Авыл зар елый
Редакциябездә телефоннар бервакытта да тынып тормый.
Каядыр суны япканнар, кемнеңдер бакчасына күрше тавыклары һөҗүм ясаган. Юлларның начарлыгыннан, бәйсез этләрдән зарланып шалтыратулар белән беррәттән, игелек ияләре яки уңган, булган авылдашларының күркәм эшләре хакында да хәбәрләр алабыз. Ә беркөнне Пыжмара авылыннан булган шалтырату тирәнтен уйланырга мәҗбүр итте.
- Авылларны бетермәскә, яшь белгечләрне бирегә тартып авылга җан өрәбез дип сөйләп торалар, ә үзләре яшь белгечләрне 0,5 яки 0,25 процентка калдырып, аз хезмәт хакына эшләргә мәҗбүр итәләр. Яшь белгечләрнең күбесе гаиләле, ике-өч мең сум хезмәт хакына эшләп тормыш алып барулары ай-һай бик авыр шул. Яшьләрне авылларга тартырга була, әмма хезмәт урыннары һаман да кыскартуга дучар шул. Яшь гаиләләргә нинди ышаныч белән ике яки өченче балаларын алып кайтырга кирәк. Район үзәгендәге кайбер оешмаларның яшьләр белән шыплап тулганын күреп, йөрәк сыкрый. Яшь кадрлар авылларга кирәк түгелме? - ди әңгәмәдәшем.
Чыннан да, эшсезлектән тилмергән яшьләр Казанга китәргә мәҗбүр. Ә күп очракта ир-егетләр гаиләләрен авылда калдырып, башкалага акча эшләргә юл ала. Эшсезлек гаилә тормышына күп очракта тискәре йогынты ясый. Яшьләрнең эшсез, ә киләчәкнең, өметсез булуыннан күп авыллар бүген зар елый. Әнә бит авыл апалары да: «Эх, табасы иде чарасын, яшьләргә ярдәм итәсе иде», диләр. Мәктәптән соң урта һөнәри яки югары белем алып эшлим, матур киләчәк төзим дип, янып яшәүче егет-кызлар өчен борчылулары аларның.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 11:07АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие на подводном переходе нефтепровода в Республике Татарстан Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели плановое учебно-тренировочное занятие (УТЗ) на подводном переходе магистрального нефтепровода (ППМН) Холмогоры – Клин через реку Волга в Республике Татарстан.1600
-
23 май 2022 - 10:46Татар теленнән сынау бирүче укучы: «Ничек инде үзем генә?» Республикада быел 11 нче сыйныф укучылары арасында татар теленнән сынауны нибары бер генә укучы сайлаган. Бу хакта без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белештек.5701
-
23 май 2022 - 09:21Руслан Рәфыйков - беренче. Котлыйбыз! 18-21 май көннәрендә Мәскәүдә, Казанда һәм Изге Болгарда көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары узды.7801
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар29400
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.61801
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.42201
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика