Хезмәт

Авыл яши әле

- Ял итәр идең әзрәк. Малларның аслары җыештырылган, ашавы бирелгән. - Төн озын, ялга да вакыт күп әле дип, - озын эш көненнән соң кайтып, хатыны бүлеп куйган кичке ашны ашап алган Илгизәр барыбер абзарга чыгып китә.

Шушында бер чыгып кермәсә, җанына тынычлык таба алмый ул. Малны күп асрыйлар. Елның нинди эш вакыты булуга карамастан, иртән-иртүк торып аларны үзе карап китәргә тырыша. Югыйсә, тормыш иптәше Миләүшә дә заманында колхозның алдынгы сыер савучысы иде, мал тәрбияли белә. Әмма аларга ышанса да, малларның ятакларын, ашауларын үзе бер чыгып карамаса, күңеле канәгать түгел.

Ишле гаиләдә үстеләр алар. 4 малай, 4 кыз. Әтиләре Мөбарәк, әниләре Фатыйма шушындый зур гаиләне киендереп-ашату өчен малны электән үк күп тоттылар. Соңгы мәлдә терлекләрне карап-тәрбияләүдә эшнең юан башы төпчекләре Илгизәргә эләкте. Урта мәктәпне тәмамлап солдат хезмәтенә киткәч тә, абзарда калган маллар турында да кызыксынмый калмый иде ул. Ике елдан «Совет Армиясе отличнигы» дигән мактаулы исем белән кайтты армиядән. Аттестат белән бергә тракторчы-машинист правасы да алып чыккан иде. Бу юнәлештә армиядә дә укып тагын бер права алды.

Реклама

Армиядән кайткач, паркта ремонт бригадасында эшли башлаган тырыш егеткә колхоз идарәсе трактор тәкъдим итә. Шулай итеп ул 1982 елдан «Т-40»та эшли башлый. 7 елдан «МТЗ-82» маркалы тракторга күчә. Монысына КУН агрегаты көйләнгән була. Менә шуннан башлана инде Илгизәрнең ел әйләнәсе ялсыз-нисез мәшәкатьле эш көннәре. КУНга күп төрле эшләргә мөмкинлек бирә торган кораллар ясап куя. Печән төйисе бармы, тиресме, балчыкмы, агачмы... барысына үз җайланмасын булдыра. Шуңа күрә бер көн дә эшсез тотмыйлар үзен. Җәмгыятькә «Довол-935» тракторы кайткач, тагын Илгизәргә тәкъдим итәләр. Менә өч ел инде ул шуның белән, эттерә дә, төйи дә. Малларга азык кертәсе булса да, кырларга тирес чыгарганда да, бәрәңге вакытында да, төзелеш башласалар да... бар җирдә дә Илгизәр Минһаҗевны чакыралар. Ул килсә, теләсә нинди пычракта да, салкында да силос чокырын да ача, басуга чыгарыласы тиресләр дә төялә, кышларын транспорт йөрерлек юллары да ачыла...

Әнә шуңа күрә дә авыл Сабантуйларында да, җәмгыять җыелышларында да гел мактап, бүләкләп торалар үзен. Төп йортта үзләре белән бергә яшәүче улы Илшатка, килене Алинәгә һәм нәни оныгы Ильвинага да тормыш иптәше Миләүшә белән төп киңәшчеләр һәм ярдәмчеләр дә әле алар. Соснада яшәүче кызлары Илсөяр белән кияүләре Булат та бу йортта көтелгән кунаклар. Аларның ике баласы да «әби», «бабай» дип Миләүшә белән Илгизәрне бик яраталар. Салавычта авылларга яшәү сулышы өрүче Минһаҗевлар кебек тырыш, эшчән гаиләләрнең күп булуы киләчәккә өмет уята, авыл яши әле дисең.
Хәлил НӘКЫЙПОВ фотосы һәм тексты

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: