Хезмәт

Балтач авыллары бетәрме яки “бездә генә шушы хәл”ме?.. (дәвамы)

Авылларда халык санының кимүе, хезмәт урыннарының җитмәве, эшләгән эшкә тиешенчә түләмәү, җитештерелгән продукцияне сату бәяләренең тотрыклы булмавы һәм авылларда социаль структураның заман таләбеннән калышуы... – күптән түгел район мәдәният үзәгендә үткән район иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы – “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә күтәрелгән проблемаларның берничәсе генә бу.

Рәкыйп НӘҖИПОВ – “Кама” хуҗалыгы җитәкчесе: – Миңа калса, бу эшне югары уку йортларыннан башларга кирәк. Утыз еллап элек, мәсәлән, авыл хуҗалыгы институтларын тәмамлаган кешеләрнең 80-85 проценты авыл хуҗалыгына кайта иде. Хәзер 5 проценты да кайтмый. Өстән нәрсәдер эшләргә кирәк. Икенчедән, авыл хуҗалыгында җитештерүдә акча бик аз, ул әле ышанычлы да түгел, шуңа күрә эшкәртүне арттырырга кирәк. Бу эш урыннары да, өстәмә керем дигән дә сүз. Өченчедән, авыл җирлекләрендә бердәмлек юк. Менә бездә шушы көннәрдә генә бер белгеч китеп барды, белми дә калдым. Юкса, хезмәт хакы да канәгатьләнерлек, машина да биргән идек. Кешеләр белән сөйләшү, аралашу җитми. Монда яшьләр авылга кайтсын өчен торак шартлары кирәк дигән фикер яңгырады. Менә без өч ел элек өй салып куйдык. Минекеннән яхшырак. Өч ел инде шуны ягып чыгабыз. Утына-газына гына түләп торса, башка бернинди таләп юк, әмма килүче генә күренми. Монда конкрет сәбәпне нидә дип әйтергә дә аптырарсың.

Валентин МАКСЮТОВ – Улисьял авылы старостасы: – Безнең үзебездә бу яктан хәлләр сөенерлек кенә. Шөкер, яшьләребез авылда кала, өйләнешәләр, йортлар салалар, яңа урамыбыз гел шундый яшь гаиләләрдән генә тора. Бездә электән килгән бу гадәтләр бик яхшы сакланган. Заманында без СПТУда укыганда бер колхоз шунда укучы балаларга ай саен 15 әр сум стипендия түли иде, үзләренә кайтсыннар дип. Бәлки шулай эшләп карарга кирәктер?

Н.С.: – Үткән ел урта мәктәп тәмамлаучылар белән очрашу үткәргән идек, кайсыгыз авыл хуҗалыгына эшкә кайтырга риза, хуҗалык җитәкчегез өстәмә стипендия түләргә дә вәгъдә итә, дидек, тик барырга теләүче булмады. Күптән түгел гаилә проблемаларына кагылышлы шушындый зур сөйләшү булган иде. Анда балаларга хезмәт тәрбиясе җитми, күп проблемалар шуннан башлана дигән нәтиҗәгә килделәр...

С.Н.: –Нинди хезмәт тәрбиясе?! Мәктәптә бит хәзер балага такта сөрттерергә дә, идән юдыртырга да ярамый. Кануннар моны тыя. Шул ук вакытта бала хезмәт дәресендә балта-чүкеч тотарга тиеш түгел, куркынычсызлык таләпләре, шул ук кануннар каршы.

Реклама

Фирая ХӘКИМҖАНОВА – район хатын-кызлар советы рәисе: – Нәрсә турында гына сөйләшсәк тә, барысы да гаилә темасына кайтып кала. Балаларны гаиләдә үк эш сөяргә дә, авылны яратырга да өйрәтергә кирәк. Мин бит әле үзәк мәчеттәге “Гаилә үзәге” җитәкчесе дә. Шулай берчакны бер яшь кызга сүз кушарга туры килде. Акыллы, тәртипле генә егет тә бар, тору урыны да бер дигән, сиңа да әйбәт кенә эш табарбыз, әйдә, шул егет белән таныштырыйк, авылга кайтып яшәгез дидек. Кызыбыз ни дип җавап бирде: “Ул егет үзе Казанга килмәс микән?” Танышырга да, аңа тормышка чыгарга да каршы түгел, тик авылга яшәргә кайтасы гына килми. Миннән алда сөйләгәннәр барысы да бу проблеманың төрле якларын ачарга, хәл итү юлларын күрсәтергә тырышты, алар белән килешми булмый. Өстәп шуны гына әйтәсем килә: авыл хуҗалыгында гына түгел, авылда яшәүче, башка юнәлешләрдә эшләүчеләргә дә торак белән тәэмин итүдә өстенлекле программалар булсын иде.

Рамил НОТФУЛЛИН – район башлыгы: – Сөйләшүдә актив катнашкан өчен барыгызга да зур рәхмәт. Без сезне ишеттек. Без инде эшмәкәрләр белән очрашып, сөйләшүне гадәткә кертеп киләбез. Яшьләрне бергә җыйнап, идеяләрне бергә туплау да кирәктер. Өстәп шуны да әйтәсем килә: бу уңайдан кемдә нинди яңа идеяләр, проектлар, тәкъдимнәр бар – килегез, мин сезне һәрвакыт кабул итәргә, ярдәм күрсәтергә әзер. Тәвәккәлрәк, үҗәтрәк булсагыз иде. Бүлек башлыклары да сезгә дөрес юнәлеш бирергә сәләтле, компетентлы дип саныйм.

Ришат САДЫЙКОВ– ТР Яшьләр эше министры урынбасары: – Без инде утыздан артык районда булдык, фикерләр өйрәндек. Монда да сез әйткәннәрне бик кызыксынып тыңлап утырдым. Күп проблемалар күтәрдегез, урынлы, дөрес нәтиҗәләр ясалган. Шуны гына әйтәсем килә: бүген хөкүмәт яшьләр турында күп кайгырта, күп төрле программалар, конкурслар, грантлар бар. Аларның күбесенә безнең аша да катнашырга мөмкин. Активрак булсак, элемтәдә торсак иде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: