Балтачта 89 яшьлек Клара Рамазанова да "Җиңү диктанты" язды (+фоторепортаж)
Балтачлылар бүген Җиңү көнен якынайттылар.
Бүген Балтач урта мәктәбендә "Җиңү диктанты" яздылар.Чарада 50 кеше катнашты. Араларында мәктәп укучылары да, төрле һөнәр ияләре дә, өлкәннәр дә бар иде. Балтачта яшәүче 89 яшьлек Клара Рамазанова да "Җиңү диктанты" язарга үзе теләп килгән.
- Әлеге чарада катнашып, үземнән зур өлеш кертәсем килде. Җиңү хакында искә алуыбыз әлеге бәхетле көнне якынайткан райондашларым рухына дога булып барып ирешсен, - ди Клара ханым.
"Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк", ди халык мәкале. Яшь буын тыныч тормышның нәрсә барәбаренә яулап алынганын белеп үсәргә тиеш. Мондый акцияләр исә аларга тарихи чыганакларны өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек , ди чараны оештыручылар.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев