Хезмәт

Балтачның әтиләр союзы ныклы

Балтачта 5-6 еллар элек әтиләр союзы оешты. Аның җитәкчесе итеп үзе дә күп бала атасы Булат Зыятдинов, ә урынбасары итеп Рафис Хәкимов сайланды.

Әлегә мондый союз барлык районнарда да юк икән, шуңа да Татарстанның Әтиләр советы җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев республикада әтиләр хәрәкәтен үстерергә - һәр районда Әтиләр советы төзергә дигән бурыч куйды.

- Әтиләр советы сүздә генә калмасын, - дип кисәтте Васыйл Шәйхразиев Казанда уздырылган әтиләр җыенында. - Бүген җәмгыятьне борчыган демография, гомер озынлыгы, балаларны тәрбияләү, гаиләнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен чишүдә әтиләр зур роль башкарырга тиеш.
Бүгенге көндә Татарстанда 38 ялгыз ата 55 бала үстерә икән. Ә мондый әтиләр Балтач районында 20, дип белдерде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.
Фото: balkhash

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: