Хезмәт

Балтач районының онытылмас талантлары

Бер елны, җәйнең матур көнендә Чапшар авылы Сабан туена бардык. Ул вакытларда әле мин кечкенә идем. Хәтерлим, мәйдан уртасында берәү бик матур иттереп бии иде. Менә ул җирдән әз генә күтәрелеп, очып барган сыман итте дә, тагын аякларын җиргә тидерде. Әле кулында гармуны да бар икән бит, үзе уйный, үзе...

Тора-бара мин аның авылдашым Гарәфи Гаязов икәнен белдем. Ул безгә әти янына кергәли иде, мин аны ныклап күзәттем. Ул бөтен техниканы да яхшы белә торган, менә дигән шофер, комбайнчы икән. Әле җитмәсә столяр-плотник та ди. Вакыт булганда мин аларның капка-коймаларын, өйләренең тәрәзә рамнарын карарга ярата идем. Андагы бизәкләр бик төгәл, матур, сәнгать дәрәҗәсендә иттереп ясалганнар иде. Күп тә үтми Гарәфи абый аэрочана ясады, аның белән авылдашларга кырда кар өстендә әкияттәге кебек йөреп тә күрсәтте. Ул бөтен гармуннарда да оста иттереп уйный.

Концертларда Гарәфи абый катнашса ул бөтенләй бүтән төрле, бик кызыклы, соклангыч килеп чыга. Гарәфи абыйның тормыш иптәше Мөнирә апа укытучы булып эшләде. Бик сөйкемле, тыйнак, сабыр ханым. Алар үзләре кебек чибәр, булдыклы сигез бала тәрбияләп үстерделәр. Барысы да әтиләре кебек шулай ук җырлыйлар, бииләр, төрле уен коралларында уйныйлар. Гаиләләре белән «Семья ансамбле» ясап, берара кайларда гына чыгыш ясамадылар. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төркиянең күп шәһәрләрендә булдылар.

Бәхетемә каршы миңа Гарәфи абый белән якыннан аралашырга туры килде, дуслар, фикердәшләр булдык. Бер елны ул Казан консерваториясенең зур концерт залында гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге фестивалендә чыгыш ясады. - Бу бит Илһам Шакиров шикелле талантлы кеше, сакларга кирәк аны, - дигән иде миңа ул вакыттагы фестивальнең рәисе Сәгыйть абый Хәбибуллин. Бу мәкаләне язганда мин яңадан инде хәзерге вакытта Казан консерваториясе профессоры, татар музыка сәнгате факультеты деканы Сәгыйть абыйга Гарәфи абый турында бер-ике сүз әйтүен сорап телефоннан шалтыраттым.


- Искиткеч, андый сәләтле кешеләр сирәк туа, ничек инде Гарәфи аганы онытырга була, - дип җавап бирде ул.
Мин аның гармунда уйнаганын магнитофон тасмасына да яздырып алган идем. Шуны тыңлап, үзем дә шундый матур иттереп уйнарга өйрәнмәкче булдым. Бернәрсә дә килеп чыкмады, аның уйнаганнары «сер» булып чыкты. Олы яшьтәгеләр арасында еракка йөгерү буенча күптапкырлар дөнья чемпионы, гармунчы Әхмәт Сираҗиев һәм Татарстан Республикасының халык артисты, атаклы музыкант Рәшит Мостафин да Гарәфи абыйның гармунда уйнаганына сокланалар. Соңгы елларда сәламәтлеге какшап китсә дә, ул гармунын ташламады, аңа тугрылыклы булып калды. Илле яшьлек юбилеемны үткәргәндә 72 яшьлек Гарәфи абый Кили авылы клубына килеп, яраткан тальянында уйнап, мине котлады, теләкләр теләде.

Реклама


Гарәфи абый вафат булгач, миңа Чапшардан кояш сүнгән кебек булды. Төрле бәйрәм, ял көннәрендә Мөнирә апа янына балалары, күпсанлы оныклары җыела. Алар күп талантлар иясе әтиләре-бабаларын сагынып искә алалар, хатирәләре белән уртаклашалар.


Мин беренче тапкыр гармунчы, музыкант Әнәс Сабиров турында радиодан ишеттем. Алар анда композитор Ифрат Хисамов белән ниндидер моңлы җыр җырладылар. Әнәс абыйның үзен якыннан күргәләгәнем дә булды. Яши торгач, Казанда Әнәс абыйның апасы Әнисә ханым белән дә танышып киттем. Ул әле Ифрат Хисамовны тормыш иптәше дә булып чыкты. Әнисә апа белән Ифрат абыйның да, Әнәс абыйның да 70 яшьлекләренә бергә мәкаләләр яздык. Шуннан соң без телефоннан Әнәс абый белән танышып киттек. Ул сөйләшкән саен үзләренә кунакка чакырды.

Моннан берничә ай элек Казан шәһәренең С.Сәйдәшев музеенда Ифрат Хисамовны искә алу кичәсе булды. Анда үткән гасырның 50-60 елларында Ифрат Хисамовның Балтачта хор коллективлары оештыруы турында сөйләделәр, фотолар күрсәттеләр. Әнисә апа кадерле ирен сагынып, күз яшьләрен түгә-түгә чыгыш ясады. Талантлы энесе Әнәс абыйны искә төшерде. Әйе, кечкенәдән мәдәнияткә, музыкага хирыс булган Ә.Сабиров Балтач районында үзешчән сәнгатьне үстерүгә зур көч куя.

Ул оештырган район мәдәният йорты каршындагы тынлы оркестр, күптавышлы хор, Карадуган мебель фабрикасы үзешчән сәнгать коллективы һәм башка коллективлар күп кенә район һәм республика конкурсларында җиңү яулыйлар. Аларның чыгышлары республика һәм союз радиотелевидениесе аша тапшырыла. Күп халык уен коралларында уйный белүче, сирәк очрый торган лирик тавышлы җырчы иде Әнәс абый. Бөтен талант ияләре кебек үк ул бик тыйнак, гади кеше булды. Әнәс абый да бу тормыштан иртәрәк китте. Аның бүләк иткән, үзе ясаган кураен әле дә кадерләп саклыйм.


Рәсемдә: сул ягында Әнәс Сабиров, уңда Гарәфи Гаязов. 2007 ел. 13 апрель. Кили авылы.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: