Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

“Балтачта акыллылар яши”

Казанның 18нче шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров

(үзеннән тыш, ике кызы, ике кияве дә фәннәр кандидаты, өченче кызы белән кияве дә шул фәнни биеклекне яуларга әзерләнә) белән беренче тапкыр очрашып һәм танышып, ул минем Балтач районыннан икәнлегемне белгәч, "Балтачта акыллы кешеләр яши" дип әйтеп куйды. "Һәм юаш кешеләр" дип өстәдем мин, бер җавапсыз каласым килмәгәнлектән генә. Ә үзем "Бездән кемнәрне белә, кемнәргә карап тулаем район кешеләренә шундый әйбәт бәя бирә икән бу мөхтәрәм зат?" -дип уйлап куйдым.
Яшьтәшем һәм Карадуган җидееллык мәктәбендәге сабакташым Азат Зыятдинов белән аның дуслыгы мәгълүм үзе, Түбән Каманың "Нефтехим"ында берсе лаборатория мөдире, икенчесе шундагы хастаханәнең хирургы һәм баш табибы булып эшләгәннәр. Бергә төшкән фоторәсемнәре дә күзгә чалынган иде. Татарстан парламентындагы депутатлыклары да бер үк елларга туры килгәндер, бәлки. Ихтимал, Рөстәм әфәнде Азат яшьтәшнең Сәйдәш, Бакый абыйлары белән дә таныш булгандыр. Шулай да бер гаиләгә карап кына "Балтачлар..." дип сөйләмидер ул. Ярый, аның әйбәт танышлары янына якташ шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшинны да өстәдек ди. Чөнки "Керим әле урманнарга" исемле җырны "безнең гаиләнең кайгылы гимны" дип атаган икән ("Хезмәт" газетасының 11 март санын кара), үзе дә һәм тагын алты бертуганы да шигырьләр-җырлар язгалаган, җырларга яраткан Рөстәм Бакиров танылган шагыйрь Гарифҗан Садыйк улын күреп белмәсә, ишетеп булса да беләдер, аның Балтачта яшәвеннән дә хәбәрдардыр.
Рөстәм әфәнденең машинасында хастаханәдән аның Мәрифә апасы (әтисе Сәйфулланың сеңлесе) яшәгән йортка барганда һәм аннан кире кайтканда да Балтач кешеләре хакында сөйләшкәләдек. Аның Балтачны акыллылар итеп күрсәткән танышлары арасында бертуган Рәшит һәм Рафис Ильясовлар да бар икән. Ялгышмасам, аларда булганым да бар, диде шикелле. Мин Ильясовларның ярдәмчел дә булуын, Рәшит Мәгъсум улының бервакыт миңа да нык кына булышуын әйткәч (андый эшләр онытылмый бит), "безнең уртак танышлар да бар икән"- диде үзе дә кешеләргә ярдәм итә алуына куанып яшәүче киң күңелле табиб.
Рим Ибраһим улы Зариповны да искә төшердек, аның Татарстан Югары Советына депутат булып сайланырга соңгы омтылышының уңышсыз чыгуын үкенеч белән телгә алдык без. Матбугат аша аңа ярдәм итәргә мин ахыргы көнгә кадәр тырышкан идем, югыйсә. Күңел төшүләре үтеп бераз тынычлангач, сайланмавым әйбәт тә булды әле, дигәнен дә хәтерлим. Җимерелүгә дучар ителгән авыл хуҗалыгын бәләкәй республиканың бер депутат акылы гына барыбер саклап кала алмаган булыр иде шул.
Рөстәм әфәнденең чордаш коллегалары - табиблар арасында да Балтач кешеләренең булганлыгын яки әле дә барлыгын әйтеп гаҗәпләндермәкче идем дә, сәламәтлек саклау өлкәсендә берничә дистә ел йөзеп эшләгән, искиткеч аралашучан үткен мишәр улын гаҗәпләндерерсең, бар. Ул Илдар Шамил улы Сираҗиевны да, Рамил Рим улы Зариповны да, Айрат Әхәт улы Фазылҗановны да әллә кайчан якыннан белгән икән, ләбаса. Фән кандидаты Айрат Әхәт улы белән, берсе рәис, берсе секретарь буларак, ниндидер бер комитеттамы, комиссиядәме эшләп алырга да туры килгән. Исән-сау эшләсә, үсәсе егет иде, ди. Көенечебезгә күрә, кайбер чирләр каршысында медицина көчсезрәк шул әле. Рөстәм әфәнденең мәктәп директоры булып эшләгән бертуган энесен дә шундый чир якты дөньядан алып киткән.
Якташлар хакында чит кеше авызыннан юньле сүз ишетү күңелле, әлбәттә. Макталган Балтач кешеләре кебек чып-чын акыллы буласы килеп куя хәтта. Түрәләребез һәм кинәт кенә тормыш тоткасына әверелгән үзара байларыбыз да шушы халыкка лаек акыллы, хәтта халыктан да акыллырак һәм миһербанлырак булсалар иде, дип теләргә генә кала.
Берара партиянең Сарман райкомының беренче секретаре, аннары Татарстан авыл хуҗалыгы министрының икътисад һәм финанс эшләре буенча урынбасары булып эшләгән, хәзерге Мамадыш, элекке Тәкәнеш районы тумасы булган Миннәхмәт абый Кашаповтан да Балтач кешеләре хакында бик әйбәт сүзләр ишеткәнем бар иде. Аның белән башта телефоннан сөйләшкән идек, мин Казан хастаханәсендә ятканда, хәл белергә һәм бераз сөйләшеп утырырга, дигән сылтау белән, күчтәнәчләр күтәреп, үзе дә килеп җитте. Әмма Миннәхмәт ага Балтачлыларны, нигездә, бер генә кеше - Марат Готыф улы Әхмәтовка охшатып кына күз алдына китерә.
Әйе, акыллы һәм эшлекле Марат әфәндене без дә, күп кенә читләр дә нәкъ менә Балтач кешесе дип беләбез. Урта мәктәпне шушы районда тәмамлавы да, институттан соң хезмәт юлын биредә башлавы, шушында канат ныгытып, олы хакимияткә юл алуы да, иң четерекле чорда Татарстан парламентына, бик көчле көндәшләр арасыннан, нәкъ менә Балтач халкы тарафыннан сайлануы, ниһаять, Балтач кияве булуы да аны тулаем диярлек безнеке дип хис итәргә мөмкинлек бирәдер. Без белгән елларда аның Хәсәншәех авылы да Балтач районыныкы иде бит. Миннәхмәт ага Марат Әхмәтов белән аның Балтачта эшләгән чагында күреп танышкан.
Миннәхмәт ага Кашаповның "Шәхесләр: язмышлар балкышы" исемле китабында да (бу аның өченче китабы, инде дүртенчесе дә языла, дип аңладым) Әхмәтовлар зур хөрмәт белән сурәтләнгән.
Фото: http://kempo-art.ru/stati/baltasinskii-raion/baltasi.html

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250