Хезмәт

Байлар авылы

Жәйрәп яткан тугайлары, җиләкле тау битләре, яшел бөдрә таллары, төз буйлы каеннары, үзгә тәмле шомырты, бормалы инешкәе, бигрәк биек таулары... Табигате гаҗәеп матур бу Комзаводның!

Пыжам елгасында чишмәсе... Ул чишмә заманында авыл халкын суга кинәндерде. Хәзер исә комзаводлылар авылга Бай чишмәсеннән китертелгән суны эчә. Бай чишмәсе диләр шуңа---заманында шушы тау битләрендә Митрәхим (халык Комаров фамилияле сәүдәгәрне шулай атый) дигән байның хром заводы эшләгән. Бай завод төзетергә уңайлы урын эзләгәндә шушы ике чишмә арасына тукталырга уйлаган - чөнки күн эшкәртү өчен сарык тиреләрен юарга-чистартырга чишмә суы кирәк булган. Шул рәвешчә әлеге табигый чыганак Бай чишмәсе дигән исем алган. Авылда өлкән кеше 84 яшьлек Фәрит абый Җиһаншин, ул Митрәхимнең бер туганы Кукмарада да күн эшкәртеп, читек теккән,ди. Бу заводка бик ерак авыллардан кадәр килеп эшләүчеләр булган, Митрәхим байны рәхимле, эш хакын бирә торган иде, дип әйтә торган булганннар ул чор кешеләре. Аның әле су тегермәне дә эшләгән.

Авылның аксакалын хәйран калып тыңладым, Комзавод байлар авылы булган икән ләбаса. Авылның түбән очында, хәзерге басу урынында тыкрыгы-тыкрыгы белән өйләр торган. Ул байлар халыкны талап кына баеп ятмаганнар, үзләренең җитештерү тармаклары булган - әйтик, Әүхәдиев Нотфулла чыпта сугу цехы тоткан, анда Кунырдан, Шодадан, Чутайдан кадәр килеп эшләгәннәр. Сугыш вакытында авылны шушы чыпта сугу саклап калды, ди Фәрит абый. Чыптадан каплар ясап, фронтка озатканнар, андый нык капчыклар үз чорында һәр җирдә дә кирәк булган. Шул ук бай чүлмәкләр дә ясап саткан. Тик сугыштан соң әлеге производстволар ябылган. Сәяси җилләр Нотфулла байны да читләтеп узмаган, күрәсең. Сугыш чорында авылга эвакуацияләнгән 5-6 эстоннар гаиләсен китерәләр. Алар бик тә акчалы булып килә, авыл халкы аларга хуҗалыгындагы йомыркасын, сөтен сатта. Сугыш беткәч, эстоннар гаиләсе кире үз якларына кайтып китә, гаиләнең ике кешесе биредә мәрхүм була, аларны Чепьядагы урыс зиратына күмәләр. Авылның урта бер тирәсендә ташпулат тора, заманында райпо кибете иде ул, хәзер бикле. Анысы Низами байның таш склады иде, диләр.

Байлар авылы булгач, монда җир астында алтын да көмештер инде, дип елмая "Хезмәт" десантының шоферы. "Бик мөмкин. Кайчандыр тау битләрендә бакыр тапканнар иде, хәзер аның белән кызыксынган кеше юк", ди Фәрит абый шаяртуга каршы уены-чыны белән. Фәрит абый гомере буе җор телле, әмма бик уңган кеше булды. Шушы авылда туып-үскән егет ул. Шахтага да барып кайткан. Армиягә яраклы булмау сәбәпле, аны бирегә район комиссариаты җибәрә. Аннан кайткач, тракторчы һөнәрен үзләштерә. МТСта эшли башлый. Уңган егетне колхозга юллыйлар. Тора-бара Фәрит абый Чепья подстанциясенә күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә хезмәт куя. Авылдаш кызы Сәлимәгә өйләнә. Җәмгыятебез өчен игелекле, уңган-булган кызлар, уллар үстергән, мактаулы хезмәт юлы үткән Җиһаншиннар гаиләсе бүген дә кош -корт, мал тулы хуҗалыкларын гөрләтеп алып баралар. Әлеге гаиләнең «Хезмәт»ебез өчен үзенчәлекле ягы бар - алар безнең районыбызга матбугатыбыз тарихында якты эз калдыручы почта бүлеге хезмәткәре Кадрия ханым Минһаҗеваны биргән.

Күркәм, бай тарихы булган авыл, аның табигате, кешеләре күңелдә һәрчак соклану уята.

Бетерү тиз, торгызу озак

«Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинант Хәйруллин югарыдан килгән күрсәтмәләргә «сукыр» килеш иярми, һәрнәрсәгә үз карашы бар. Әнә, үзәктән читтәге кечкенә авылларны да бергә җыярга ашыкмый. 26 йортлы Комзаводтагы мәктәпне дә бер укучыга калганга кадәр саклый алдылар. Мәктәп ябылганга ике ел гына. Клубка да җентекле ремонт ясалды. Бинаның тышкы ягын да бераз матурлап җибәрсәләр, эче ялт иткән. Үзләрендә көндәлек кирәкле бөтен товар булган кибет бар. Инде менә авылда калганнарга эш булсын дип, ферманы зурайталар. Узган ел 400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән абзар төзеп файдалануга бирелгән. Авылны яшәтүче гаиләләрнең җидесенә акча монда эшләгәннән керә. Һәм әйбәт керә. Кулларына 15әр мең сум алган айлары күп. Монда ферма мөдире дә, шул ук вакытта авылда бригадир да хатын-кыз - Гәүһәрия Вәлиева инде шактый еллардан бирле авылны бер йодрыкка туплап тота. Ә фермада эшләүчеләрнең барысы да ир-атлар. Нәфис затларыбыз өчен монда эшләү бик авырга туры килер иде, ди алар тормыш иптәшләренә зур хөрмәт белән. Әле фермада азык кертү, су китерү кебек эшләрне дә механикалаштырып бетерәсе бар. Алары булган булса да терлекче хезмәте барыбер ир-егетләр өчен дә шактый авыр хезмәт.

Реклама

Комзавод фермасында хәзер 270 баш тана, 250 үгез бозау асрала. 6 терлекче эшли. Гадел Гатауллин, Рамил Вәлиев хуҗалыкның сөтчелек фермаларына таналар үстереп бирәләр.Узган айда 6айга кадәрге бозаулардан - 736, 6 айдан 12 айга кадәргеләреннән - 920,1 яшьтән югарыларыннан 988 грамм тәүлеклек артым алганнар. Үсеш - ел буе шулай югары. 12-13 айда каплату авырлыгына җиткереп, ай саен 20 башлап тана үстереп бирәләр. Үгез бозауларны Радаил Вәлиев, Радик Шәмсиев, Рафаил Исламов үстерә. 1 яшькә кадәргеләреннән 720 грамм, 1 яшьтән зур симертү үгезләреннән 1 килограммга якын тәүлеклек артым алганнар. Малларга экструдат, ферментлар белән арыш оныннан әзерләнгән ботка ашатуның нәтиҗәсе әйбәт диләр. Фермадагы яңа абзар башында кул астындагы материаллардан чәчәклек ясап куйганнар. Күңелгә рәхәт, матур. Хуҗалык җитәкчесенең эш урыннарында чисталыкны, уңайлылыкны, тәртипне һәм матурлыкны эш белән бер дәрәҗәдә куюының да нәтиҗәсе инде болар. Кечкенә авыл дип тормады, 400 баш терлеккә исәпләнгән тагын бер абзар салдырырга җыена, материалларын кайтарта башлады, диделәр. Кечкенә Комзавод зур «Кызыл юл»ның икътисадын үстерүгә тагын да зуррак өлеш кертер әле. Бу авылда соңгы тапкыр яңа нигездә йорт җиткергән гаилә хуҗасы да шушы фермада эшли. Әтиләре Равил үз нигезе янында йорт салып, 1997нче елда улын башка чыгарган. Аңа кадәр 1990нчы елда төп йортта калган улын, безне яңа өйле итте, ди киленнәре - безгә мәгълүм Гәүһәрия Вәлиева. Равил ага барлык балаларын да урнаштырып, бакыйлыкка тыныч күңел белән күчкән. Равилдән соң яңа йорт салучылар булмаса да, төртке төрттерүчеләр, каралты-курасын зурайтучылар бар. Авыл уртасындагы мәчеттән яңгыраган азан тавышы, бетерү тиз, торгызуы озак дип кисәтә һәм биредә тагын күп буыннар яшәр әле, дип әйтә кебек.

Рәсемдә: Шатлыкны, борчуларны да уртак итеп яшәүче ике күрше - хезмәт ветераннары Сәлимә апа һәм Гөлфия Шәмисиева, авыл тарихында данлыклы сыер савучылар, халык депутаты булган ханымнар. Урталарында - Фәрит Җиһаншин.

Авылның Яңа Чутай дигән исеме дә бар, революциягә кадәр документларда ул шулай йөртелә. Хәзерге авыл Балтачтан 31 чакрым төньякта, Кубыр елгасы үзәгендә, елганың уң ягында урнашкан. 1918нче елда авыл Советы, 1930нчы елда колхоз оеша. Бөек Ватан сугышына Комзавод авылыннан 103 ир-егет китә, шуларның 64е генә туган якларына әйләнеп кайта. 1950нче елда авылга беренче медицина хезмәткәре Факия килә, авыл кешеләре аны рәхмәт хисләре белән искә ала. 1957нче елда йортларда радио тавышы яңгырый,1961нче елда электр лампалары кабына, 1967нче елда электр челтәре килә. Комзавод СССРның атаклы шахтер-новаторы Социалистик Хезмәт Герое Газиз Габдрәхимовның туган авылы. Атаклы опера җырчысы һәм режиссеры Ниаз Даутов та биредә еш кунак була.

«Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин:

«Ком. Завод авыл халкы тырыш, үзенчәлекле. Сүзләрен туры әйтәләр, соӊыннан кемнеӊдер артыннан сөйләп йөрмиләр. Шул ук вакытта хисле, беркатлы да. Бу авылны читтә калдырырга уйламыйбыз, эш урыннары булдырыла. Кыш көне урамнарын кардан чистарту, кирәк вакытта мохтаҗларга ярдәм итү дә күмәк хуҗалык өстендә.»

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: