Хезмәт

Балтач балаларын рәсем сәнгатенә гашыйк итүче. Кем ул? (I өлеш) + фото

 Сүземне ерактанрак, бүген җимешләре белән сөендергән яхшы сортлы агачның тамырларыннан башлыйм әле.

Алтмышынчы еллар башында мин Карадуган клубында мөдир булып эшләп алдым. Шул чорда күргәзмә агитация бик көчле иде, район мәдәният бүлегеннән кукурузга багышланган стенд-плакатлар күргәзмәсендә катнашырга әмер бирелде. Бу ил башлыгы Хрущевның кукуруз белән бик мавыккан вакыты, колхозларда бу культураның мәйданын киңәйтү һәм мул уңыш үстерүгә без дә өлеш кертергә тиеш идек, янәсе. Ярар, рәсемгә оста киномеханик Валентин ярдәмендә матур гына эшләп чыктым мин моны, смотрда ул әйбәт бәя алды. Ул чактагы мәдәният өчен җаваплы Оркыя апа, бик таләпчән, югары зәвыклы, иҗади инициативасы көчле булган сәләтле җитәкче иде. Кимчелегеңне күрсәтергә дә ипле, акыллы сүзләр таба һәм рухландыра белә иде.

Балтачтан читтә үссә дә, районыбызга кайтып төпләнеп, инде күп еллар туган ягыбызның табигатен, аның тырыш кешеләрен үз картиналарында сурәтләгән һәм районыбызның горурлыгы булып танылган рәссам Тахирҗан – нәкъ менә шушы Оркыя апа оныгы. Мәктәптә укыганда ук рәсемгә осталыгы белән аерылып торган Тахирны, Арча 3 номерлы урта мәктәбенең сигез класын тәмамлагач, Фешин исемендәге Казан дәүләт сәнгать училещесына, башлангыч сәнгать белеме булмауга карамастан, сынау шарты белән кабул итәләр һәм ул иптәшләре арасында иң сәләтле студентларның берсе булып таныла.

Кулына диплом алу бәхетенә ирешкәч, ул Арчаның яңа ачылган сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Совет армиясе сафларына баскач та иҗат юнәлешен дәвам итеп, полк рәссамы булып хезмәт итә. Физик һәм рухи яктан чыныккан егет солдат гимнастеркасын салуга нәсел тамырлары тартып торган туган ягына кайта һәм гаилә корып Балтачта төпләнә. 1992 елда Балтач сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате бүлеге ачып, шунда укыта башлый. Әнә шулай итеп максатчан, киң карашлы, күңел сизгерлеге уяу, иҗади тоемы көчле булган Тахир 22 ел гомерен балаларга рәсем сәнгате серләрен өйрәтүгә багышлый. Ипле, сабыр холыклы, кешелекле Тахир әле иҗат чаткысы бөре хәлендә генә булган балаларны сайлап алып, аларны зур түземлек белән өйрәтеп, күзләрне иркәләгән, җанда тылсым тудырган, күзәтергә, уйланырга, һәр күренештән мәгънәви эчтәлек табарга ярдәм иткән рәсем сәнгате белән мавыктыра һәм шул рәвешле, аларның гомуми культурасын үстерүгә дә зур өлеш кертә. Аның иң сәләтле 24 укучысы сәнгать юлын сайлап, укуларын шушы юнәлештә дәвам иткәннәр һәм һәркайсы шушы өлкәдә һөнәр сайлап, тормышта үзләренең лаеклы урынын тапкан. Үземә яхшы таныш бер генә мисал – мәрхүм Марс Хафизовның оныгы Марат кече яшьтән рәсем белән мавыгып, Тахир абыйсыннан бик күп күнекмәләргә өйрәнә, остазы аның кечкенә генә уңышын да гел хуплап, үсендереп торганга күрә, урта мәктәпне тәмамлагач зур конкурслар узып, быел гына Казан төзелеш институтының архитектура бүлеге студенты булу бәхетенә иреште.

Реклама

Укучыларыннан инде бүген киң җәмәгатьчелеккә танылган скульптор Фәнил Валиуллин, каллиграфия нечкәлекләрен үзләштергән  Роза Хуҗина, Ильясовның үзе кебек үк бүгенге көндә Рәсәй рәссамнар берлеге әгъзалары булып, иҗади юнәлештә зур уңышларга ирешүләре дә, тәүге остазлары Тахирда зур горурлык хисе тудыра.

Фәридә Шакирова

Дәвамы бар...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: