Хезмәт

Авыл зарын кибет белә.

Авылда нәрсә булганын һәм буласын, район, ил хәлләреннән дә күпмедер хәбәрдәр буласыӊ килсә, кибеткә кил. Кибеттә сөйләнгән яӊалык инде ул урам гәйбате генә түгел, аӊа күпмедер рәсми төсмер дә өстәлгән була.

Кибеткә кергәч, андагы сатучыныӊ үз-үзен тотышы, кешеләргә мөнәсәбәте аша да бу авылныӊ йөзен күпмедер чамаларга мөмкин. Гондырга барганчы ук, монда янәшә ике авылныӊ берсендә - Ярак Чурмада гына кибет барлыгын белә, андагы сатучы Любовь Петрованыӊ Гондырдан булып, кирәк булса, ипи һәм төрле ашамлыкларны өлкән авылдашларына үз җилкәсендә күтәреп кайтарып бирүе турында хәбәрдәр идек.
Ярак Чурмада кулланучылар җәмгыятенеӊ совет заманында төзелгән зур кибете бүген буш, көндәлек сатудан кергән табыш аны җылытуга киткән чыгымнарны да капламаган. Шунлыктан, мәйданы кечкенә, чыгымнар аз тотыла торган, ә менә вагонда урнашкан авылныӊ универмагы да, супермаркеты да булган шәхси кибеткә мәйданы кечкенә булгач, чыгыфмнар аз тотыла.
Кибеткә кергәч Любовь Петрованыӊ үзенеӊ якты йөз белән каршы алуы, салкын көндә бик саран гына җылытылган кечкенә вагонны зурайтып җибәргән кебек булды. Можга шәһәре кызы моннан 16 элек, Гондыр авылына килен булып төшкән.
«Минем иремнеӊ әнисе дә Яр Чаллы шәһәреннән монда килен булып кайткан. Традицияме, язмышмы, кем белгән» , дип куйды. Инде олы улы Арча көллияте студенты, икенчесе 8 класста укый. Иптәше - «Алга» хуҗалыгында механизатор. Үз хуҗалыкларында хәйран гына терлек, кош-корт тә асрыйлар. «Әле ярый сөткә бәяләр югары, сөттән кергән акча семья бюджетына хәйран ярдәм» , ди ул.
Кибеткә, йөри алган әби-апалар иртә белән бер кереп, кирәк товарны алалар, соӊгы яӊалыклар белән уртаклашалар, ә фермадан кайтучылар юл уӊаеннан төшке аш тирәсендә сугылалар икән. Кешенеӊ кибеткә килү-килмәвеннән, кем авырып тора, кем каядыр киткәнен дә белеп торабыз, ди, Любовь.
Киштәдәге ипине кайдан аласыз, дип кызыксынам. Балтач пекарнясыннан гына алабыз, вакытында да китерәләр, тәмле дә, ди кибетче. Киштәдә күрмәсәк тә, да аракы сату-сатылмавы белән дә кызыксынабыз. Әлегә юк, булганда сатабыз, ди. Анысы да хәйран үтә икән.
Кергән һәрбер җирдә авылныӊ бүгенге көндәге иӊ зур проблемасы белән кызыксындык. Без очраткан һәрбер кеше эшсезлек, дип ассызыклады. Гондыр белән Ярак Чурма арасындагы юлныӊ вак таш түшәп ремонтлаулары да, аннан соӊгы Балтачка илтә торган юлныӊ шактый ватылуы да эшсезлек проблемасы белән чагыштырганда икенче планда алар өчен.
Әммә эш юк, дип туган авылларны ташлап китәргә җыенмыйлар. Читкә чыгып эшләүчеләр дә, яӊа өйләр, каралтылар төзеп, ишле мал асрап яшәүчеләр күп. «Бездә ике авылныӊ да кешеләре тырыш, тормышларын үзләре көйли-җайлый белгән тәваәкәлләр яши» , ди авылныӊ «мәгълүмат үзәгендә» сату итүче Любовь Петрова.

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: