Хезмәт

Авылдашның хезмәтен хөрмәт итмәү – йөзенә төкерү белән бер яки вәхшилекнең чиге юк (+фото)

Моннан 12-13 ел элек, Сабантуй мәйданы бик матур җиргә, авылга кергәндә уң якка су буена күчерелде. Табигый стадион диярсең, чишмәсе бар, инеш якын, бик матур урын.

"Моннан 12-13 ел элек, Сабантуй мәйданы бик матур җиргә, авылга кергәндә уң якка су буена күчерелде. Табигый стадион диярсең, чишмәсе бар, инеш якын, бик матур урын.

Шул елларның көзендә, мәрхүм Рамил Әнәс улы, җирле үзидарә рәисе, ул вакытта Игорь Григорьевич, мәктәп директоры Фәрит Газыймович, урманчы Рәсүл Ильяс улы һәм мин Сабантуй мәйданы тирәли агач утыртырга киңәшү өчен җыелыштык. Рәсүл үсентеләр алып кайтам диде һәм эшләде дә.... Каргалы урманына барып, кешеләр яллап, урманнан җыеп, 120 каен үсентесе алып кайтты. Октябрь аенда, 3 класс баласының дәресен калдырып, үсентеләрне утыртып чыктык. Икенче елның язында, почмакларга баганалар утыртып, ике башына киштәләр куеп, табличка язып элдек. Һәм нәрсә булды дисезме? Иң беренче язган табличканы каерып ыргыттылар, ике баштагы кагылган киштәләр “очты”, һәм дә инде әкренләп кенә ямь-яшел булып үсеп киткән каеннар өстенә үгез һәм сыерларын кертеп тутырдылар. Сабантуй үткәннән соң су кырыена утыртылган һәрберсе 70-80 сантиметрлы каеннарны сындырып чыктылар.   Бу хәлне күреп, бик нык йөрәгем әрнеде. Нихәтле көч сарыф ителеп,  балалар көче белән утыртылган күпме матурлык юкка чыкты. Икенче елны урманнан ташып, күтәреп, чыршылар утыртып чыктым. Аларын йолкып ук ыргыттылар.

Хәзерге авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Юрий Михайлович  сабалылар белән сөйләшеп, бик күп үсентеләр утырттырды. Һәм нәрсә калды дип беләсез? Шул ук елны утыртылган (яр буена) каеннарны карагыз да, Сабантуе мәйданына карагыз.Сез бик зур аерма күрерсез. Ни генә дисәң дә, барча үләннәр, куаклар, агачлар Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, сәҗдә кылалар. Әй, сез,  олы абзыйлар, мөлаем туташлар, ханымнар! Шушымы сезнең Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итүегез, рәхмәтегез. Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан бәндәсе, үз гаебен танып, вакытында тәүбәгә килүчедер... Дөреслектә, без Аллаһы Тәгаләнеке, һәм иң соңгы кайтышыбыз да Аллаһ хозурында булыр. Гаепләребезне танып, хаталарыбызны төзәтеп, үзебездән соңгы буынга сәдака тулы җарияләрне калдырып, изге эшләребез белән бакыйлыкка күчүләр насыйп булсын.”

Хәзерге туклык- муллык- барлык заманы өчен актуаль хат бу. Җәмгыятебездә экологик мәсьәләләр өстенлек иткәндә авторның борчылуына битараф калу мөмкин түгел, шуңа да, хатта язылганнарның дөреслегенә инаныр өчен Түнтәргә юл тоттык.

Авылга керешли, уң якта бик тә ямьле табигать почмагы бар. Хәер, Түнтәр авылы  табигате искиткеч матур  ул. Әлеге табигать почмагы соңгы елларда милли бәйрәмебез – Сабантуе үткәрү өчен халыкка хезмәт итә. Ә Түнтәрдә әлеге  гүзәллеккә ничек карыйлар? Әлбәттә, алар аның чисталыгын тәэмин итәргә, агачлар утыртырга, гомумән, сакларга - якларга бурычлы. Тик моның киресенә инанырга туры килде. Үсентеләр, чыннан да, калмаган биредә. Дөрес, чыршылар үсеп утыра, аларга терлек тә тимәгән, кеше кулы да кагылмаган, энәле чөнки. Ә каен һәм башка төр агачлар, хатта язылганча, тапталып юкка чыккан, яки йолкып атылган. Каршы торырга энәләре юк шул аларының...

Сабантуй мәйданын матурлау өстендә җиң сызганып тырышып йөргән авылның имам урынбасары Фарук абыйны дәштек, озак та үтми килеп җитте һәм өзгәләнә-өзгәләнә сөйли дә башлады:

– Баягы Сабантуй урыны бик эчкәртен урнашкан иде, авыл эченнән барасы, тар тыкрыкны үтәсе. Андагы агачлар да нык картайды инде, ботаклары сынып төшү, кеше өстенә аву куркынычы бар иде. Шуңа да ул чактагы хуҗалык рәисе, авыл өчен игелек өстенә игелек эшләп торган Рамил Гыйльмуллин Сабантуй урынын авыл башына күчерү тәкъдиме белән чыкты. Каршы килүче булмады, бәйрәмнәр шаулап-гөрләп яңа урында үтә башлады. Көннәрдән беркөнне матурлык яратучы рәис шәхсән үземне чакырып китерде дә әйтә: “ Бу урынга, агачлар утыртып, тагын да ямь кертик әле, әлеге  эшне сиңа тапшырам”, ди. Әлбәттә, риза булдым. Бу дөньяга бит без юкка килмәгән, һәркем үз артыннан нинди дә булса изгелек эшләп калдырырга тиеш. Хатта язылганча, игелекле бәндәләр ярдәме, авылыбызның зур сыйныфта укучы балалары белән башкарып чыктык бу эшне. Тик аны кемнәрдер терлек кертеп, агачларны тар-мар итте. Юкса, агачлар утыртылды, саклыйк дип, табличка да куелган иде.Үзем шушы тирәдә маташкан да ук, 87 яшьлек абзый кеше: “Безнең терлек йөртә торган урынны бетерәсез”, дип йодрыгын  төйнәде.  Аннан, икенче елны Саба урман хуҗалыгыннан килеп, тагын утырттылар. Анысын да тар-мар иттеләр. Ярар инде, минем хезмәт кенә булса икән, авылдашларының, балаларының тырышлыгы бит. Үсентеләрне юнәттеләр, каты, яңа җирне көрәк белән казыдылар, бер дә җиңел булмады. Ә нәтиҗәдә нәрсә? Йөрәк әрнүенә түзә торган түгел, үзебез өчен бит, юкса, читләр өчен эшләмибез, авылыбызга ямь кертү, яшь буынга мирас калдыру өчен тырышабыз.

Арбалы мотоцикл белән суга баручы абзыйны туктатам, бу эшкә берьяклап та катнашы булмаган кешенең фикерен беләсе килә:  ”Халык белән киңәшләшеп эшләнгән эш булмады ул, шуңа ачулары килде булса кирәк, аннан урман хуҗалыгы тигез җирне  бозып китте, ул да кәефләрен кырды”, ди ул. Әлеге фикер үзеннән-үзе авыл җирлеге башлыгын сорап тора. Перфилов Юрий Михайловичка шалтыраттык, рәхмәт, әйтүгә үк килде.

– Ышанасызмы, юкмы, –  дип башлады ул сүзен. – Мәйданны матурлыйк дип ике ел рәттән агач утырттык, ике тапкырында да хезмәтебез җилгә очты. Табигать бәла-  казасы да кырмады, кеше кулы уйнады. Инде хәзер кысыласым да килми. Шул агачлар үсеп китсә, шундый матур буласы иде Сабантуе мәйданы. Әнә-ә-ә, теге каеннар кебек, шул бер вакытта утыркан каеннар алар, ничек матур булып үсеп утыралар хәзер. Парк булыр иде биредә, ял итәрләр, күңел ачарлар, гөмбә җыярлар иде... Халык аңламый шуны...

Реклама

Хәзер инде баш ваталар, утыртсак, тагын әрәмгә булмасмы? Җирлек башлыгы кул селти, Фарук ага аптырашта... Әйдә, безне кайчан утыртасың инде дип, Фарук аганың урманнан казып алып кайткан миләш куаклары көтә. Аларына ул, монда булмаса да, утыртырга җир табар анысы, тик бирегә ничек кенә агач утыртасы да, ничек кенә саклап үстерәсе. Вәт менә сиңа проблема! Глобаль мәсьәлә диярсең?! Бер җирлектә яшәп, халык бер-берсен якыннан  белә торып, яхшылык кылу ниятеннән эшләнгән гамәлләр катлаулылык тудырсын да, хәтта ки нәфрәткә дә нигез салсын әле?! Монда бер генә юл калып бара, агач үсентеләре утыртканчы, халык белән якыннан эшләп алу, ныклап аңлату, эшнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлегенә, ни өчен кирәклегенә төшендерү кирәк. Әйтеп торалар бит, киңәшләшеп эшләнгән эш түгел иде, дип. Имам-хатыйп та, җирлек башлыгы да моны кире кага: “Агач утырту мәсьәләсендә урамга белдерү элеп, халыкны чакырдык, ике-өч кеше килде, калганы юк”.

Укучыда инде күптән сорау тугандыр, нигә тияләр ул агачларга, кемгә комачаулый алар дияләрдер. Шулай итеп, төп каршылыкка да килеп җиттек – авыл башында яшәүчеләр биредә терлек арканлый. Сыерларын көтүгә чыгармаучыларныкы да биредә. Әнә шул мал-туар агачларны изеп-сытып, ашап харап итә дә инде. Фарук абый әйткәләп карый, нәтиҗә юк. – Берсенә әйтәм, ник монда арканлыйсың, үсентеләрне күрмисең мәллә, әнә тегенрәк илтеп арканла, дим. Тими ул аларга, ди. Шунда минем каршыда ук үгезе  дүрт каенны авызы белән камалап атты, – дип сөйли ул. Без килгәндә мәйданда да, мәйдан тирәли дә арканда маллар күренмәде. Баксаң, Сабантуйга кадәр биредә берсе дә мал арканламый икән, ә менә бәйрәм узгач, башлана ди.

Үзем түнтәрлеләр белән сөйләшәм, үзем салавычлыларны уйлыйм. Салавычта сабантуй мәйданы агачларга күмелеп утыра. Искиткеч ямьле урын. Коймалап алынган, тәртипләп-саклап-карап тору өчен җаваплы кеше билгеләнгән. Рөхсәтсез кереп кара син ул мәйданга, рөхсәтсез килеп кара президиум урынына, шундук каравылчы килеп җитә. Очрашу-мазар уздыра калсаң да рөхсәт сорыйсы, хәтта җирле җитәкчелектән дә. Аның каравы, ничек төзек, чиста-пөхтә саклана мәйдан. Ә биредә, бер төп агач утыртырга куркып торалар, терлек кертмәсләр микән, дип. Монда да Салавыч алымын кулланып булмас микән дип авылларның йөрәге булган хуҗалык идарәсенә барам, кызганыч, хуҗалык рәисен очрата алмыйм, районга киткән. Кайту ягына таба барганда шул очта сыер асраучыларга керәм. Ягымлы гына хуҗалар. Арада кыска гына әңгәмә оеша:

– Сыерыгыз көтүгә чыгамы?

– Юк, чыгармыйбыз. Ни өчен дигәндә, тоягына авырлык килә. Безнең сыерның  капкадан чыгуга ук асфальтка бөтенләй диярлек басасы килми, чирәмле, йомшак җирне эзли. Ә монда көтүлеккә җитәр өчен күпме асфальт юл үтәргә кирәк.

Ни өчен Сабантуй мәйданына арканлыйсыз? Анда бит агачлар утырталар...

– Сабантуйга кадәр берәү дә анда мал арканламый. Ә менә Сабантуйдан соң арканлаячакбыз.

– Агачлар утыртуга, мәйданны матурлауга ничек карыйсыз?

– Каршы түгелмен, тик ике рәттән ары утыртмасыннар. Безнең малларга да чемченер җир калсын.

Белешүебезчә, Түнтәрдә бер көн көтүгә чыгу 1000 сум тирәсе тора икән. Бу тирәдәге кайбер хуҗалыкларның 4-5 сыер асравын исәпкә алсак, көтүгә чыгучың булмаса, бик кыйммәткә төшәсе икән. “Минем дә малым ишле, – ди җирлек рәисе. – Баш саны саен көтүгә үзем чыгам, кеше яллаганым юк”.

Дәвамы бар...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: