Хезмәт

Бар күңелләрдән дә җылы...

Казан арты һәр татар кешесе өчен якын, кадерле, җырлы-моңлы төбәк. Шиһабетдин Мәрҗани үзенең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»ында аны юкка гына «ак як» дип атамаган. Менә шушы якты төбәкнең иң төньягында, Мари Иле Республикасы чигендә урнашкан Сосна пүчинкәсе авылы бар. Балтач районы җирлегенә кергән менә шушы кечкенә авыл изге...

Мин монда еш киләм. Ымсындыргыч язларда да, назлы җәйләрдә дә, моңсу көзләрдә дә. Ялгызым гына изге ана кабере янына басып каберстан гамен тыңлыйм. Чуар кошларның чыркылдашуы да, сискәндергеч козгын кычкыруы да, инде картайган зират агачларының сызланып уһылдавы да башкача - серле монда. Елның һәр фасылында шулай. Алар уйландыра, сызландыра, моңландыра. Бибимәмдүдәнең кыска һәм бәхетсез гомере, сабый Габдуллаҗанның «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» дип өзгәләнеп кычкыруы да башкача кабул ителә биредә. Алар яңартып, тере-җанлы манзара булып бер-бер артлы тезелеп күз алдыннан үтә. Халкыбызның күп гасырларга сузылган фаҗигале язмышы йөрәкне сыза. Монда кичергәннәр айлар дәвамында күңелдән китми, күңел шунда туган бихисап сорауларга җавап эзләп гаҗизләнә, сыкрый, бәргәләнә. Әнә шул кичерешләр тоныклана башлау белән күңел тагын шунда тартыла.
1992 елның маенда районыбызда татар әдәбияты көннәре уздырылды. Берничә дистә язучыларыбыз, шагыйрьләребез катнашты анда. Олы әдипләребез дә күп иде - Аяз Гыйлаҗев, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Илдар Юзеев... Алар берсе дә бу дөньяда юк инде. Я Раббем, нинди шәхесләр!
Бәйрәм кунаклары белән шушында килгәнебез хәтердән һич җуелмый. Әле генә гөр килеп торган дистәләгән кунакларның тып-тын калып озак басып торуы истә. Юлга кузгалгач та озак сакланды әле ул тынлык. Матур яз көне. Кем тәрәзәгә баккан, кем үз алдына карап уйга чумган. Мөхәммәт абый Мәһдиев иң соңгы булып кузгалды изге ана кабере яныннан. Шул ук елның көзендә булса кирәк, Мөхәммәт абый килеп керде бүлмәмә. Өйлә узган иде инде. Мин бу хәлгә бераз аптырап-сәерсенеп тә калдым. Күрештек. Хәл-әхвәл сорашты. Һәм озакка сузмыйча: «Гарифҗан, вакытың бармы, Мәмдүдә абыстай янына барып кайтыйк әле!» диде. Озак басып тордык без анда. Көзге сыек көн. Әз генә яңгыр төтәп тора. Ә ул тора, селкенми дә. Ара-тирә көрсенеп тә ала. Мин аның өчен борчылып та куям, әмма уйларыннан бүләрмен дип эндәшергә базмыйм. Соңыннан мин аны Арчага озатып куйдым. Ул гел тирән уйлануда булды. Аның шулай тагын берничә мәртәбә килгәнен, бергәләп Мәмдүдә абыстай каберенә барганыбызны хәтерлим. Ни өчен шулай махсус багышлап килде икән ул монда? Нәрсләр турында уйланды икән? Ул сорауларга җавап юк инде. Күрәсең, аның да күңелен битараф калдырмагандыр мондагы халәт.
Сосна пүчинкәсе үзенчәлекле тарихлы авыл. Аны 1868 елда районыбызның Сосна авылыннан күченеп килгән Хәбибулла, Мотыйгулла, Ибраһим, Вилдан, Гани, Фәтхулла исемле крестьяннар нигезләгән. Күченүнең сәбәбе дә саллы - бу төбәкнең иң зур авылы булган Сосна җирләренең бик киң һәм еракка сузылган булуы, алар Балтач яныннан Мари иле чигенә кадәр сузылган. Төп яшәү чыганагы игенчелек булган ул чор авыл кешесе өчен бу гаять зур өстәмә кыенлыклар тудырган. Әнә шул ерак басуларның хуҗасы булып килгән алар бирегә. Үз авылларының исемен дә саклап калганнар - Сосна пүчинкәсе Соснадан күченгән дигән мәгънәне бирә. Аларга тигән җир мәйданы 1884 елгы статистика мәгълүматларында 366 дисәтинә дип күрсәтелгән. Моннан тыш 18 дисәтинә урманнары, 6 дисәтинә көтүлекләре, иркен болын-печәнлекләре булган. Куе мари урманнарына барып тоташкан мондагы урманнарны кисеп җирләрен тагын да киңәйткәннәр алар - күмәкләшү елларына инде җирләренең мәйданы 450 дисәтинәдән артып китә. 1884 елда авылда инде 17 хуҗалык бар, 104 кеше яши. Көшкәт елгасында үзләренең су тегермәнен булдырганнар. Егерменче гасырны 33 хуҗалык, 184 кеше булып каршылаганнар. Шулай да авыл зур булып үсеп китә алмаган. Әмма ул татарга хас үҗәтлек тырышлык белән бүген дә көр тормышта яшәп ята.
Татар кешесе кайда гына барып чыкса да, кайда гына нигез корса да, иң беренче итеп авылның иң күренекле, иң күркәм урынында гыйбадәт йорты булдырган. Пүчинкәлеләр дә шушы игелекле йолага тугрылыклы булып калганнар - монда инде 1880 елда ук кечкенә мәчет булган. Аның имамы Вазыйфаларын Мөхәммәтшакир Фәйзуллин башкарган. Киров өлкә архивында саклана торган «1894 елга Малмыж өязендәге мәктәп һәм мәдрәсәләр турындагы ведомость»та авылда бишвакыт намаз мәчете эшләве, гыйбадәтләрне Мөндеш авылының бер крестьян укытуы теркәлгән. Шулай итеп, без Мөхәммәтшакир хәзрәтнең Мөндеш авылыныкы булуын ачыклыйбыз. Ул чорларда кечкенә авыллардагы бишвакыт намаз мәчетләре иң якындагы зур авылның җәмигъ мәчете мәхәлләсенә кертелгән һәм әлеге мәчетнең имамы бишвакыт намаз мәчетенең дә баш имамы булып саналган. Әлеге ведомостьта бу Вазыйфаның күршедәге Көшкәтбаш авылы имамы Әсхәдетдин Ибраһимовка йөкләнүе күрсәтелгән. Әсхәдетдин хәзрәт гаять киң һәм тирән белеме, зыялылыгы белән билгеле имам. Ул үз вакытында шанлы булган, бөтен татар дөньясына мәгълүм имамнар тәрбияләгән Сосна мәдрәсәсенең мөдәррисе, Соснадагы биш мәчетнең берсенең имамы Таҗетдин бине Габдрәшит бине Мортаза әл-Иштирәкинең оныгы. Таҗетдин хәзрәт Балтач һәм гомумән Казан арты төбәге өчен гаять зур игелекле эшләре белән мәгълүм. Аның хакында Ризаэтдин Фәхретдин үзенең «Асар» китабында: «Таҗетдин хәзрәт бу мәмләкәт галимнәре арасында иң мәшһүрләреннән вә нәсел-нәсәпләре дә гаять таралган һәм күп булган» дип яза. Чыннан да, аның балалары, оныклары, кияүләре Балтач төбәгенең дистәлгән авылларында имамлык иткәннәр, олы хөрмәт казанганнар. Сәгьдетдин хәзрәт әнә шуларның берсе. Аның Түнтәр мәдрәсәсендә мәшһүр Мөхәммәтгали бине Сәйфулла (Гали ишан) шәкерте булуын искәртү үзе генә дә күпне аңлата.
Шул ук ведомостьта Сосна пүчинкәсе авылында имамлык иткән Мөхәммәтшакир Фәйзуллинның белем-хәзерлеге сай булуы, урысча бөтенләй белмәве күрсәтелгән. Авыл өлкәннәре аның табигатенең дә шактый ук кырыс булуын искә ала торган булганнар. Башкача була да алмагандыр. Кечкенә авылда имамлык итү аңа зур керем бирмәгән, аңа ул чордагы болай да җиңел булмаган тормышны үзенең хәләл көче белән, көн-төн казганып алып барырга туры килгән. Әмма Әсхәдетдин хәзрәт йогынтысында ул авылда шактыйтирән игелекле эш алып барган.
Шушы ук 1894 елда пүчинкәлеләр Вятка губерна идарәсенә (хәзерге Балтач районының иң зур күпчелек авыллары 1780-1920 елларда Вятка губернасына кергән) авылда яңа мәчет төзергә рөхсәт сорап үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр. Шулай итеп, 1896 елда кечкенә авыл өчен шактый иркен һәм күркәм мәчет төзелә. Аны төзүнең мәшәкатьләрен һәм чыгымнарын үз өстенә авылны нигезләүчеләрнең берсе булган Вилданның улы Кадыйр ала, Кенәрдән бер бай саллы ярдәм күрсәтә (әлеге егетнең кайнатасы булса кирәк). 1915 елда инде мәчеткә җәмигъ мәчете статусы бирелә. Әмма Мөхәммәтшакир хәзрәткә анда озак имамлык итәргә насыйп булмый - ул 1916 елда йөз яшькә җитәргә өч кенә ел кала вафат була.
Мәчетнең ахырыгы язмышы башка күп авылларныкына караганда бәхетлерәк. 1925 елларда ул изге эшеннән туктый. 1940 елда манарасы киселә. Ватан сугышына кадәр анда авылда оешкан «Уңыш» колхозының балалар бакчасы эшләп ала. 1940 елдан соң төрле елларда башлангыч мәктәп, уку йорты, авылның клубы булып хезмәт итә. Ниһаять, 1963 елда ул сүтелеп, күршедәге Югары Субаш авылында мәктәп итеп корыла. 1991 елда монда мәһабәт урта мәктәп бинасы төзелгәч, пүчинкәлеләр мәчетне үзенең хокукый урынына кайтарып төзекләндереп торгызуга ирештеләр. Бу эшнең башлап йөрүчесе Әхмәтхан ага Гыйлманов шактый еллар аның имамы хезмәтләрен башкарды.
Изге Тукаебызның әнисе Бибимәмдүдәгә Казан артының шушы ерак почмагына сыенган кечкенгә авылга килен булып төшәргә язган була. Җәмәгате вафат булгач Мөхәммәтшакир хәзрәт 1888 елның 22 декабрендә аның белән никахлаша. Искәртеп китик, ул вакытта хәзрәткә 69, Бибимәмдүдә абыстайга 23 яшь була. Үзенең әле ярты яше дә тулмаган беренче һәм соңгы баласы Габдуллаҗан белән тол калган яшь ана бу адымга теләсә-теләмәсә дә барырга мәҗбүр була. Әтисе Зиннәтулла йортында үзенең алты баласы белән килгән үги әни, ире йортында аның туганнары хуҗа...
Сосна пүчинкәсендә бик кыска гына гомер яшәсә дә, Бибимәмдүдә авыл кешеләре күңелендә якты истәлекләр калдыра. Авылның инде бакыйлыкка күчкән өлкәннәре аның бик чибәр булуын, күркәм моңлы-мәкамле тавышы белән дә тәэсирле итеп корьән аятьләрен укуын, эшкә биктә җитез-елдам булуын искә ала торган булганнар. Истәлекләрдә аның бик пөхтә киенүе, кешеләр бик бик тә ягымлы, итагатьле мөнәсәбәте телгә алына. Ул кыз балаларга өенә җыеп дәресләр биргән, аларны укырга-язарга өйрәтүгә өстенлек биргән. Шигырьләр, бәетләр иҗат иткән. Кайбер истәлекләрдә корьәнне укыганда ак перчаткада булуы искә алына. Күрәсең, шанлы Кышкар мәдрәсәсендә укып төпле-нигезле белем алган, ипле холыклы, күркәм әдәпле әтисе Зиннәтулла хәзрәтнең бәрәкәтле йогынтысы зур булган. Яңа урынга урнашып җитү белән 1889 елның башында Бибимәмдүдә фәкыйрь ялгыз карчык Шәрифәдә калдырган сабый улын үз янына алдыра. Үзенең Сосна пүчинкәсенә килүен шагыйрь «Исемдә калганнар»ында бик тәэсирле итеп бәян итә. «Мин бу карчыкта торган мәдәттә анам да теге муллага үзләшеп йиткән булса кирәк, ул бервакыт мине үзе янына Соснага алырга атлар йибәрткән.
Мин бу атлар, әлбәттә, Соснага алып киткәннәр.
Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаларда миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил балганмы, нидәндер, мин хәзер дә атта утырып Соснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.
Соснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады - анысын белмим, ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә».
Ананың да, булачак шагыйрьнең дә тормышы көйләнә, сабый күңеленә бик тә зарур булган ана назы кайта. Әмма бу көйле тормыш озакка бармый - Бибимәмдүдә авырып китә һәм 1890 елның 18 гыйнварында вафат була. Аның җәсаден Сосна пүчинкәсе зиратында җир куенына иңдерәләр. Габдулла өч яшь тә тугыз айлык сабый килеш тома ятим кала. Менә шушы сабый хәтере белән ул әнисе белән мәңгелеккә хушлашу мизгелләрен үзәк өзгеч бер моң белән искә ала: «... мин монда, әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә
тәхаттыр иткәнемне язамын.
Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сосна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән».
1970 елларда сөекле шагыйребезнең, аның әнисенең тормышының Сосна пүчинкәсе чорын ачыклау буенча зур эш башкарылды. Ул чорда районыбызның «Югары уңышка» газетасында эшләгән журналист Риф Якупов Бибимәмдүдә язмышына кагылышлы күп кенә архив мәгълүматларын эзләп тапты. Бу әле Мәмдүдәнең Сосна пүчинкәсе түгел, ә Зур Соснага килен булып килүе турындагы фикер яшәгән вакыт. Нәкъ менә шушы журналистның тырышлыгы аркасында бик күп яңа сәхифәләр ачыкланды һәм алар шагыйрьнең тәрҗемәи хәленең сабый чорын тәфсилләргә мөмкинлек бирде. Р.Якуповның әлеге эзләнүләре берләштерелеп. «Казан утлары» журналының 1976 елгы 3 санында «Архивтагы язмалар ни сөйли» исеме белән басылып чыкты. Мөхәммәтшакир хәзрәтне, Бибимәмдүдә абыстайны анык хәтерләгән өлкннәр исән иде әле ул чорда. Аларның ярдәме белән изге ананың кабере ачыкланды. Аларның фикерләре, хәтирәләре архивтагы метрикә кенәгәләре һәм башка мәгълүматлар белән тәгаенләштерелде. Һәм, ниһаять, бөек шагыйребезнең тууына 100 ел тулган көннәрдә изге ана каберенә архитектор Р.Билалов проекты буенча эшләнгән мәрмәр таш куелып, аның кабере төзекләндерелде. Кабер ташы алдына урнаштырылган гранит ташта Габдулла Тукайның:
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы...
дигән шигъри юллары язылган.
Бер гыйбрәтле фал - Казаннан алып кайтканда кабер ташы бик җентекләп төрелгән һәм махсус йомшак түшәлмәгә урнаштырылган булуга карамастан, урталай сынган иде. Бу хәл күпләрнең күңелендә Бибимәмдүдә язмышына бер ишарә буларак кабул ителде. Кем белә...
2006 елның җәендә әлеге таш граниттан эшләнгән яңа ташка алыштырылды. Бу изге эшне шагыйрь Разил Вәлиев инициативасы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге башкарды. Районыбыз халкы аларга ихлас рәхмәтле.
1990 елдан башлап Сосна пүчинкәсе зиратында ел саен бөек шагыйребезнең әнисен яд итү мәрәсимнәре үткәрелә. Анда районыбызның һәр авылыннан балалар, яшьләр, өлкәннәр, дин әһелләре, зыялылар җыйнала, күрше районнар вәкилләре катнаша, халкыбызның танылган әдипләре, сәнгатькәрләре, галимнәре килә. Монда изге ана рухына корьән укыла, аның каберенә тере чәчәкләр салына. Тантана Субаш авылы мәдәният йортында шагыйрьне искә алу, шигырь бәйрәме булып дәвам итә. 1997 елда әлеге тантаналар Г.Тукайны искә алу буенча республика чаралары программасына кертелде һәм аларны башлап җибәрүче чара булып кабул ителә, төбәгебез халкының, бигрәк тә яшьләрнең хәтерен яңарту, иманын ныгыту, телебезне саклау җәһәтеннән бәя биреп бетергесез зур әһәмияткә ия. Бөтен дөньяга сибелгән татар халкы өчен, гомүмтөрки җәмгыять өчен бик тә зарур булган бу чараларның изге ана истәлеген яңарту белән башлануы үзе бер символик фал.
Мин монда еш киләм. Шушы болгавыр, имансыз заманның, гасырлар яшәп тә үзенең асыл кыйбласын таба алмаган шушы иксез-чиксез Русия дип аталган Ватанның имансыз гамәлләреннән күңелем әрнегән, җаным гасабиланган вакытларда киләм. Изге ана, үз баласын үз итмәгән халкы өчен бихисап изгелекләр кылып бик тә яшьли бакыйлыкка күчкән бөек шагыйребез язмышын күз алдымнан кичерәм. Халкыбызның бүгенге аяныч халәте, аның киләчәк язмышы турында уйланам. Бу дөньяга бөек татар халкының бер баласы булып дөньяга килгән һәр кешенең гомерендә бер генә мәртәбә булса да шушында килүен, әнә шул уйларны күңеленнән кичерүен телим. Бик тә кирәк бит безгә бүген болар турында уйлану!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: