартлау тавышлары... Шулвакыт күктә берничә вертолет пәйда булып, шушы “сугыш кыры”на төшеп утырды. Әлбәттә, без берни дә аңламадык, безнең үз шөгылебез. Безгә анда барырга да, артыгын “белергә” дә ярамый. Әмма соңыннан белдек: вертолетларның берсендә үзебезнең Маргелов белән саклану министры булган икән! Командующиебызның министрны һәм аның яраннарын бәйрәм мәйданчыгына түгел, нәкъ менә хәрби өйрәнүләр кырына алып төшәсе килгән икән.

1909 елда Украинаның Днепропетровск шәһәрендә туган Василий Филиппович хезмәт юлын йөкче, балта остасы булып башлаган. Ул шахтада да, урман кисүдә дә эшли. Аннары хәрби училище тәмамлау бәхетенә ирешә. Бөек Ватан сугышын укчы полк командиры буларак каршы алса, хәрби осталыгы, күрсәткән батырлыклары белән күтәрелеп, 1944 елдан 3нче Украина фронты армиясендә укчы дивизия командиры постына күтәрелә. Гаскәрләребезнең Днепр елгасын кичүендәге һәм Херсон шәһәрен азат итүдәге тиңдәшсез батырлыгы өчен 1944 елда Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Аның җитәкчелегендәге дивизия Көньяк-көнчыгыш Европаны фашист илбасарларыннан азат итә.

1954 елдан башлап, чирек гасырга якын дәвердә В.Маргелов шөһрәтле һава-десант гаскәрләребез белән җитәкчелек итте. Аны хаклы рәвештә хәзерге заман һава-десант гаскәрләренә нигез салучы дип атыйбыз. Шушы чорда десант гаскәрләре чын мәгънәсендә чәчәк атты. Болай да күләмле генә язмамда исемнәрен һәм төрләрен атап һәм санап бетерә алмастай дәрәҗәдә күп төрле, катлаулы авиадесант техникасы, яңа кораллар сафка басты. Маргеловның тырышлыгы, таләпчәнлеге нәтиҗәсендә күккә яңадан-яңа, куәтле хәрби-транспорт самолетлары күтәрелде. Бүгенге көндә дә яулаган биеклектән төшмәүче ВДВ гаскәрләренең матди-техник базасының күпчелек өлеше нәкъ менә ул хакимлек иткән чорда булдырылган. Без хезмәт иткән җитмешенче еллар башында, мәсәлән, 10-12 тонна күтәрешле “Ан-12” очкычларыннан йөзәр десантчы сикерә идек. Бездән соң 22 тонна йөк күтәрүгә сәләтле, 700дән артык кешене, ягъни коралланган полкның личный составын йөртерлек “Ан-22”-“Антей”лар кораллануга керде. 1973 елның 5 гыйнварында, дөнья практикасында беренче тапкыр, “Ан-12Б” хәрби-транспорт самолетыннан бортында 2 экипаж әгъзасы белән бронялы БМД (боевая машина десантника) ташланды. Бу экипажның командиры – Маргеловның улы, өлкән лейтенант Александр Васильевич Маргелов иде. 1976 елда исә тагын дөньяда беренче тапкыр реактив-парашют системасы белән шундый ук самолеттан инде майор Александр Маргелов һәм подполковник Леонид Щербаковлар утырган БМД, экипаж әгъзалары парашют кимичә, бернинди саклык чаралары кулланмыйча, ташланып, җир белән йомшак кына “кавышу”га иреште.

Йомгаклап әйткәндә, чирек гасыр гаскәрләребез белән идарә итү чорында Василий Маргелов ВДВны, аның хәрби куәтен, үзе хыялланганча, хәрби-стратегик максатларга җавап бирерлек дәрәҗәгә күтәреп, хыялын тулысы белән тормышка ашыра алды. Бу бөек шәхеснең тормыш юлын күздән кичергәндә, аның да гаилә хәленең бик үк шома бармавын күрәбез. Гаеп атта булганмы, тәртәдәме – безнең хөрмәтле командующиебыз да өч тапкыр өйләнгән. Өч хатыннан биш ир-егет үстергән генерал. Биш улы да әтиләре сукмагыннан киткән, югары хәрби дәрәҗәләргә ирешкәннәр.

Армия генералы Маргеловның ватан алдындагы хезмәтләре хөкүмәтебез тарафыннан үзе исән вакытта ук югары бәяләнде. Дистәләрчә шәһәрләрдә аның хөрмәтенә һәйкәлләр куелды. Иң дәрәҗәле югары хәрби уку йортлары, күп кенә шәһәрләрдәге мәйданнар һәм урамнарга аның исеме бирелде. Хәрби белгечләр, журналистлар, тарихчылар хаклы рәвештә аны “Егерменче гасыр Суворовы” дип атадылар. Ә гади кешеләр, аны яратып һәм хөрмәт итеп, “Батя”, “Десантник №1”, “Первый сокол ВДВ” һәм “Дядя Вася” дип йөрттеләр. Гаскәрбашының 100 яшь тулу көненә (2009 ел) “Батя” исемле телевизион сериал эшләнде.

Үзе турында якты хатирәләр, үзе дөньяга таныткан гаскәрләрен, данлы эшләрен дәвам итүче улларын, оныкларын һәм безнең кебек миллионнарча шәкертләрен калдырып, Маргелов 1990 елның 4 мартында мәңгелеккә күзләрен йомды. Кабере – Мәскәүнең Новодевичье зиратында.

Югары дәрәҗәләргә, бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган генерал. Ләкин иң мөһиме – ул гади халыкның, сугышчыларның хөрмәтен яулады. Без – Маргелов мәктәбен үткән ВДВ ветераннары, запастагы хәрбиләр нинди генә очрашуга жыйналсак та, яраткан гаскәрләребезне һәм мәшһүр полководецыбызны зур горурлык һәм тирән ихтирам хисләре белән искә алабыз.

Республикадагы, районыбыздагы бик күп һава “бөркетләре”нә шушы легендар шәхес мәктәбен узу бәхете насыйп булды. Без – районыбызның “зәңгәр берет”лылары инде 35 елдан артык дәвердә ел саен 2 августта традицион очрашу бәйрәме уздыруыбыз турында “Т.Я.”га язган идем инде.

Рамазан ФӘРЗИЕВ, запастагы гвардия сержанты.
Балтач районы, Салавыч авылы.  – №22 (11969),22 август, 2013

Автордан искәрмә: Язмам 2013 елның августында басылды. Мәкаләдә исеме аталган, үзе хакында кыскача мәгълүмат бирелгән Россия Герое Александр Васильевич Маргелов язмам дөнья күреп 3 ел үткәч, 71нче яшендә 2016 елның 19 июлендә вафат булды. Кабере - әтисе янәшәсендә.

Язмаларның дәвамы бар.

Фото: AlphaSpecnaz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВДВ