Хезмәт

Бер мәхәббәт тарихы

Өзек Бакый Зыятдиновның "Балтачның асыл улы" исемле китабыннан алынды.

Габделфәрт миннән шактый соң өйләнде, бик күренекле егет булса да, гаилә коруы чигерелә килде. 1957 елда Мәскәүдә Татарстан әдәбияты-сәнгате ункөнлеге (декада) булды. Анда районнардан да сәнгать коллективлары катнашты, шул исәптән Балтач (Ифрат Хисамов җитәкчелегендә һәм Әтнә районы иҗат коллективлары чыгыш ясады. Менә шул көннәрдә ул, Балтачларны эзләп баргач, Әтнәләрне эзләп килгән бер кызны очрата һәм романтик телдә әйтсәк, бер күрүдә гашыйк була.

Алар бергә концерт карарга баргач, кулдан билет алалар, ә урыннар төрле җирдән туры килә һәм соңыннан очраша алмыйлар. Иң кызганычы, ул кызның исемен дә сорамаган була. бердәнбер мәгълүматны – ул кызның Мәскәү педагогия институтында логопедлар хәзерләү бүлегендә укыганын гына белеп кала Габделфәрт. Ул бу кызны табуда ярдәм сорап, миңа хат язды. Мин табу юлын эзли башладым һәм, логик фикер йөртеп, Олы Мәңгәр чукрак-телсезләр мәктәбенә тукталдым. Хикмәт менә нәрсәдә: Мәдинәнең (авторның хатыны) иптәш кызы Зәлфирә Олы Мәңгәрдән һәм, сөйләшкәндә, шул авылда чукрак-телсезләр мәктәбе барлыгын да искә ала иде. Мин ул кыз шушы мәктәп белән бәйле булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдем. Башкача булмый да кебек – авыл кызы ничек итеп Мәскәүгә, шул белгечлеккә укырга керсен ди.

1958нче елның җәендә Габделфәрт, чираттагы ялына кайткач, безгә килде һәм кабат күңеле төшкән кызны табу “проблемасын” куйды. Уйлаша торгач, без шул авылга – Олы Мәңгәргә барып эзләргә дигән карарга килдек һәм Таузар – Кенәбаш – Тукай Кырлай – Яңа Кишет – Олы Мәңгәр маршруты белән сәфәр чыктык.

Күрәчәгебезгәдер, ярты юлны үткәнче үк яңгыр сибәли башлады, басу юлыннан бару кыенлашты. Арткы утыргычына мәһабәт гәүдәле Габделфәрт утырган мотоциклны пычрак юлда алып бару авырлашты. Берничә мәртәбә егылып та алдык, бәхетебезгә күрә, имгәнмәдек. Яңа Кишет авылына килеп җиттек, моның сәбәбе шунда – Зәлфирә Яңа Кишет мәктәбендә укыта. Яшь баласы булу аркасында ул үзе бара алмады, без мотоциклны калдырып, җәяүләп Олы Мәңгәргә бардык. Анда Зәлфирәнең сеңлесе Резедага ияреп, чукрак-телсезләр мәктәбенә киттек һәм аны мәктәпкә кертеп җибәрдек.

Ул кереп киткәч, мәктәп ишеген бер ачып – бер ябып безгә гаҗәпләнеп карый башладылар. Шуннан соң мәктәптән бездән бераз олырак күркәм генә бер ир-ат чыкты, ул мәктәп директоры икән. Танышкач, ул: “Кайсыгыз кыз эзли, фамилиягез?” – дип сорады. Габделфәрт үзенең кем булуын һәм Вәлиев фамилияле икәнен әйткәч, директор, безне гаҗәпләндереп, кызга фамилиясен үзгәртәсе булмаячагын әйтте. Габделфәртне сынау өчен бер альбом күрсәтеп, “кайсысы сезнең кыз” дип тикшерделәр дә әле. Шулай итеп, бөтенесе мин уйлаганча булды: исеме Әнисә булган кыз урта мәктәпне тәмамлагач, шушы мәктәптә укыткан һәм, юллама алып, Мәскәүгә укырга киткән. Фамилиясе, чыннан да, Вәлиева икән.

Олы Мәңгәрдә Зәлфирәнең әниләре безне бик зурлап кунак иттеләр, мунчалар ягып, коймак пешереп сыйладылар. Авыллары да бик ошады. Аларда өйнең түрендә бездәгечә өч тәрәзә түгел, зур ике тәрәзә. “Мәңгәрләрнең өе зәңгәр” дип тикмәгә генә җырламыйлар икән. Шулардан үрнәк алып, мин дә яңа өйгә ике зур тәрәзә ясаттым, бездән күрмәкче, тагын шулай эшләүчеләр күп булды. Кайту бик могҗизалы булды, яңгыр туктап бетмәде, Зәлфирәнең ире Ансар, ат арбасына мотоциклны салып, безне Тукай-Кырлайга чыгарды. Анда сабакташ дус Яруллин Гомәрдә мотоциклны калдырып, җәяүләп, пычрак ярып, Таузарга төнлә генә кайтып җиттек. Безне бик борчылып көткәннәр (ул вакытта кесә телефоннары юк), ләкин кыз тапкан куанычтан борчулар онытылды.

Билгеле, ары таба Габделфәрткә Әнисәне эзләп табу авыр булмады. Алар матур тормыш корып, ике бала үстереп, 50 елга якын бергә яшәделәр.

Габделфәрт Габдрахман улы Вәлиев – техник фәннәр докторы, профессор, 400дән артык фәнни хезмәт һәм "Основы проектирования и функционирования летательных зарядов для артиллерийских систем" китабы авторы, атаклы РПГ-7 гранатометын эшләп чыгаручыларның берсе, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Бакый Зыятдиновның дусты. Бүгенге көндә гүр иясе.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: