Балтачка Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры килде. Ни өчен? (+фото)
Киңәшмә тәмамланганнан соң Эльмира Әмир кызы » Ватанны саклаучылар паркы»нда булды.
Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова килде.
Министр социаль тармак, мәгариф, сәламәтлек, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләр һәм спорт, эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Хәрби операция барышында һәлак булган, мобилизацияләнгән райондашларыбызның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм чаралары белән танышты.
Киңәшмә тәмамланганнан соң Эльмира Әмир кызы " Ватанны саклаучылар паркы"нда хәрби операция барышында һәлак булган Илдар Галиев һәм Рафил Гайнетдиновлар хөрмәтенә куелган истәлек ташларына чәчәкләр салды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев