Хезмәт

Балтач эшмәкәрләре түгәрәк өстәл артында очрашты

Бүген Балтачта район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында район эшмәкәрләре белән түгәрәк өстәл үткәрелә.

Реклама

Хәзерге сәгатьләрдә Балтач гимназиясе базасында биш мәйданчыкта эшмәкәрләр катнашында эш башланды. Соңыннан алар "сорау-җавап" форматында очрашуга нәтиҗә ясаячак. Эшмәкәрләр белән очрашуга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил,  салым хезмәте, үзмәшгульлек үзәге һәм башка җаваплы тармак вәкилләре килде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: