Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Бабам истәлеге.

Минем бу язмамның максаты - әниемнең әтисе - минем бабамның бердәнбер хаты, аның иң изге ядкарь итеп саклануы белән таныштырасым килү. Минем кулымда яу кырында башын салган, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калган бабамның үлемгә кергәндә язылган хаты...

Ә болары - сугыш көндәлеге -
Кайтмый калган солдат хатлары!
Әнкәм аны соңгы сулышкача,
Күз карасы кебек саклады.
Күпме өмет, сөю, сагыну хисе,
Өчпочмаклы шушы хатларда!
Кат-кат укый-укый һәрбер сүзе,
Һәр җөмләсе аның ятланды.
Без укыдык аны ятимлектән
Җаннар өзгәләнгән чакларда.
Без укыдык аны "Әткәй" диеп
Бер дәшәсе килгән чакларда.
Әткәй кайткан кебек була иде,
Кулга алсак шушы хатларны.
Җинү көнен якынайтышты алар,
Җинү килде. Әткәй кайтмады.
Моңсу бәйрәм булды безнең өчен
Өчпочмаклы әткәй хатлары.
Фашист илбасарларына каршы көрәштә минем әнинең әтисе -1905 елда туган, Балтач районы хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алынган кызылармияче Галиакбәров Газиз бабам да була. Сугышның беренче көннәреннән кулына мылтык алган бабамның тормыш иптәше кулында берсе өч, икенчесе бер яшьлек ике нәни кызчыгы, авыру әтисе кала.
Сугыш беткәнгә 70 ел...Менә инде 73 ел буе башта бабамның хатыны, аннары әнием белән сеңлесе бабамның сугыш кырыннан язган бердәнбер хатын кадерле истәлек итеп саклыйлар.
Хатлар... Сугыш кырыннан язылган хатлар. Саргайган,таушалган, чит-читләре уалган...Гарәп, латин имлясында, кириллицада. Алар төрле... Алар бер үк. Һәммәсендә якыннары өчен борчылу, һәм...өмет. "Ходай исән-сау күрешергә насыйп итсә"... Бу хатлар-күрешү, бу хатлар-үтенеч, бу хатлар-саубуллашу...
Алдымда яткан бердәнбер хатны язган бабамның гына өметләре акланмаган. Бары балаларына, оныкларына, инде оныкларының балаларына бер генә тапкыр да күрми калган әтиләреннән, бабаларыннан, дәү бабаларыннан сәлам, ядкарь, васыять булып калган. Инде тарихка күчеп барган сугышның тетрәндергеч авазы бу хат. Бу хаттан дары исе килә, колакка сугышның ямьсез, дорфа тавышы ишетелә, солдат йөрәгенең назы, җиңүгә ышанычы сизелә. Хатның күптән инде төсе уңган.
1994 нче елда мәрхүм булган әбием бу хатны моннан 73 ел элек изге коръән китабының 96 нчы битенә салып куйган. Китапның читенә хатның язылу һәм бабамның һәлак булган көне теркәлгән. Әбекәем гомере буе тормыш иптәшен сагынып яшәгән, ләкин күрешүләр насыйп булмаган. Шуңа да якыннары белән бәйләгән бердәнбер хат менә шулай кадерле ядкарь итеп саклана.
Фронттан килгән өчпочмаклы хатларның һәркайсының үз тарихы: бәхетле һәм кайгылы. Бәхетле хатлар туганнары өчен тәрәзәләрдә яктылык булып балкый. Мин дә әбиемнең хат алган көнен күз алдыма китерергә тырышам... Менә ул калтыранган куллары белән өчпочмаклы солдат хатын кулына ала, күзләрендә шатлык яшьләре җемелди, йөгерә-йөгерә күршеләренә иренең исәнлеген җиткерә. Җиңүгә ышанычы арта, тагын да тырышып эшкә тотына. Ләкин туганнарына хат язган шул 14нче август көнне бабамның батырларча һәлак буласын әбием каян белсен соң?
Күп еллардан соң әтисенең бердәнбер хатын кызы Әминә апа тәрҗемә итте.
"Хат башы...Исән-саулармысез, минем газиз әтием, хөрмәтле тормыш иптәшем Маһруй, зәңгәр күзле зур кызым Фәкыя, кечкенә кызым Әминә.
Сезгә сагынычлы сәламнәр җибәрүче әтиегез дип белерсез. Мәгълүм булсын Сездән хат алганым юк.
Монда сугышлар бик каты бара. Нимесләрне куабыз. Днепр суларын кичәсе бар. Андый-мондый кайта алмасам, миңа риза-бәхил булыгыз.
Хат язарга түгел, тамак ялгарга да вакыт юк. Исән-сау торыгыз. Ачуланышып яшәмәгез. Миңа рәнҗемәгез."
Хатның башка урыннарын танып уку инде мөмкин түгел. Хат 1942нче елның 14нче августында язылган. Ә берничә көннән әбиемә кара пичәтле хат китерәләр. Димәк, безгә истәлек булып калган бабамның бердәнбер хаты - саубуллашу хаты булып чыга. Әбиемнең өмет дигәне, бәлки учак күмере астында калган очкын төсле, кабынып китәргә дә талпынгандыр. "Хәтер китабы"ндагы соңгы мәгълүмат ул очкынга да су сипкән шул: "Галиакбәров Газиз 1905. Балтач районы Арбаш авылы. Балтач РХК кызылармияче, 14.08.1942 елда һәлак булган.Смоленск өлкәсе Гагарин районы Петушки авылында җирләнгән" - диелә анда.
Шулай итеп бабамның исеме җуелмас яра булып "Хәтер китабы"на теркәлә. Гаиләбез белән бәйле бер бик тә кадерле истәлек белән дә уртаклашасым килә. Җиңүнең 30 еллыгында һәйкәл янында узган митингта авыл советы вәкилләре килгән ветеран карчыкларга сугышта үлеп калган ирләреннән истәлек бүләге итеп, зәвык белән эшләнгән, пыяла шикәр савыты бирәләр. Шул савыт сервантта иң зур бүләк булып, кадерләп сакланды. "Бабаегыз истәлеге - сугыштан җибәргән" диеп, әби кагылдыртмый да иде.
Кайтмаганнар күпләр яу кырыннан,
Кайтмаганнар Илне саклаганнар.
Курыкмыйча алга атлаганнар,
Суда батмаганнар. Кайтмаганнар.
Дилә ГАРИПОВА,
Карадуган балалар
бакчасы тәрбиячесе

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250