Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Бабаем Мөхәммәтҗанов Ризван турында истәлекләр...

Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндергән. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.

Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу выкыйгалар кабат искә төшә. Дәһшәтле сугыш бабамнар гаиләсен дә читләтеп үтми. Аларга да сугышның ачысын татырга туры килә.
Минем дә Ризван бабамнан сугыш турында сораштырып, ул сөйләгәннәрне бер бит кәгазьгә теркисе һәм киләчәк буыныма истәлекле ядкәр итеп калдырасы килде.
«Әй язмыш, язмыш… Узган юллар, узган еллар, мизгелләр кинодагы кебек күз алдымнан үтә. Миңа, улым, гомер юлымда ниләр генә күрергә туры килмәде. Сугыштан соңгы еллардагы хәлләрне үз күзем белән күреп белгәнгә, алар кабат-кабат хәтерне яңарта, йөрәкне әрнетә», дип сүз башлады бабам.
"…Эх, бу сугыш ачысы," - дигән сүзләрне бабам минем еш ишеткән. Ул төшләрендә әтисенең нинди икәнен күрергә бик нык тырышса да, ул аны булдыра алмаган. Минем бабамның дөньяга аваз салганын, анын әтисе ишетә дә курә дә алмаган, чөнки авылның кечесен-олысын 1942 елда сугышка, илне акларга, Ватанны якларга алып киткәннәр.
Бабаем Мөхәммәтҗанов Ризван Мөхәммәтҗан улы Арча районының Апаз авылында гаиләдә дүртенче бала булып 1942 елның 25 мартында дөньяга килгән. Аның янында бер абыйсы( ул вакытта аңа 8 яшь булган), ике апасы, әниләре Гарифәбану әбигә булышып, тормышның, сугышның ачысын татыган.
Әниләре Гарифәбану әби көне-төне балалары ач-ялангач булмасын дип, колхоз эшен башкарган, үзенең көчен авылны саклап калуга биргән.
Бабаем, үсә-үсә, сугыш сүзен еш ишеткән, ләкин ул чорда бик бәләкәй малай буларак, аны аңлап бетерә алмаган. «Сугыш беткән, тәмамланган дигән олы сүзне ишеткәндә, мин инде күңелем белән тойдым, ләкин әниемнең күзләрендә генә шатлану күрмәдем мин», - дип исенә төшерә бабаем.
«Авылда уйнап үскән малай һәм кызларның әтиләре сугыш кырыннан кайта башладылар. Кайсысының аягы юк, кайсысы кулсыз, кайсысы башын бәйләгән, ә минем әтием, бөтен малайлар йоклаганда, күпме басу капкасына барып көтсәм дә, күренмәде… Нинди авыр иде миңа башка малайларның әтиле булуларын аңлый башлагач. Йөрәк телеп-телеп сыкрады, иксез-чиксез сагышлы идем мин. Малай кеше нык булырга, бер нәрсәгә дә бирешмичә, авырлыкларны җиңәргә тиеш иде. Шулай булмый, нишләп була иде соң? Башка юлы юк иде бит аның!!! Әтилеләр укыды да, колхозда да эш табылды,алар макталды да, ә без…"
«Абый-апаларымның эшнең иң азын миңа калдырганнарына аптырап та кала идем», дип исенә төшерә бабам.Әллә жәлләп, әллә гаиләнең шулай китек икәнен аларның миңа белгертәсе килмәгән? Иң авыры әнигә булды».
Әбием авылның иң тырыш, иң булган , иң пөхтә, иң чибәр , кирәк вакытта кырыс та була белгән хатын- кызы булып саналган. Бер-бер артлы еллар узган, басуда урнашкан кечкенә генә йорт җылылыгын бетермичә сакланып калган(хәзер ул йорт бик матур заманча итеп салынды). Сыер, сарык ише малны асрап , аның 3/4 өлешен колхозга тапшырырга дип үстергән әбием. "Җылы оекбашларны әни апаларым белән, кечкенә генә мич янында аркаларын терәп, йөрәк жылысын биреп, керосин лампасы астында бәйлиләр иде. Яз җитеп, үлән чыгу белән, яңа тормыш башланган кебек була иде. Үләннәрнең күп төрләрен беләм мин, чөнки аларның тамырларын ашап, ачлыктан сакланып калдык», дип көрсенеп куйды бабам.
«Әни гел әтине көтте, ахыргы хатын да соңгы көнгә кадәр саклады, ләкин ул кайтмады. Әтинең хәбәрсез югалганын әни Арча военкоматыннан белеп кайтты, димәк, ул бит исән… Әтине көткәнемне мин бары тик үз кичерешләремдә генә сакладым. Эх, күрәсе иде дә, рәхәтләнеп, күрше Ринат белән чәкәләшкәнне, шугалакта Филсурның әйткән сүзләрен әйтеп бер күңелне бушатасы иде… Ләкин миңа аларны күрергә насыйп булмады шул, улым! Мин - сугыш чоры баласы, илемнең тынычлыгын саклауда, Җинү көнен якынайтуга минем кечкенә генә авылда яшәп яткан гаиләмнең дә өлеше кергәнгә, әтиемне югалту белән килешәсем килмәсә дә түзәргә туры килде. Нишлисең, язмышлардан узмыш юк, диләр бит борынгылар. Мин инде житмеш яшемнән үтеп барам, ләкин сугыш афәте, сугыш сүзе күңелләрне уеп үтмәсен иде, сугыш балаларны, оныкларны берүк тилмертмәсен иде!» дигән фикерне яшь аралаш бабам еш кабатлый.
Бабамның сөйләгәннәреннән чыгып, безгә тыныч тормыш бүләк иткән батыр, көчле, сынмас рухлы буын вәкилләре белән мин горурланам. Бервакытта да җирдә сугышлар, кан коюлар булмасын. Гел шулай елмаеп, үзара тынычлыкта дус-тату яшәсәк иде.
Бабаем Балтач авылында юл-төзү участогында күп еллар эшләп медаль, значок, грамоталар белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта бабаем лаеклы ялда.
Әбием Рәмзилә белән матур гына яшиләр. Безгә үзләренең киңәшләре белән ярдәм итеп торалар. Мин аларга озын гомер, тыныч картлык телим.
Ислам Шиһапов,
Балтач урта мәктәбенең
6-б сыйныфы укучысы.
Фото: http://www.musical-sad.ru/load/publikacii_avtorov/teksty/den_pobedy/22-1-0-1583

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250