Хезмәт

Балалар кайда агуланган

Район үзәк хастаханәсенә агулану билгеләре белән берничә баланы алып киләләр.

Кичә кичен эчләре китеп, күңел болгануга зарланып Кече Лызи мәктәбендә укучы өч баланы район үзәк хастаханәсенә алып киләләр. Табиблар тикшергәннән соң бу балалар Сабадагы махсуслашкан үзәккә җибәрелә. Бүген иртәдән мәктәптә мәгариф идарәсе һәм тикшерү органнары хезмәткәрләре тарафыннан әлеге күңелсез хәлнең сәбәпләре ачыклану бара. Язма басмага әзерләнгән вакытта, төшке ялдан соң шушы ук мәктәптә белем алучы тагын 10 бала район үзәк хастаханәсенә китерелгән дигән хәбәр килеп иреште.
Фото: mir24.net

Реклама


Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: