Хезмәт

Балтачыбызны таныткан якташлар

Алар бик күп һәм барысын да берьюлы искә алып бетерү дә мөмкин түгел.

Районыбыз юбилее уңаеннан газетабызда Балтачыбызны таныткан якташларны барларга, аларның хезмәтләрен искә төшерергә булдык.

Исрафилов Сәйдәш Мәгъсүм улы – Пүскән авылында 1947 елның 28 декабрендә туа. Балтач урта мәктәбен, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Тимирязев исемендәге колхозда инженер-механик, баш инженер булып эшли.

1975 елда С.Исрафилов әлеге колхозның рәисе итеп сайлана һәм хуҗалыкны 1984 елга кадәр җитәкли. 1984 елда халык депутатларының Мамадыш район Советы башкарма комитеты рәисе итеп тәкъдим ителә. 1986 елда кайтып кабат Тимирязев исемендәге колхозны җитәкли. 1999-2003 елларда  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, “Татхлебопродукт” компаниесенең  генераль директоры булып эшли. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә.

Реклама

Мазһаров Әхмәт Мазһар улы – 1943 елның 1 гыйнваренда Сосна авылында туа. Балтач урта мәктәбен, Казан химия-технология институтын тәмамлый. Хезмәт юлын 1965 елда Куйбышев шәһәрендәге синтетик спирт заводында аппаратчы булып башлый. Смена башлыгы, цех начальнигы урынбасары була. Мәскәү химия-технология институты аспирантурасын,   фән кандидаты диссертациясе яклап, тәмамлый. Техник фәннәр докторы, профессор. Татарстан Фәннәр академиясенең хакикый әгъзасы (академигы). Казандагы Бөтенроссия углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтының фәнни лабораториясе мөдире, директоры урынбасары, директоры булып эшли. “Нефтехимия” фәнни журналының редколлегия әгъзасы, нефть эшкәртү һәм нефтехимия проблемалары буенча Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми советы рәисе. Матбугатта басылган  йөздән артык фәнни хезмәт, күп кенә уйлап табулар, патентлар авторы. Дөньяда беренче булып Ә.Мазһаров тәкъдим иткән Тенгиз нефтен селектив демеркуризацияләү процессын АКШның “Шеврон” кампаниясе 1995 елда производствога кертте. Зур практик әһәмияткә ия булган фәнни хезмәтләре өчен Ә.М.Мазһаров “Почет билгесе”  ордены белән бүләкләнә. “Татарстан Республикасының атказанган химигы”, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Мостафин Рәшит Шәкүр улы – 1946 елның 4 гыйнварында Сосна авылында туа. Аңа җиде яшь тулгач, аларның гаиләсе Казан шәһәренә күченә. Шушында ул җидееллык белем ала, Казан музыка училищесын, Казан мәдәният институтының дирижерлык бүлеген тәмамлый. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянчы, музыкаль оркестр җитәкчесе һәм баш режиссеры булып эшли. “Татарстан АССРның халык артисты”.

Мөхәммәтҗанов Мәгъсүм Абдулла улы – 1931 елның 17 гыйнваренда Балтач авылында туа. 1949 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1949-1951 елларда Карадуган, Яңгул мәктәпләрендә география, биология укыта. 1951-1955 елларда Совет Армиясендә диңгезче булып хезмәт итә. Армия хезмәтеннән соң ул үзенең тормыш юлын мәктәп белән бәйли. 1955 елда Кили мәктәбендә укыта. 1956 елда М.Мөхәммәтҗанов Балтач урта мәктәбенә килә һәм хезмәт юлының ахырынача шушы зур, иҗади коллективтан аерылмый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география бүлеген тәмамлый. 1962-1980 елларда класстан тыш тәрбия эшләре буенча мәктәп директорының  урынбасары була. Күп еллар дәвамында районыбыз тарихын  өйрәнү, барлау, туплау өстендә актив эшли. Күпсанлы китаплар авторы. Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” билгесе иясе.

 

Г.Мөхәммәтшинның «Балтач энциклопедиясе» китабыннан файдаланылды

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: