Хезмәт

Банк кунаклар җыйды

Балтач бистәсендә урнашкан «Россельхозбанк»ның (телдә шулай гына йөртәбез) районыбызда тамыр җәюенә дә 6 ел үткән.

Банк идарәчесе Кадрия ханым әйтмешли, эшчәнлекләренең беренче елында берәмтекләп җыйган клиентлардан башлап, бүген әнә ничек халыкка ипләп кенә хезмәт күрсәтәләр. Үземә дә әлеге банкка аның ачылган көненнән үк мөрәҗәгать итәргә туры килде. Терлек сатып алырга уйласаң, каралты-кураңны төзекләндерү яки яңадан салу өчен бик тә уңайлы авыл хуҗалыгы кредитлары тәкъдим итәләр алар. Өлкәннәр көне уңаеннан, әлеге банк үзенең даими өлкән клиентларын мул сыйлы бәйрәм табыны артына җыеп кунак итте. Бик күңелле итеп утырдык. Безгә күрсәткән хөрмәтләренә гаять тә күңел булды. Эшләре уң булсын!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: