Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Балтачның профессионал тарихчысы – Равил Фәхретдинов.

Ул студент вакытта ук археологик экспедицияләрдә актив катнашкан. Диплом алганнан соң, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының археология бүлегендә аспирантурада тәмамлаган.

Аннары тулаем фәнни эшкә чумган. Башта остазы Альфред Халиков җитәкчелегендә эшләгән. Аннары үзе мөстәкыйль рәвештә татар тарихын өйрәнә башлаган.
Тарихчы галимнәр күп. Әмма археографлар һәм археологлар сирәк. Археограф ташларда, пергаментта һәм кәгазьләрдә сакланган борынгы язмаларны өйрәнә. Археолог исә җир актара. Көрәк белән түгел, ә ун бармак белән төрле гасырларда, төрле мәдәни катламнарда яшеренеп калган эзләрне бөртекләп тикшерә.
Якташыбыз Равил Фәхретдинов китапханәләрдә һәм мирасханәләрдә генә утырмый. Нәкъ менә шундый археогаф һәм археолог була да. Ул дистә еллар буе Бөек Болгарыбызда, егерме елдан артык Иске Казан хәрәбәләрендә казынган галим. Студентлар һәм бу юнәлнштә эшли торган яшь галимнәр белән башкарган эшләрен санап чыгу һич мөмкин түгел. Аның эшчәнлеге Бөек Болгарыбыздагы 1855 археологик корылманы, шул исәптән 159 шәһәрчек, 3 калкулык, 873 торак пункт, борынгы ташлары булган 53 зират, болгар чорына карага 122 әһәмиятле табылдык һ.б. белән бәйле.
Борынгы татар эзләрен өйрәнеп кенә калмаган ул. Шул чорга караган архитектура-төзелеш корылмаларын күз алдына китереп, аларны торгызу (реконструкция) эшләрен башкаруны да оештырган. Биектау районындагы Иске Казан музей-заповедникта булганыгыз бармы? Аны шушы хәлгә китерүдә якташыбыз, тарих фәннәре докторы Р.Фәхретдиновның хезмәте белән чиксез горурланабыз. Аның 200гә якын басма хезмәте, шул исәптән 30дан артык китабы (фәнни монографияләр, фәнни-популяр катаплар) калды. Ул урта мәктәп, лицейлар һәм гимназияләр өчен «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» дәреслеге, шушы фәнне укыту өчен методик һәм күрсәтмә әсбаплар иҗат итте. «Татарстан һәм татар халкы тарихының атласы» дигән тиңе булмаган алты томлык хезмәтне төзегән авторлар коллективының җитәкчесе дә ул булды. Алтын Урданың төньяк олысы археологик истәлекләренең тулы җыелмасын төзеп, бастырып чыгарды.
Олы галим буларак, ул милләтебез өчен бик тә кирәкле фәнни-популяр китаплар язуны, фәнни публицистиканы яңадан аякка бастыручы да. Халкыбыз тарихы, җыр-моңы, гамәли сәнгате турында матур әдәби тел белән язылган китаплары бар аның. «Җырчы», «Ташлар моңы», «Кичке азан», «Татар углы татармын», «Шәһри Болгар», «Татар тарихы (кыска басма)» һ.б. әнә шундыйлардан. Равил әфәнде актив җәмәгать эшчәнлеген һичкайчан туктатмады.
Туксанынчы елларда милли хәрәкәттә кайнады, Сөембикә манарасына ай кую мәсьәләсен күтәрүчеләрнең алгы сафында булды. Сосна Пүчинкәсе авылында Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберен ачыклауны һәм шунда таш куйдыруны ул оештырды. Балтачта Җәмиг мәчете ачылгыч, ул республика матбугатында беренчеләрдән булып, "Шушма өстендә азан авазы" дигән язма бастырды. Балтач үзәгендәге Мортаза бай йорты Дәүләт банкы һәм икмәк кибете булудан бушагач, биредә "Балтач музее" оештыру уе белән янып йөрде. Бинаның үзе үк тарихи ядкарь булганлыгына басым ясады. Һәр район үзәгендә туган якны өйрәнү музее булганлыгын искәртте. Кызганыч, аның бу теләге тормышка ашмады. Бина булу гына җитми. Чепьядагы, Карадугандагы кебек, урында фидакарь тарихчы-энтузиаст булуы, аның дистә еллар дәвамында экспонатлар туплауны оештыруы, эзлекле эзләнү процесслары алып баруы кирәк шул.
Галим "Балтач тарихы" китабын тудыру буенча да эш башлаган иде. Әмма аны да ахырына кадәр эшләп бетерә алмады. Әйтүләре буенча, ул беркем алдында да боргаланмаган, үзе салган сукмак буйлап татар тарихын өйрәнүен дәвам иткән. Балтач төбәге үстереп биргән, республикабызның профессионал, бөек тарихчысы буларак, бер ел элек ул үзенең мәңгелек йортына китеп барды.
Р.Г.Фәхретдиновның фәнни эшчәнлеге хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. Ул Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Һади Атласи исемендәге премиянең беренче лауреаты. Без, балтачлылар, аның белән горурланырга хакыбыз бар.
Аның хезмәтләрен олылап, исемен халык хәтеренә теркәп куйсак начар булмас. Ул укыган мәктәптә аңа багышланган истәлек почмагы бармы, анысын әйтә алмыйм. Ә менә Балтач бистәсенең бер урамына аның исеме бирелсә яхшы булыр иде. Сез ничек уйлыйсыз, җәмәгать?
Рәсемдә: Иске Казан тыюлыгыннан бер күренеш һәм Р.Фәхретдинов фотосы.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250