Хезмәт

Балтачны таныткан якташлар-2

Районыбыз юбилее уңаеннан газетабызда Балтачыбызны таныткан якташларны барларга, аларның хезмәтләрен искә төшерергә булдык.

Насыйбуллин Рафис Ибраһим улы – 1956 елның 28 июлендә Иске Салавыч авылында туа. 1973 елда урта мәктәп тәмамлый һәм “Социалистик Татарстан” газетасы исемендәге колхозда эшли башлый. Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлый, “Кама” колхозында баш инженер, хуҗалык исәбендәге ремонт идарәсе (ХРУ) начальнигы булып эшли. Р.Насыйбуллин районыбызның иң актив, иң нәтиҗәле, абруйлы көрәшчеләренең берсе. Ун мәртәбәдән артык район сабан туеның абсолют батыры, биш мәртәбә Казан шәһәренең Совет районы, бер мәртәбә Идел буе районы, биш мәртәбә күрше Киров өлкәсенең Малмыж районы, бер мәртәбә Чуаш Республикасының Батыр районы  сабан туйларының абсолют батыры. Берничә мәртәбә “Ватаным Татарстан” газетасының М.Җәлил исемендәге призына үткәрелә торган  бәйгеләрдә җиңүгә иреште. 1987 елда Татарстан, 1989 елда Россия Федерациясе чемпионы булды.

Нәсыйхов Шамил Габдрәүф улы – Иске Салавыч авылында 1956 елның  28 гыйнваренда туа. Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын “Социалистик Татарстан” газетасы исемендәге колхозда гади колхозчы буларак башлый. Казан ветеринария институтын тәмамлап, халык депутатларының Балтач район Советы башкарма комитетының масса-оештыру бүлеге инструкторы булып эшли. Шушы ук елның көзендә Балтач сөт-май комбинаты директоры итеп билгеләнә. Аның алдагы бөтен хезмәт юлы шушы предприятие белән бәйләнгән. Нәтиҗәле хезмәте өчен Ш.Нәсыйховка “Татарстан Республикасының атказанган азык индустриясе хезмәткәре” исеме бирелә, 2000 елда “Россиянең ел менеджеры” дип таныла.

Нигъмәтуллин Илдус Нигъмәтулла улы – 1932 елның 22 декабрендә Чутай авылында туа. Чутай җидееллык мәктәбен тәмамлый, “Кызыл юл” колхозында, Чепья районы кулланучылар җәмгыяте системасында сатучы булып эшли. Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык рәисенең урынбасары, “Кама” колхозы рәисе, район  авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы – район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. Читтән торып, югары белем ала. И.Н.Нигъмәтуллин халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе, КПССның Саба район комитетының беренче секретаре, “Семеновод” фәнни-җитештерү берләшмәсенең генераль директоры урынбасары, җаваплылыгы чикләнгән “Ромашка” җәмгыяте директоры булып эшли. Унберенче чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш һәм бронза медальләре иясе. “Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”.

Рахман Хәбра (Габдрахманов Хәбибрахман Габдрахман улы) – 1914 елның 26 ноябрендә Яңгул авылында дөньяга килә. Аңа сигез яшь тулганда әти-әнисе үлә, сеңелләре һәм энесе аның кулына кала. Туганнарын туйдыру өчен Хәбра авыл баена эшкә яллана. Ятимнәрне нужадан һәм ач үлемнән балалар йорты коткарып кала. Җиде сыйныф белем алгач, Саба районының Курсабаш авылы мәктәбендә укыта. 1931 елда Казанга килә, Татрабфакта, Казан педагогия институтында укый. Алабуга педагогия училищесында укыта.1938 елның ахырында Х.Рахман Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Ул атаклы Халхин-Гол сугышларында катнаша, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Хәрби хезмәттән кабат Алабугага кайта, татар теле һәм әдәбияты укыта, район газетасы мөхәррире була. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, бәрелешләрнең берсендә авыр яралана һәм 1942 елның ноябрендә үлә. Аның җәсаден Калинин өлкәсенең Максатиха станциясе янында җирлиләр.

Х.Рахманның әдәби эшчәнлеге узган гасырның утызынчы елларында башлана. Шигырьләр һәм очерк-хикәяләр остасы булып таныла. “Шомырт чәчәкләре” повесте тәмамланмыйча кала. Язучы Дибәҗә Каюмова аның тормышына багышлап “Өзелгән шомырт чәчәкләре” повестен яза. “Хәбра исән булса, татар поэзиясенә күп нәрсә бирер иде”, – дип яза С.Хәким.

Сабирҗанов Рәхимҗан Сабирҗан улы – 1916 елның 1 гыйнваренда Салавыч Сәрдегәне авылында туа. Яңгул урта мәктәбендә җиде сыйныф белем ала. Хезмәт юлын туган авылында башлый. 1935 елда Казан кооперация сәүдәсе техникумын тәмамлый һәм Юдино районының (хәзер Яшел Үзән районы) Олы Карауҗа авылы мәдәният йортында эшли.

1939 елда армия сафларына алына, япон империалистлары белән бәрелешләрдә, Бөек Ватан сугышында катнашырга туры килә, туган ягына 1946 елда гына кайта.

Р.Сабирҗанов Казан төзүче инженерлар техникумын тәмамлап дүрт ел мастер була. Кичләрен укып, Казан сынлы сәнгать студиясен, читтән торып, Мәскәү сынлы сәнгать халык университетының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеген тәмамлый.

1953 елдан Татарстан АССР Мәдәният министрлыгының фәнни-методик үзәге каршында һәвәскәр рәссамнар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшенә җитәкчелек итә. Дүрт дистә еллык хезмәте чорында аның 140тан артык шәкерте республика, Россия һәм Союз күләмендәге күргәзмәләрнең лауреатлары исемен яуладылар, дөньякүләм күргәзмәләрдә катнаштылар. Ул үзе дә, сынлы, декоратив сәнгать әсәрләре, рәсемнәр иҗат итеп, күп күргәзмәләрнең лауреаты һәм дипломанты була. “Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” исемнәре иясе, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, берничә сугышчан медаль кавалеры.

Г.Мөхәммәтшинның «Балтач энциклопедиясе» китабыннан файдаланылды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: