Хезмәт

Балада агрессия – ничек көрәшергә?

Соңгы вакытта кызымны алыштырып куйдылармени: сүземне тыңламый башлады. Бөтен нәрсә ул дигәнчә генә булырга тиеш. Бу нинди хәл? Нишләргә..?

Соңгы вакытта кызымны алыштырып куйдылармени: сүземне тыңламый башлады. Бөтен нәрсә ул дигәнчә генә булырга тиеш. Кызым кәнфит сорады, мин бирмәдем – сузылып ята да, идәнне төя-төя акырып елый башлый. Телевизорда мультфильмны сүндереп куюым була, нәни йодрыклары белән миңа селтәнә. Бу нинди хәл? Нишләргә..?

Әлбәттә инде, моны әллә ни ят күренеш дип булмый. Шушы рәвешле үз фикерен белдерүче, ачу килүе турында хәбәр итүче сабыйлар шактый. Тик дөресен әйтим, беренче тапкыр шундый хәлгә тап булгач, мин башта югалып калдым. “Кара әле моны, нишлисең син! Әнигә сугарга ярыймы?” – дип шелтәләп тә карадым кызымны. Тик моның файдасы булмады, ә киресенчә, балам тагын да әшәкеләнде.
Нәкъ менә шуңа күрә бу теманы өйрәнергә карар кылдым да инде. Тик дөресен әйтим, интернетта бу турыда әллә ни файдалы нәрсә тапмадым. Әмма күптән түгел миңа бәхет елмайды: балалар өчен каналларның берсендә шушы темага багышланган  тапшыруга тап булдым. Анда психолог әти-әниләргә нәни баланың агрессиясенә ничек дөрес итеп җавап бирү кагыйдәләре турында сөйләде.

Бактың исә, бу очракта баланы ачулану, аның күтенә суккан булу кебек гамәлләр гомумән тыела икән. Беренче чиратта, сабыйның  игътибарын башкага җәлеп итеп карарга киңәш ителә. Әгәр аның  тарафыннан  тешләү яки сугарга маташу кебек гамәл беренче тапкыр гына кабатлана икән, тиз генә берәр уен уйлап табыгыз, ди белгечләр. Иң мөһиме,  бу – бала ярата торган уен булырга тиеш.

Тагын бер ысул: сабыйга тыныч итеп кенә болай эшләргә ярамаганлыгы турында әйтегез. Аннары соң тиз генә башка бүлмәгә чыгыгыз.

Әгәр дә инде баланың сезгә сугарга яки тешләргә теләвен алдан чамалагансыз икән,  аңардан читтәрәк торырга тырышыгыз һәм һөҗүмнән качыгыз.

Чираттагы киңәш: балагыз ничек кенә гаепле булмасын, аңа, шаярып кына булса да, ҖАВАП БИРМӘГЕЗ (мәсәлән, күтенә сугып алу). Киресенчә, аны яратуыгыз турында әйтегез. Бала тынычлангач, аңарга тешләшү, сугу кебек гамәлләрнең начар булуы турында матур итеп кенә аңлатыгыз.

Ә иң мөһиме, бик тырышсагыз, бу гамәлләрне булдырмый калу җае да бар икән. Беренче чиратта, үзегездән башлагыз, дип кисәтә психологлар. Бала сезнең ирегез белән бәхәсләшү, ачуланышу кебек хәлләрне күрергә тиеш түгел. “Ярамый” дип әйтү генә җитми, ә ничек кирәк икәнлеген үз мисалыгызда күрсәтегез.

Баланы эмоцияләрен сүз белән аңлатырга өйрәтү дә кирәк. Сабыегызның ачуы килгәнен күрәсез икән:  “Беләм инде, синең АЧУЫҢ килә, тик син БОРЧЫЛМА, балам, боткаңны ашап бетерсәң, кәнфит бирәм”, – дип сөйләшегез. Сүз уңаеннан, психологлар балага эмоцияләрен сүзләр белән әйтергә өйрәтүне нәни психика өчен бик файдалы дип белдерә.

Һәм әлбәттә инде, балагызны мактарга онытмагыз! Аның үз-үзен яхшы тотышын беркайчан да гадәти хәл итеп кабул итмәгез. Аңа рәхмәт әйтегез, яхшы яклары турында әледән-әле исенә төшереп торыгыз, аның белән горурлануыгыз турында сөйләгез.

Менә шундый киңәшләр, җәмәгать. Иң мөһиме, балам агрессиягә бирелә дип борчыласы түгел икән. Психологлар фикеренчә, дөньяда бернинди дә агрессия күрсәтми – тешләшми, сугышмый торган балалар юк һәм була да алмый.

Яшь әни язмалары...

Сабантуй

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: