Хезмәт

Авылдашым, ак әби

Газетабызда элек-электән килгән «Күршеләр - иң якын кешеләр» дигән рубриканы дәвам итүебез юкка булмады, әлеге темага язмалар даими рәвештә килеп тора. Күршеләр кайда гына булсаң да иң якын кешеләр булып кала шул ул. Казан каласына тормышка чыгып, шунда гомер итүче журналист Розалия Сафиуллинаның да мәкаләсе әнә шуңа ишарә. Языгыз, күршеләр,...

Реклама

«Алып барсаң иде мине ак, хак юлдан, Ходаем» дип язган булган заманында минем авылдашым, күршебез, Яңгулыбызның олы ихтирамга лаек ак әбисе - Марзия апа Кадыйрова. Авылда үсеп, мәктәптә белем алган елларымда ничек мин Марзия апаның шигырьләрен тапмадым, укымадым икән, гәрчә аның искиткеч эчтәлекле, сүз-фикерләре энҗе гәрәбәдәй тезелеп язылган мәкаләләре белән матбугат битләреннән танышып барсам да. Менә хәзер, инде Казан килене булган, баш-аягым белән эшкә чумган мәлдә, көтмәгәндә-уйламаганда Марзия апаның шигырьләрен интернет челтәрендә эзләп таптым. Таптым да, дөньямны онытып, иҗат, хис мохитенә чумдым. Берни күрми, берни ишетми сусап-сулыгып укыдым. һәр сүздә, һәр юлда күңел авазымны таптым һәм шаккаттым. Нинди тирәнлек, серлелек, зирәклек, чисталык, пакьлек аларда. Гади генә сүзләр белән туган як, сагыну, тормыш, вакыт, намус кебек мәңгелек темаларны ачып бирә алган ул. Кешенең күңелендә тәүге кендек каны тамган газиз туфрагын никадәр көчле сагыну була ала, ул аны шигъри юлларда тулысы белән чагылдырган. «Йөгереп китәм сукмак буйларыннан, Арышларга кереп күмеләм. Кояш нурын тотып алам диеп, Тауга менеп, күккә үреләм...»
Мин укыганнары бик аз әле, аның үзендә, ямьле өенең нурлы түрендә, үтә кадерле, үтә якын, куен гына дисәң дә аз булыр, күңел дәфтәрендә кеше күзе күрмәгән иҗат «җимешләре» ничаклыдыр. «Әтиемә» дигән калын бер дәфтәре, «Түнтәрем» дигән кулъязма китаплары белән бергә... Эх, шуларның барысын да җыеп, төпле китап итеп бастырып, чит җирләрдә яшәп калган, йөзләре бер караганда шат кебек, әмма йөрәкләре үксез-ятим булган авылдаш, райондаш, илдәшләргә өләшсәң иде... Бәгырьләрендә озак еллар буе үсеп, зурайган сагыну ташы эреп, күзләреннән тозлы яңгыр булып коелыр иде. Авыруга бар дәва, диләр, сагынуга да барлыкка килмәс идеме икән?!
Китап итеп бастыру димәктән, заманында мондый хәерле эшне районның мәгариф бүлеге башлыгы булган елларында Вакыйф Мансур улы Зәкиев эшләгән иде. Аның ярдәме белән, гомер буе Яңгул урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән хөрмәтле мөгаллимә, шагыйрә Энҗе апа Закированың шигырьләр китабы дөнья күрде. Шул чакта мин, «Хезмәт» газетасында бик теләп практика узучы студент, остазымның китабына әдәби рецензия язып, матбугат аша халык хөкеменә чыгарган идем. Ул чакта да, хәзер дә минем фикерем бер, үзгәрми - районыбызның мәрҗәндәй шагыйрьләренең китапларын чыгарырга ярдәм итәргә, шуның белән район тарихында аларның исемен мәңгеләштерергә кирәк. Хәер, соңгы мәгълүматым буенча «Ихлас» нәшриятында тагын бер күренекле шагыйрәбез Фәридә апа Шакированың китабы дөнья күрде. Фәридә апаны да иҗат «җимеше» белән ихластан котлыйсым килә. Күпләр аңлап бетермәсә дә, бик зур эш бу - иҗатыңны мирас итеп киләчәк буынга тапшыру...
Кабаттан фикер җебем алдымдагы шигырьләр тудырган уйларга барып тоташа:
«Йөрәктәге сагыш-моңнарымны
Сиздерәсем килми күпләргә.
Барчагызны өзелеп сагынып киләм
Балачагым үткән Түнтәргә».

Туган авылын - остазы Бану апасыннан белем дөньясына тәүге адым ясаган, сугыштагы әтисен өзелеп көткән, сылу килен булып, очар коштай кияүгә киткән нигезен сагына икән ул, күпме кеше моңа аваздаш хисләр кичерәдер. Шундый искиткеч, ихлас, саф иҗатыгыз өчен иң беренче чиратта Ходайга, аннан соң үзегезгә рәхмәт, Марзия апа. Кайткан саен нур сибеп торучы өегезгә сокланып китәм. Үзегез янына керсәм, догала-рыгыздан оеп, мәчеткә кергәндәй, тынычланып чыгам. Сездән кеше өзелми, алар да бәлки йортыгызга бер тотам җылылык, тынычлык эзләп киләләрдер. Андый җан җылысы Сезнең күңелдә мәңге балкыр, мәңге сүнмәс ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: