Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «Кичке уен» гөрләде (фото, видео)

Чарада СМУ микрорайонында яшәүчеләр генә түгел, ә башка җирдә яшәүчеләр дә катнашты.

«Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Төзүчеләр урамында урнашкан балалар мәйданчыгында «Кичке уен» үткәрде.

Әлеге чарада СМУ микрорайонында яшәүчеләр генә түгел, ә башка җирдә яшәүчеләр дә катнашты.

Соңгы елларда матур традициягә әйләнеп киткән «Кичке уе»ны бигрәк тә өлкән буын кешеләре зарыгып көтеп ала һәм рәхәтләнеп күңел ача. «Йөзек салыш», «Капкалы», «Яулык», «Парлашып калу», «Йозаклы» уеннары әлеге кичнең чын бизәге булды

Урамны моңлы тавышлары белән тутырып, рәхәтләнеп җырладылар да, биеделәр дә. Әлеге чараны читтән генә күзәтеп торган балалар өчен «Кичке уен» элеккенең калдыгы булып тормасын, ә әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне сакларга теләү теләге тудырсын иде. Чөнки әлеге гореф-гадәтләр безнең иң зур байлыгыбыз бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев