Хезмәт

Балтачта торак төзелеше программалары эшли (сәхифә)

Өч айда өйле Кирпечтән салынган, әмма шулай да эчкә үткәндә үк яңа агач исләре борынны рәхәт кытыклаган җылы, якты өйнең түрендә, мул табынлы өстәл башында утыручы Разия апаның күзләре: гомерең булгач, менә шушындый бәхетле мизгелләрне дә күрәсең икән ул дип, бәхеттән балкыйлар иде.

Моннан ун ел элек вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйниятулла аганың тол хатыны буларак лаек булган ул бу өйгә. Сельхозтехниканың «Стройсервис» җәмгыяте быел май аенда нигезен салып, инде менә кеше яшәрлек хәлгә җиткергән. Тырыштылар, Ходай сәламәтлектән аермасын, гаиләләре белән тигез, матур яшәсеннәр, рәхмәт барысына да, ди Разия апа. Яңа өй белән котлап килгән социаль тәэминат бүлеге хезмәткәрләренә дә, Норма җирле үзидарәсе башлыгы Фәрит Абдрахмановка да изге теләкләр тели. Разия апа Нормабашта төпчек кызы Рәкыйбә тәрбиясендә яшәгән.

Яңа өйдә дә аның гаиләсе белән бергә гомер итәчәк. 92 яшендә урамнарга чыгып йөри алмый инде. Шушы якты, матур өендә балалар, оныклар һәм оныкчыклар җылысын тоеп тагын бераз яшәп булмасмени ди. Булыр, ник булмасын. 7 бала тәрбияләп үстергән алар. Өлкән кызы Рауза гына вакытсызрак китеп барган. Калганнары исән-сау. «Әни» дип өзелеп торалар. Бик туганчылыклы, бер-берсенә ярдәм итешеп, тату, тигез яшиләр. Өй туена 6 кыз арасында бердәнбер малай булган улы Нәкыйп тә хатыны белән килгән. Рәфыйканың кызы Алсу улы Адел белән өйне тулыландырып йөриләр. Балалы йорт ямьле йорт шул.

Түзмәдем Разия апаны оныгы һәм оныкчыгы белән рәсемгә төшереп алдым. Һәм килгән барлык балалары, кунаклар, барыбыз бергә хуҗабикә әзерләгән матур, пөхтә табында беренче «өй туен» үткәрдек. Аңа кадәр Балтачта яшәүче Вәгыйз Сәлахов гаиләсендә шундый тантанада булган идек. Вәгыйз бәкегә төшеп, 14 яшеннән инвалид кала. Аннан Казанда укыганда трамвай бәрдереп тагын шул аякларына зыян килә. Шул еллардан бирле Вәгыйзгә хәрби офицер улы буларак инвалидлык пенсиясе билгеләнә. Әтисе - совет армиясе офицеры, Бөек Ватан сугышы инвалиды, күп орден-медальләр кавалеры Шәйхи агага рәхмәтле ул моның өчен. Һәм менә хәзер «әтисе йогынтысы» белән өр-яңа өйле дә булдылар. «Юмарт» ширкәте яз көне төзи башлап, өч ай дигәндә ачкычны хуҗаларга тапшырды.


Ә «Стройсервис» җәмгыяте быел шушы чорда тагын берьюлы ике гаиләне бәхетле итте. Балтачта Карл Маркс урамында Минрауза Хәбибрахманова белән Факия Хафизова өчен йортлар төзеп файдалануга бирделәр. Минрауза Чепьяда яшәгән, шунда эшләгән, малае Газинур тәрбиясендә тора. Факия Тау Зары авылы кешесе. Икесе дә сугыш ветераннарының тол калган хатыннары буларак шулай өйле иткәннәре өчен бик рәхмәтле.
Рәсемдә: Разия апа оныгы һәм оныкчыгы белән.


Намус саклап калдым


- Өйдән чыгар хәл юк, авылдашлар «сугышта булмагансыңдыр, булсаң сиңа гына машина бирми калмаслар», - иде дип йөрәкне теләләр. Авыл агае «фронтовикларга тиешле машинаны үзләре китереп бирерләр» дип уйлаган, намус саклап артыннан йөрмәгәннәр. Ә исенә килгәндә соң була, инде ул программа тукталган.
Әнә шуңа бик нык гарьләнә икән ветераннарыбыз. Ә болай тормыштан канәгать. Туган авылы Түнтәрдә читтән кайткан малае тәрбиясендә яши. Кияүгә чыгып, үз тормышлары белән яшәүче кызлары Фәридә, Фәнирә килеп-китеп, булышып торалар.


- Хатынымны моннан 5 еллап элек гүргә иңдердем. Аннан башка тора алмам дигән идем. Ходай гомер биргәч, балалар, оныклар белән аралашып бик рәхәт яшим әле, - ди Вагыйз ага Газизов. - Менә районнан 90 яшьлегем белән дә котларга килгәнсез» - дип сөенә.
Бөек Ватан сугышыннан «Сталинград оборонасы өчен», Белоруссияне, Кенигсбергны азат иткән өчен медальләре, «Кызыл Йолдыз» ордены белән кайта ул. Авыл советы җитәкчесе, озак еллар шофер булып эшли. «Хезмәт ветераны» медале белән пенсиягә чыга.


- Машинасы булмаган икән, булмаган инде. Аннан башка да яшәү рәхәт әле, программа буенча салган өйдә яшим - ди ул. Җәй көне чордашы, шулай ук сугыш ветераны Таһир Сафиуллин туган авылына кайта. Озак-озак аның белән гөрләшеп утыралар. (Таһир ага кышын Балтачтагы малаенда яши икән). Балтачта, илдә нинди яңалыклар бар, ипи, газ бәяләре, политикасы... берсе дә калмый. Үткәндәге авыр еллар турында искә алырга бик яратмый алар. Ачлык булмасын, сугыш булмасын. Кыенлыкларның калганы болар янында вак-төяк аның дигән фикердә Вагыйз ага.
Гомер ничек яшәсәң дә үтә. 90 яшьлек юбиляр аның матур, рәхәт якларын ешрак искә алырга ярата, зарланмый, бәлки озын гомер дә аңа шуңа бирелгәндер.


Юбиляр куанычы

Реклама


Бәхет нәрсәдә ул дип сорасаң, иң элек балаларда дип җавап бирер Тәскирә апа Хөснетдинова. Менә бүген 90 яшьлек юбилеенда да ничек матур итеп утыра ул. Ак яулыгы астына кача алмый калган чал чәчләре аның тирән тормыш буразналары бизәгән мөлаем йөзен тагын да матурлый. Гомер юлында мондый хөрмәтләүләрне күп күргән булса да, үзеннән әле һаман да татар хатыннарына хас табигый оялчанлык, ниндидер читенсенү бөркелә. Төпчек кызы Нәкыя белән өлкәне Тәнзилә нинди матур табын әзерләгәннәр.

Үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән кунаклар алдында менә мин нинди рәхәттә яшим дип утырырлыгы бар Тәскирә апаның. Кайчандыр үзе укыткан училищедан - Үрнәктән дә килгәннәр. Килмичә! Тормыш иптәше Гәрәй дә (мәрхүм инде), Тәскирә апа үзе дә монда игелекле хезмәт куйган, зур абруйга лаек укытучылар булган ич.


Гәрәй ага белән 7 бала тәрбияләп үстергән алар. 2 малай, 5 кыз. Балаларының барысы да исән-саулар, барысы да әни дип өзелеп торалар. Барысы да белемле, күбесе әти-әниләре кебек укытучы. Менә шуларның бәхете, куанычы, игелекле эшләре гел яшәргә өнди, озын гомер бирә апага. Әнә Үрнәктә укытучы төпчеге Нәкыя көн саен әнисе янына Балтачка кайтып йөреп эшли. Әнисе догалар укып озатып кала, каршы ала. «Бәлки шуңадыр да эшкә соңга калганым юк, кайтканда да яхшы кешеләр генә очрый», - ди Нәкыя. Шулайдыр, әниләрнең догасы да, каргышы да кабул була дип юкка әйтмиләр. «Сак-сок» бәетен генә күр. Тәскирә апа балаларының бу яктан кайгысы юк. Чөнки һәркайсы яхшы, игелекле кешеләр, Тәнзиләсе дә, Фирая, Флюра, Наиләсе дә, Илсур белән Мансур да олы җанлы, әниләренә сөенечле хәбәрләр генә җиткереп торалар. Инде барысы да үзләре пенсиядә булсалар да - әни булганда нинди рәхәт, яшәсен иде әле дип торалар. 10 оныгы, 11 оныкчыгы бар хәзер Тәскирә апаның. Куаныч-юаныч та, бәхет-шатлык та алар юбиляр әби өчен.



Әби сөенече

Төскә чибәр, эшкә уңган Фатыймага кызыгучы егетләре дә, аларга үзе күз атып йөргәннәре дә күп иде. Ләкин бер мизгел - сугыш бөтенесен җимерде. Авылдагы ир-егетләр бер-бер артлы фронтка китеп, шунда ятып калдылар. Һәм Фатыйма кебек ялгыз мендәр кочаклап моңланучы кызлар аз булдымени ул елларда. Фатыйма ялгызлыгын эш белән җиңде. Көче бар чакта колхозда хезмәттә булды. Олыгайган көнендә бер-беребезгә иптәш булырбыз дип хатыны үлеп тол калган бер агайга кияүгә чыгып та карады. Ләкин бабайның да гомере аз калган икән, ярты ел гына торып калдылар, үлеп китте. Шулай да Фатыйманың кияүгә чыгып алуы нәтиҗәсез калмады.

Бабайның туганы Хатирә исемле хатын «әйдә бергә яшик», - дип Фатыйманы үзләрендә торып калырга күндерде. Рәхәт яшәделәр. Әмма 20 ел элек Хатирә дә гүр иясе була. Менә шуннан бирле бер ялгызы көн итә инде Фатыйма. Хәер, ялгызы дисәк, авылдашлары, күршеләре алдында гөнаһлы булыр идек. Аңа ярдәм итеп булышып йөрүчеләр күп була.


Инде олыгайган көнендә дә ярдәмче табыла Фатыйма апа Мотыйгуллинага. Хатирәгә туган тиешле кешеләр ярдәмгә килә. 30 ел Борнак хуҗалыгында механизатор булып эшләгән Миңнефәрт Зыятдинов эшен ташлап, социаль тәэминат бүлеге аша әбине тәрбияләргә алына. Өйләре ерак түгел. Көнгә 4-5 тапкыр килеп чәен эчереп, ашатып тора. Мунчага алып кайталар. Быел 8нче сыйныфка күчкән кызлары Зөбәрҗәт белән юынып чыга икән әби. Миңнефәртнең фельдшер булып эшләүче хатыны Нурзидә өчен дә әби бик якын, аңа сырхаулап ятарга ирек бирми, дәвалап, тәрбияләп тора.


Яшьлегендә кияүгә чыгып, балалар үстереп, олыгайгач алар тәрбиясен тоеп яшәргә насыйп булмаса да, тормышыннан зарланмый ул. Үзен караучыларга, авылдашларына бик рәхмәтле. Аны хөрмәтләп районнан 90 яшьлек юбилее белән котлап килүчеләргә дә эчкерсез шатлыгын белдерде. «Ялгыз түгел мин, хәзер тәрбияләп торучылар да, вакыт җиткәч, соңгы юлга кадерләп озатучыларым да бар», дип сөенә ул.
Рәсемдә: Фатыйма әби үзен тәрбиягә алган авылдашы Миңнефәрт Зыятдинов белән.

Сәхифәне Хәлил НӘКЫЙПОВ әзерләде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: