Бала иминлеге беренче урында булырга тиеш! (фото)
Яңа уку елына да аяк басабыз.
Шул уңайдан «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева белән агымдагы елның 7 аенда балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясап, нинди кагыйдәләрне үтәү тормышны саклап калырга ярдәм итәчәге турында сөйләшеп алдык.
— Лилия Мөхәммәтовна, 2023 елда республикада һәм шул исәптән районыбыз юлларында балалар катнашында күпме юл-транспорт һәлакәте булып, алар нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерде?
— 2023 елның 7 аенда рес-публика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 257 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 бала һәлак булган һәм 271 бала имгәнгән. Әлеге һәлакәтләрдә һәлак булучы балаларның 6сы пассажирлар. Моннан чыгып шундый нәтиҗә сорала — безгә әти-әниләр белән эшне тагын да көчәйтергә кирәк булачак. Һәлакәтләрнең бер өлеше машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларына бәйле: тизлекне арттыру, светофорның тыюлы сигналына узу, җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләрне үткәрмәү. Безнең районда балалар катнашы белән 4 һәлакәт теркәлде, шуның берсе пассажир, 2се — җәяүле, ә инде берсе велосипедчы бала. Иң аянычлысы шул, 3 очракта балалар үзләре гаепле иде.
Юл-транспорт травматизмы нәтиҗәсендә, тормышка аяк басучы балалар һәм яшүсмерләр авыр физик һәм психик имгәнүләр ала, инвалид булып кала.
— Шушы аварияләрне, җәяүле балаларны бәрдерүләрне кисәтү юнәлешендә нинди эшләр алып барыла?
— Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм юлларда балаларның һәм үсмерләрнең үз-үзләрен тоту күнекмәләрен торгызу максатыннан, 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр «Игътибар — балалар!» чарасы, ә 1-7 сентябрь көннәрендә һәр мәктәптә «Куркынычсызлык атналыгы» үткәреләчәк.
Уку башлангач, сентябрь аенда, һәрбер мәктәптә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторлары белән берлектә әңгәмәләр үткәрәбез.
Бала юлда өлкән кеше озатуында гына куркынычсызлыкта була ала, өстәвенә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үти һәм баланы даими контрольдә тота ала торган кеше булса гына.
Балалар берничә ел буе әти-әниләре озатуында йөри: башта кулларында һәм балалар коляс-касында, аннары ата-аналары белән кулга тотынып баралар. Әти-әниләр балаларны балалар бакчасына, мәктәпкә илтәләр һәм алып та кайталар. Шушы вакытта әти-әни, әби-бабай тарафыннан шәхси үрнәктә балада кирәкле күнекмәләрне формалаштыру өчен дә вакыт җитәрлек.
Балаларга өлкән кешеләр бер карашта ала торган мәгълүматны кабул итү өчен ике тапкыр күбрәк вакыт кирәк. Шуңа күрә юлны аркылы чыкканда аларга хәлне дөрес бәяләү өчен ике тапкыр күбрәк вакыт таләп ителә. Һәм, әлбәттә, баланың киеме күз күремен чикләргә тиеш түгел. Юлны аркылы чыкканда күзгә төшеп торган капюшоннар, баш киемнәре урынсыз. Боларның барысы да өлкәннәргә дә кагыла.
— Кызганычка каршы, бүген кайбер өлкән җәяүлеләр юл йөрү кагыйдәсен үзләре дә төгәл үтәмиләр. Шушылардан чыгып нинди киңәшләр бирер идегез? Һәм, әлбәттә, законнарны бозган очракта нинди чаралар каралган?
— Балаларның да, өлкәннәрнең дә иминлеге алар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә турыдан-туры бәйле булуларын тагын бер кат исләренә төшерәсе килә. Биредә җәяүлеләрнең караңгы вакытта юлда йөргәндә ерактан ук күренеп торулары да бик мөһим роль уйный.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре җәяүлеләрне тәүлекнең караңгы вакытында юл кырыйлары буйлап хәрәкәт иткәндә яки юл кырыеннан торак пунктлардан читтә йөргәндә, яктылык кайтаручы элементларны йөртүне мәҗбүр итә. Торак пунктларда бу нормалар тәкъдим ителә, әмма без урнашу урынына карамастан, яктылыкны кайтаручы элементларны куллануны таләп итәбез. Шуңа да һәркемгә яктылык кайтаручы элементлары булган предметлар һәм кием-салымнар яки киемгә беркетелә торган фликерлар сатып алырга киңәш итәм.
Әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен юл хәрәкәтендә катнашучылар 500 сум күләмендә административ штрафка тартыла, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балигъ булмаган җәяүлеләргә «Тукта — синең тормышыңа куркыныч яный!» дигән карточка төзелә һәм ата-аналарга яки законлы вәкилләргә карата чаралар күрү өчен ПДНга (яшүсмерләр белән эшләү бүлекчәсе) җибәрелә.
Киемдә, сумка һәм рюкзакта, аяк киемендә яктылык кайтаручы вставкалар, фликерлар, беләзекләр булу тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлене бәрдерү ихтималын берничә тапкыр киметә. Фараларның якын уты кабызылган хәрәкәт вакытында караңгыда җәяүлене күреп була торган ара 25-30 метрга тигез. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элемент булса, бу ара фараларның якын яктысында 130-140 метрга кадәр арта, ә фараларның ерак уты кабызылганда — 400 метрга кадәр. Яктылык кайтаручы элементлар куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65% ка киметә.
— Быел районыбызда велосипедчылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре дә теркәлде. Велосипед һәм башка төр транспортларда ничә яшьтән йөрергә рөхсәт ителә?
— РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, 7 яшькә кадәрге велосипедчылар хәрәкәте бары тик тротуарлар, җәяүлеләр һәм велосипед юллары буенча (җәяүлеләр хәрәкәте ягында), шулай ук җәяүлеләр зонасы чикләрендә генә башкарылырга тиеш. Әлбәттә, бала үзе генә булырга тиеш түгел, янәшәдә өлкәннәр булырга тиеш.
7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрле велосипедчылар хәрәкәте бары тик тротуарлар, җәяүлеләр, велосипед юллары буенча гына башкарылырга тиеш, шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә велосипед юллары буйлап хәрәкәт итәргә рөхсәт өстәлә.
Скутерлар (мопедлар) белән идарә итүче балаларның бик актуаль проблемасы бар. Кызганычка каршы, бездә кыйммәтле һәм еш кына бик куркыныч уенчыклар бүләк итү гадәтләнгән. Нәтиҗәләр турында да уйламыйча, ата-аналар үз балаларына мопедлар, төрле скутерлар, квадроцикллар сатып ала. 7 ай эчендә районда мопедта йөргән 9 бала инспекторлар тарафыннан туктатылды һәм бер 16 яше дә тулмаган бала машина белән идарә иткән өчен җавапка тартылды. Мондый очракларда транспорт чарасының хуҗасына 30000 сум күләмендә административ штраф билгеләнә.
Улларына скутер сатып алучы күп кенә ата-аналар моның бик җитди нәтиҗәләргә китерүен тулысынча аңламыйлар. Гамәлдәге закон нигезендә, мопед (скутер) белән 16 яшьтән, "М«категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә рөхсәт ителә. Машина йөртүчегә 16 яшь булмаса, административ санкцияләр аның әти-әнисе җилкәсенә төшә. Скутер белән идарә итүче затка 16 яшь тулса да, аның «М» категория-ле машина йөртү таныклыгы юк икән, машина йөртүчегә 5 меңнән алып 15 мең сумга кадәр административ штраф салына.
— Яңа уку елына аяк бастык, шушы уңайдан сезнең нинди тәкъдимнәрегез бар?
— Һәр мәктәптә юл куркынычсызлыгы паспорты бар. Мәктәп фойесында мәктәпкә куркынычсыз маршрут схемасы булырга тиеш. Һәр ата-ана схема белән танышырга һәм балага мәктәпкә куркынычсыз маршрут күрсәтергә, аны бергә узарга һәм аның үзенчәлекләрен аңлатырга тиеш.
Хөрмәтле укытучылар, озайтылган көн төркеме тәр-биячеләре, һәр көнне соңгы дәрестә яки мәктәптән чыкканчы, балаларга юлларда аеруча игътибар һәм сак булу турында искә төшерегез. Балалар белән юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлтелгән чараларны үткәрүдә активрак катнашыгыз. Үсеп килүче буынның иминлегенә битараф калмагыз.
Күп кенә белем бирү йортларында безнең тарафтан кайтартылган автокласс, мобильный автошәһәрчекләр бар, аларны нәтиҗәле куллансак иде.
Барлык уку йортлары да балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча эш алып бара, ә үткәрелгән чараларда ЮИД отряды катнашса тагын да яхшы булыр иде. Шушы урында ассызыклап әйтеп үтәсем килә. Безнең Салавыч күппрофильле лицее командасы «Куркынычсыз тәгәрмәч» республикакүләм конкурсында беренче урынны алуга иреште. Моңа кадәр район командаларының берсе дә республикада җиңмәгән иде әле.
Барыгызга да балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә булышуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм, имин юллар, уңышлы уку елы теләп калам.
— Лилия Мөмәммәтовна, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Әңгәмәдәш — Зәлия Фәйзрахманова
Яңа уку елы башлану уңаеннан һәрбер әти-әнигә, әби-бабайга машинада балаларны йөртү тәртипләрен тагын бер кат исләренә төшерәбез! РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә: 7 яшькә кадәрге балаларны бары тик балалар өчен автокреслода йөртү, 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балаларны балалар өчен махсус җайланмада яки куркынычсызлык каешын кулланып, ә җиңел автомобильнең алгы утыргычында бары тик балалар өчен махсус автокресло кулланып кына йөртү рөхсәт ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев