Бөеклекнең тере һәйкәле
Зуррак урын биләүче кешеләр турында гел язалар. Мин сезгә гади генә авыл кешесе булган, бүгенге көндә Куныр авылында яшәүче иң кадерле кешем - әнием Гөлирә Зөлкәрәм кызы Муллагалиева турында язасы иттем.
Хәзерге заманда кешене биләгән эш урыны белән бәяләсәләр, мин изгелек, сабырлык, кече күңеллелекне беренче урынга куям. Әнием ятим бала булып үскәнгә тормышта күп авырлыклар татый. 11 яшенә кадәр булган әби тәрбиясе инсафлы, олы йөрәкле, аннан соңгы үги әти тәрбиясе сабыр булырга өйрәтә. 12 яшеннән олылар белән кара-каршы фермада эшләп, андагы гаделсезлекләрне күрү исә тату-гадел булырга этәргеч була.
Үтә дә гадел әнием 19 елдан артык Куныр җирле үзидарәсендә баш бухгалтер булып эшләде. Шул дәвердә ул эшләгән изгелекләр, яхшылыкларның чиге-чамасы юк. Ятим бала алып, аны тәрбияләүгә дә зур тырышлык куйды. Күпме изгелек, сабырлык сыйган аның йөрәгенә. Әнием шундый булганга әбием дә гасырдан артык яшәп хөрмәт-кадердә гомер кичерде. Әле әбием генә түгел, бабамның сеңлесен дә карап, соңгы юлга озатты ул. Шуңа да аны күрше-тирә ихтирам итеп авырый башласалар да, берәр эш чыкса да, булышырга чакыра. Ул бервакытта да эшләгән эшләре белән мактанып, аны кешегә белдереп йөрми. Орден-медальләре булмаса да, изгелекләре өчен генә дә һәйкәл куярлык кешем ул минем.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 22:11Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.5000
-
25 февраль 2021 - 21:21Балтачта картинг ярышлары узачак. Кайчан? 28 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышлынган картинг ярышлыры уздырыла.5301
-
25 февраль 2021 - 20:11Һава температурасы һәм кан басымы: алар ничек бәйләнгән? Һава торышының кинәт үзгәрүенең сәламәтлеккә йогынтысы бар, ди табиблар.9901
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.6400
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар42100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.105301
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.68300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!65801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика