Хезмәт

Балтач Сабан туенда нәни Әхмәтне дә котладылар. Ни өчен?

Район Сабан туенда Алан авылыннан нәни Әхмәт Насыйбуллинга бүләк тапшырдылар.

Ни өчен дисезме? Сабантуй алдыннан иң соңгы туган сабый буларак лаек булды ул аңа. 

Реклама

Айсылу һәм Илнур Насыйбуллиннарның улы 7 июнь көнне дөньяга аваз сала. 3 килограмм 125 граммлы, 54 сантиметрлы малайга әти-әнисе Әхмәт дигән исем куша.

Бәхетләрең түгәрәк, сәламәтлегең ныклы, акылларың камил булып, әти-әни тигезлегендә үсәргә язсын сиңа,сабый. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 июнь 2019 - 20:08
    Без имени
    Амин зур рэхмэт 🙏