Хезмәт

Балтач районында яшәүче Гайшә әби Нуриевага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан хат

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның илебез өлкәннәренә күрсәткән хөрмәте - чираттагы котлау хаты Кили авылында гомер кичерүче 95 яшьлек Гайшә әби Нуриевага адресланган иде.

Мәртәбәле хатны тапшырырга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Фәрит Абдрахманов һәм дә районның «Кайтаваз» радиосы редакторы Гөлйөзем Мәннәпова килде.


Атна уртасы булуга карамастан, әбинең җиде баласы да күркәм юбилей табынына җыелган. Өйдән җылы нур бөркелә. Әнкәйле-әткәйле өйләрдә генә шулайдыр ул. Гайшә әби әле сөбханалла, күз тимәсен! Шаяртып та куя. Хатны укып тапшыргачтын, хәзер татарчасын да укып бирегез инде, дип көлдертеп алды. Район хакимияте башлыгының зур, җылы юрганын тапшырды аңа Вакыйф әфәнде. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Абдрахманов та зурлап бүләкләде үзен. Гайшә әбинең бигрәкләр дә күңеле булды. «Миндәй карчыкларны шулай зурлап, олылап йөрүегез өчен Аллаһ хөрмәтләсен үзегезне», дип рәхмәтләрен кат-кат әйтте.

Реклама


Гайшә әбинең «Ходай рәхәтлекләр күрүемне картлык көннәремә калдырган икән!» дип әйтүе юкка түгел, чөнки аның тормышы бер дә рәхәттә үтмәгән. Ачлык, ялангачлык күреп үскән Пүскән кызы Кили авылы егетенә кияүгә чыга. Озак та үтми Бөек Ватан сугышы башлана. Ирен фронтка алалар. Җиңүләр яулап кайткан тормыш иптәше белән тату гына яши башлыйлар. Беренче балалары - Хәдис туа, аннан бер-бер артлы Вәзир, Нәзир атлы ике малай дөньяга килә. Инде тыныч дөньяларда эшләп, матур гына яшик, дип куанганда, гаилә күген янә кара болыт пәрдәсе каплый: монысы инде сәяси афәт - Гайшә апаның ирен кулга алалар. Шомлы елларның әле төгәлләнмәгән чагы - 1948 ел була бу. Ходай исәнлек-иминлек биргәндер инде, Габделкаюмны азат итәләр. Бер гаепсезгә зиндан ачыларын татыган ир янәдән гаилә капкасын ачып керә. Яши-яши янә бер Мөнәвир атлы угыл алып кайталар, аннан өч кызлары - Мөнзирә, Резеда, Нурзидә туа. Габделкаюм картның мәрхүм булуына да инде 26 ел вакыт узган. Гайшә апа сугышка кадәр Чепья авылында оештырылган 6 айлык курсларда трахоматис чире буенча сестра һөнәрен үзләштергән һәм гомер буе авыл халкына хезмәт күрсәткән. Ул чактагы район үзәк хастаханәсендә дә эшләп алган. Аннан Пүскән, Кили авылының фельдшер-акушерлык пунктын медицина кирәк-яраклары, дарулар белән тәэмин итеп торган. «Районнан кадәр иңнәргә салып, капчыклап дару ташыдык. Төнгә калыр идек. Авыллар арасын үткәндә котлар оча иде », - дип искә ала ул. Гомумән, Гайшә апаның эшләмәгән эше калмаган, кибеттә дә эшләгән, колхозда да бил бөккән, трактор да йөрткән, дуңгыз көтүе дә көткән, салымнар да җыйган. Ишле гаиләдә үскән: «Әллә 15, әллә 17 бала үстек шунда, исәбе дә онытыла башлаган»,- ди ул.- Бүгенге көндә мин һәм энем Ансар исән-саулар, энем Пүскән авылында гомер кичерә. Алар белән дә бик тату яшибез».


Гайшә әби килене Әнисә, улы Мөнәвир гаиләсендә кадер-хөрмәттә. Атна ахыры җиттеме - төп йорт гөрләп тора - 7 бала, 16 онык, 16 оныкчык - барысы да биредә. Шәхсән үзем дә әлеге йорт яныннан үтеп-китеп йөргәндә гел соклану хисләре кичерәм - ничек балаларын бу кадәрле туган-чылыклы итеп үстерә алган бу ана дип шаккатам. «Үзләре дә яшермичә: «Безне шушылай бергә җыеп торучы ул - Әни», диләр. - Кайтасыз, ди икән, аның сүзе закон - очып кайтабыз». Төп йортта читтән кайткан Мөнзирә апалары яшәве тагын да әйбәт. Хәтта чит өлкәләргә кадәр эш белән йөргән Мөнәвир белән Әнисәгә олы ярдәмче ул, әни янында калырга кеше бар, дип куаналар. Гомумән, Нуриевлар Килидә иң үрнәк гаиләләрдән. Алтынчы бала - Резеда ханым белән кияүләре Рамил абыйны гына алыйк, икесе дә авылның хөрмәтле һәм дә кирәкле һөнәр ияләре - Резеда апа шәфкать туташы (шәфкатен, ярдәмен күп күргән Кили халкы аны табибә дип йөртә), Рамил абый табигый газ өчен җаваплы белгеч, матур, тату гаилә. Төп йортта кайнана белән яшиләр, балалар үстерәләр, аларга югары белем бирделәр. «Безнең болай яшәвебез әти-әни тәрбиясеннән килә, - ди Резеда ханым. - Алар безне какмады, сукмады, орышмады, бер генә әйтерләр иде - шундук тыңлый идек. Бер җәйге вакыйга һаман да күңелдән китми. Әни, абый, мин - болынга печән җыярга бардык. Әни белән абый печән чаба. Әни уразада. Кояш кыздыра. «Әни, бәгърем, авызың кибеп бетте бит инде, бер тамчы гына су капчы» дим, юк эчмәде. Әниемнең ихтыяр көченә гомерем буе сокланып яшәдем».


«Алты ел инде менә Казанда яшим,- ди төпчекләре Нурзидә. - Шул еллар эчендә әнине сагынмаган бер генә көнем дә юк. Барыбер авылга күченеп кайтачакмын. Шуңа күрә йөздән артык гомер телим сиңа, әнием. Әле бергә-бергә бик күп матур көннәр кичерербез». Төпчек-төпчек шул инде, арада иң тәмлесе, назлысы һәм иркәсе - ул сөйләгәндә ананың куллары да кызының кулында, күзендә яшь пәрдәләре... Шөкер, Гайшә әбинең бүгенге тормышы гөлләр кебек. Алдагы көннәре дә шушылай матур булсын, Ходай сәламәтлек, тынычлыктан аермасын. Авыл җирлеге башлыгы әйткәнчә, гел шулай Норма җирлеген бизәп торучы гаиләләр рәтендә яшәргә язсын.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: