Хезмәт

Балтач волонтерлары “Чисталык дәресе” акциясе үткәрделәр

Халыкара озон катламын саклау көне кысаларында, 16 сентябрьдә, Балтач волонтерлары куратор җитәкчелегендә "Чисталык дәресе" акциясе үткәрделәр.

Акциянең максаты: халыкка озон катламын саклау турында мәгълүмәт җиткерү, тискәре йогынты ясаучы факторлар белән таныштыру. Акция барышында волонтерлар халыкка җир шарының чисталыгы символы буларак зәңгәр шар бүләк иттеләр, информацион буклетлар һәм флайерлар тапшырдылар. Агитация плакаты акциянең төп максатының якты күренеше булып торды.
Барлыгы 50 буклет, 70 флайер һәм 30 шар таратылды.
Волонтерлар акция барышында җир шарының озон катламын бозучы факторларны күреп алдылар, халыкны кисәттеләр. Двигателе эшләп торган машина хуҗаларына озон катламына нинди зыян килүенә аңлатма биреп, зәңгәр шар бүләк иттеләр.
Акцияда катнашканнарның фикерен тынлап үткәннән соң, акциянен төп максаты һәм информацион мәгълүмәте халыкка уңышлы җиткерелгән дип йомгак ясалды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: