Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач кызы Миләүшә солдат абый белән очрашты

Яңа ел алдыннан Балтач районы укучылары «Солдатка хат» акциясендә катнашып мобилизацияләнгән егетләребезгә җылы теләкләр язылган хатлар юллаганнар иде.

Балтач мәктәбенең 3 "б" сыйныфы укучысы Миләүшә Хәйруллинаның Яңа ел теләкләре язылган хатын мобилизацияләнгән райондаш егетебез алды. Солдат социаль челтәрләр аша Миләүшәнең хатына чиксез сөенүен, ә рәхмәтне укучының үзен күреп ирештерәсе килүен белдерде.

Көткән сагынычлы көн килеп җитте. Язгы бер матур көндә Миләүшәләр йортына солдат абыйсы кунакка килде. Миләүшәгә рәхмәтен җиткереп, күчтәнәчен тапшырды.

Балалар язган хатларга күңел җылысы салынган.Мобилизацияләнгән якташларыбызга хатларны язып торыйк. Туган як җылысын кушып язылган хатлар егеләребез өчен бик кадерле.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Миләүшә