Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Август ае Балтачыбызга кайгылы хәбәр ирештерде

Хуш, сау бул, тыныч йокла, кыю егетебез!

Түбән Субаш авылы егете, Россия хәрби көчләре сафларында хезмәт итүче гвардияче өлкән лейтенант Рафил Гайнетдинов махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды.

Рафил Фагыйль улы 1991 елда Түбән Субаш авылында туа. Биш балалы тату гаиләдә тәрбияләнгән Рафил кечкенәдән хәрби булырга хыяллана. Югары Субаш урта мәктәбен тәмамлагач, Казан югары танк училищесына укырга керә. Хәрби офицерлар хәзерләүче югары уку йортын тәмамлаган яшь офицер, хәрби өйрәнүләрдән соң, Таҗикстан дәүләтендә тынычлык сакларга урнаштырылган Россия Кораллы көчләре сафына җибәрелә. Өч елга якын анда үзенең иптәшләре белән тынычлык сагында була Рафил. Аннан кайтуга янә яңа хәрби бурычын үтәргә керешә – аларны Әрмәнстан һәм Әзербәйҗан хәрби көчләре бәрелешләрен булдырмау максатыннан ике гаскәр арасына урнаштыралар. Бу бурыч үтәлгәннән соң, Рафил Гайнетдиновны чит илгә, рәсми дәүләт кораллы көчләренә ярдәмгә җибәрәләр, анда аңа сугышчан иптәшләре белән ике тапкыр булырга туры килә. Күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән төрле медальләр аның күкрәген бизи.

Махсус хәрби операция барышында Субаш егете беренче көннәреннән алгы сызыкта, аның зур хәрби тәҗрибәсе булган ротасы иң авыр, җаваплы юнәлешләргә билгеләнә, югары җитәкчелек аларны аерым билгеләп уза. Кызганыч, геройның гомере бик иртә өзелә. 12 август көнне алар утырган десант машинасы дошман минасына эләгеп, шартлый.

16 август көнне батыр егетне сугышчан дуслары, хәрби комиссариат вәкилләре, район җитәкчелеге, хәрби ветераннар, авыл халкы соңгы юлга озатты. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев һәм бу гаиләне белгән якыннары, авылдашлары батырларча һәлак булган гвардияче өлкән лейтенант Рафил Гайнетдиновның районыбызда, республикада, Рәсәйдә яхшы таныш остаз, әтисе Фагыйль Фәләхетдин улының, әнисе Гүзәлия Ибраһим кызының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашалар.

Хуш, сау бул, тыныч йокла, кыю егетебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рафил Гайнетдинов