Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл югалу белән аның теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре дә онытыла (+фото)

Балтач район җирлегенең "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзалары районыбызда югалган авылларның берсе - Тәрхан авылында элекке авылдашлар очрашуында катнашты.

Балтач район җирлегенең "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Камалова Зөлфирә Фәсхи кызы белән берлектә "Ак калфак" әгъзалары районыбызда югалган авылларның берсе - Тәрхан авылында элекке авылдашлар очрашуында катнашты.

Тамырлары шул авылга барып тоташкан авылдашлар кайтып, зиярәткә, ата-бабалары нигезенә башларын иделәр. Кайчандыр нәни балалар ялан аяк йөгереп йөргән урамнар, мәктәп юллары, чишмә сукмакларының бүген берсе дә юк. Авыл югалу белән аның теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре дә онытыла. Шунын өчен, без бөтен көчебезне югала барган авылларга яшәү рухын иңдерү өстендә эшләргә тиешбез.

Шунысы сөенечле, Тәрхан авылына сукмак әлегә өзелми. Мөнирә һәм Галимҗан Муллагалиевларның балалары ата-ана нигезен саклап кала алганнар, яңартканнар. Җәй җиткәч, балалары, оныклары бирегә кайтып, югалган авылга яшәү чаткысын кабызалар. Авылдашлар очрашуы да нәкъ менә Муллагалиевларның ишек алды капка төбендә узды. Өйнең бакча коймасына шул авылда яшәгән авылдашлар үзләренең нәсел шәҗәрәләрен ясап элгәннәр. Шул шәҗәрәләр аша үзләренең тамырларын барладылар, сагыну-сагышлары белән уртаклаштылар. Әлегә без югалган авылларыбызның урыннарын, яшәешебезнең рухи чыганагың шушы юл белән булса да саклап калырга тиешбез.

 

"Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзасы Галиева Гөлсинә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тәрхан авылы