Хезмәт

Балтач волонтерлары өлкәннәр көненә багышланган чараларда теләп катнаштылар

1 октябрь көнне, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган район бәйрәм чарасында Балтач волонтерлары актив катнаштылар.

Алар "Наз" үзәгендәге өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең шәфкать туташы белән берлектә "Сәламәтлек почмагы"оештырып, өлкәннәргә үзләренең гәүдә авырлыгын һәм кан басымын үлчәргә булыштылар.

Реклама

Шулай ук, патриотик хис һәм ветеран укытучыларга хөрмәт хисе үстерү максатыннан, "Якыннарны котлыйк" исемле акция уздырдылар. Бу акция кысаларында волонтерлар үз куллары белән ясалган үзенчәлекле сувенир агачлар һәм котлау открыткалары ясадылар. Бүләкләр 6 ялгыз яшәүче ветеран укытучыларга өйләренә барып тапшырылды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: