Бер эшләгәч, күңел үзе көтә, ди Нурия апа
Республика күләмендә шулай зурларлар дип уйламаган идем. Барлык оештыручыларга зур рәхмәт, – ди Нурия әби.
Яхшылык эшләп, башкаларга ярдәм итеп яшәүчеләр бик күп. Татарстанда “Ел хәйриячесе – 2017” бәйгесенә йомгак ясадылар. Араларында эшмәкәрләр, эре предприятие, коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре бар. Шулар янында игелек кылучы гап-гади кешеләрнең булуы күңел кылларын әллә нишләтә.
Күп кенә өлкәннәр, акчабыз җитми, пенсиябез артмый, дип зарланып хат юллый. Ә менә Балтач районының Нөнәгәр авылында гомер итүче 78 яшьлек Нурия Гафиуллинаның акчасы үзенә дә җитә, башкаларга да ярдәм итәргә кала икән. Бәйрәм тәмамланганда әбинең елап утырганын күреп шаккаттым.
– Мин бит, кызым, үзем дә балачактан инвалид. Ялгызым гына гомер итәм. Күңелем гел яхшылыкта минем. Аллаһы Тәгалә эшләгән эшләремне күреп, җитәкчеләр мине зурлады. Әнә сәхнәгә менгәндә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе каршы килеп алды. Нинди зур дәрәҗә бит! Республика күләмендә шулай зурларлар дип уйламаган идем. Барлык оештыручыларга зур рәхмәт, – ди Нурия әби.
Ялгызы гына яшәсә дә, Нурия апаны ташламыйлар. Районның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре әбине тәрбияләп тора. Нөнәгәр авылы халкы да аны бик хөрмәт итә икән. Әбекәй ел саен Корбан бәйрәменә авылдашларына табын әзерләтә. 2017 елда 60тан артык өлкән кешене бер өстәл артына җыйган. Әлеге авылның балалар бакчасына йөрүче 22 сабый да Нурия әбиләрен әллә каян танып тора. Ел саен ул сабыйларга бүләк өләшә икән. Яңа ел алдыннан Нурия әби икесе дә физик мөмкинлеге чикле авылдашлары – Зөлфия һәм Руслан Сәйдәшевләргә дә ярдәм күрсәткән. Ул аларның үзләренә һәм кечкенә сабыйларына киемнәр алып бирә. Моннан тыш әле ул авылны төзекләндерүдә дә катнаша: зират капкасын яңарттырган. “Яхшылыкны эшләгән саен эшлисе генә килеп тора. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне сөендерү, сабыйларның шатлануларын күрүдән дә рәхәт әйбер юк. Акча була да бетә, ә менә күңелдәге рәхәтлек еллар буена да бетми”, – ди Нурия әби.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хәйриячелекне күркәм бер традиция дип атады.
– Ел саен хәйрия белән шөгыльләнүчеләрне билгеләп үтәбез. Республикада бу уңайдан күп эшләр башкарыла. Без һәрвакыт үзебез турында гына түгел, башкаларны да уйлавыбыз белән аерылып торабыз. Моңа үз балалары янына ятим сабыйларны да сыендырган гаиләләрне мисал итеп әйтергә була. Күп кенә эшләрне хәйриячеләр ярдәме белән башкарырга өйрәндек, – ди Рөстәм Миңнеханов.
Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә тәбрикләде. “Күңелдән күңелгә барып җитә торган эш бу. Кайчандыр без әле хәйрия турында уйлый гына башлаган идек. Хәзер инде бу күпләрнең яшәү рәвешенә әйләнде. Без хәйриячелек өлкәсендә күп эшләр башкардык. Шунысын да онытмыйк, рухи байлык та кирәк”, – ди Минтимер Шәймиев.
“Яхшылык кемнеңдер кушуы түгел, йөрәк эше булырга тиеш дип уйлыйм. Үзем эшләгән Саба гимназиясендә мохтаҗ гаиләләрне барлый башладым. Әкренләп аларга ярдәм итү юлларын таптык. Ул сабыйларның үзләрен дә игелекле бала булып үсәргә өйрәтәбез. Безнең эшебезне югары бәяләгәнгә рәхмәт”, – ди Саба районыннан килгән хәйрияче Гөлнара Шиһабиева.
Гөлгенә Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев