Балтачның 5 яшүсмеренә тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды (+фоторепортаж)
Балтач ЗАГС бүлегендә һәр ай саен үткәрелә торган гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 15 июнь көнне танталы рәвештә Балтачның 14 яше тулган 5 яшь гражданына паспорт тапшырылды.
"Яшүсмерләр өчен паспорт алу бер яктан мәртәбә, горурлык булса, икенче яктан, зур җаваплылык, күпмедер бурычлар да өсти. Иң мөһиме - Ватаныбызга хезмәт итү, аны ныгыту, үстерү һәм киләчәге турында кайгырту. Сез бүгеннән башлап Илебезнең, туган җиребезнең җаваплы хуҗалары булып санала башлыйсыз. Шуңа күрә дә бүгенге яшь буынга тормышта бар нәрсәгә ирешүләрен телибез, мәктәптә алган белемнәре киләчәктә үзләре теләгән кызыклы һөнәр сайларга, алган белемнәрен файдалана алырлык өлкәдә эшләргә, дөрес хезмәт юлы сайларга булышсын иде дигән теләктә калабыз", - диде районның ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин яшүсмерләрне тәбрикләп.
Әлеге вакыйга "Россия көне" уңаеннан оештырылды. Миграция хезмәтенең район бүлеге хезмәткәре Фәйрүзә Минһаҗева бу мөһим дата уңаеннан яшь балтачлыларны Россиянең хокуклы гражданы булулары белән ихластан котлап, паспорт тапшырды. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге методисты Айсылу Нуриева исә "Россия көне" уңаеннан, яшь гражданнарның күкрәгенә дәүләт символын хәтерләткән ак, зәңгәр, кызыл төстәге "триколор" тасмаларын беркетте. Әлеге тантана Илебез гимны һәм истәлеккә фотога төшүләр белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев