Хезмәт

Балтачыбыз урамнарын ямьләндерүдә катнашучы эшмәкәрләр саны быел тагын да артты

Җәй җиттеме, Балтачыбыз урамнары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә.

Торак коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән тудырылган матурлык күзләрне иркәли, күңелләргә рәхәтлек бирә. Быел исә алар сафына бистәбезнең берничә эшмәкәре дә кушылды. Фәнис Шәрипов белән Рәсимә Сәгыйтовалар кибет территорияләрендә клумбалар ясап, аларны матур чәчәкләр белән бизәде. Хәзер исә үзәктә яшәүчеләрне генә түгел, Каенлык ягындагыларны да эшкә барганда һәм кайтканда чәчәкләр патшалыгы каршы ала, озатып кала.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: