Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач гимназиясе әтиләре кунакта булды (фото)

Борынгыдан әти кеше — гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар.

Әтиләр. Алар һәрчак безнең яшәшәбездә ныклы терәк, канатларыбыз. Борынгыдан әти кеше — гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар. Бу бүгенге көндә дә шулай кала бирә, чөнки гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның нык җилкәсендә.

Үзәк китапханәнең уку залында Балтач гимназиясендә белем алучы 11нче сыйеыф укучылары һәм аларның әтиләре «Минем әтием» дип исемләнгән буыннар диалогында катнаштылар.

Кичә барышында яңгыраган фикерләр, теләкләр һәм җаваплар катнашучыларны горурланырга, уйланырга, ә бәлки бер-берләрен яңа яктан ачарга ярдәм итте дигән фикердә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев