Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белми калмагыз яки иске полисларны алыштырырга ашык (+фото)

Иске полисларны алыштырырга вакыт

Иске полисларның гамәлдән чыгу вакыты әлегә төгәл билгеле түгел, әмма тора-бара алар белән мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче поликлиникаларга, хастаханәләргә мөрәҗәгать итеп булмаячак. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, кыенлыклар белән очрашмас өчен, вакыт табып, ничек тә шушы араларда искеләрен яңага алыштырып бетерергә кирәк. Алыштыру озак түгел. “Ак-барс мед” компаниясенә үзең белән паспорт, мәҗбүри пенсия иминияте турында таныклык (СНИЛС) алып килергә кирәк. Гариза язасың, пластик полис өчен шунда ук фотога да төшәсең, кул куясың. Полис бер ай эчендә әзер була, аңарчы гражданга вакытлыча таныклык биреп торыла. Әзер полисны шулай ук биредән, “Ак-барс мед” компаниясеннән (Балтач бистәсенең Ленин урамындагы 67нче йорт) килеп аласы була. Белгечләр төшке ялсыз, иртәнге сәгать 8.00дән кичке 17.00гә кадәр кабул итәләр.

Полисны алыштырырга килә алмаучылар булса, бу очракта ышанычнамә (доверенность) белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Полисны алыштырырга килгән ышанычлы кешенең кулында доверенность, паспорт һәм дә мәнфәгатьләре канәгатьләндерелә торган затның документлары булырга тиеш. Фоторәсемгә төшүгә килгәндә, үзе килалмаган кешегә конверт эчендәге кәгазь полис бирелә, анысына фото кирәкми. Балигъ булмаган балалар өчен полисны ата-аналар ала. Бу очракта баланың документлары белән әтисенең я әнисенең документлары да күррсәтелә. Баланың туу турында таныклыгы белән бергә теркәлү турындагы таныклыгы да кирәк. 14 яше тулган баланы алып килү кирәк, чөнки фоторәсемгә төшерәсе була.

Соңгы елларда бирелгән конверт эчендәге, яшел төстәге полислар полисны алыштыру мәҗбүри түгел. Алар гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полис