Бер очрашу – бер гомер
Шундый очрашуларның берсе – Карадуганнан 32 чакрым ераклыктагы Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музее хезмәткәрләренең кунакка килүләре булды.
Уку елы тәмамлангач та Балтач районының Карадуган гимназиясендә I-V сыйныф укучылары өчен җәйге ял лагере эшли башлады. Көндәлек кызыклы, уен-көлкеле яллар арасында истә кала торган очрашулар, сәяхәтләр дә бар. Шундый очрашуларның берсе – Карадуганнан 32 чакрым ераклыктагы Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музее хезмәткәрләренең кунакка килүләре булды. Бу очрашуны, лагерьда ял итүче балалар теләген ишетеп, безнең Карадугандагы «Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы» музее һәм гимназия хезмәткәрләре оештырды.
Җәйнең матур бер көнендә “Халыклар дуслыгы” музее директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан ага Галиев үзенең хезмәткәрләре белән, истәлекле бүләкләрен алып, килеп тә җиттеләр. Гарифҗан ага 90 яшьлек юбилеен үзенең эш урынында геройларча каршылаучы Бөек Ватан сугышы ветераны ул! Әйе, дәһшәтле сугышны кичкән, гаҗәеп мул тормыш юлы үткән бу сокланырлык кеше бүген дә сафта – үзенең яраткан хезмәтендә. Ул килеп кергәч, лагерьда ял итүче сабыйлар кунакның күкрәгендәге орден-медальләрен бердәм тавыш белән: “25, 26, 30 бугай”, – дип саный-саный, басып, алкышлап каршыладылар. Ә мин – сугыш еллары укучысы, күз яшьләре белән дулкынланып, бу көннәрне күрә алуыма куанып, балаларга кушылдым.
Залда бәйрәмчә рух хөкем сөрде. Карадуганның “Муса Җәлил музее” директоры Фирая Муллазыя кызы шушы тантана белән барыбызны да котлап, кунаклар белән таныштыргач, сүзне аларга бирде. “Халыклар дуслыгы” музееның өлкән фәнни хезмәткәре Сания Бариева Чепья авылындагы шушы музейның беренче нигез ташларын салып, эшен эзлекле оештыручы Гарифҗан ага Галиевның эшчәнлеге белән таныштырды.
Гарифҗан ага Арбор авылында 1927 елда туган, 1944 елда 17 яшьлек авыл егете үзе теләп хәрәкәттәге армиягә киткән, штурм авиациясендә хезмәт итеп, 1948 елны туган ягы Чепьяга кайтып, урта мәктәптә тарих укыта башлаган. Элек район үзәге булган Чепья – зур авыл, Гарифҗан ага аның күп милләтле (татар, удмурт, рус, мари һ.б.) халкын, үзенең укучыларын шушы төбәкнең тарихын барлауга, аны мәңгеләштерүгә чакырган. Әле ул елларда тарихи эзләнүләрнең язмасын, истәлекле әйберләрен саклау өчен бер шкаф һәм өстәл тартмасыннан башка урын да булмый. Әмма теләк зур, максат ачык! Эзләнүләр киң колач белән барып, кадерле экспонатлар көннән-көн арткан. 1967 елда мәктәпнең бер залына экспонатларны фәнни мәгълүматлары белән урнаштыргач, район мәгариф бүлеге приказы белән, аңа мәктәп музее статусы бирелгән. Татарстанда мәктәп музейларының туган көне Чепьядан башлана. 1977 елда Балтач район советы башкарма комитеты карары белән, әлеге музей “Халык музее” дип игълан ителгән. 1982 елны Чепья авылы уртасында музей өчен кирпечтән ике катлы махсус бина төзелгән. 1989 елдан “Халыклар дуслыгы музее” дигән рәсми исемгә лаек булган, махсус штатлар билгеләнгән, безнең төбәк тарихына багышланган 4 бүлек булдырылган. Музейның мондый исем алуы һич очраклы түгел – анда гасырлардан бирле туган ягыбызда туганлашып гомер итүче татар, удмурт, рус, мари һ.б. халыкларның бердәм тарихы яктыртылган. “Чепья музее Русиядә мондый изге темага һәм максатка багышланган бердәнбер музей”, – дип язылган Балтач энциклопедиясендә (2 том, 461 бит).
Музейга күп хезмәт куелган, күп көч кергән. Бүген анда 22 мең экспонат бар икән һәм алар барысы да тарихи ядкарьләр. Шушы еллар эчендә бирегә килеп күреп, тарих белән танышучылар саны гына да 600 мең кешедән арткан, соклану-канәгатьләнү хисләрен белдереп яза торган фикерләр җыелмасы 14 томлык булган. Монда 26 илдән килгәннәр, ә җыелмага язмалар 38 телдә язылган.
Әлеге очрашу, музей эшчәнлеге белән танышу Карадуган гимназиясе лагерендә ял итүче балалар өчен яңа дөнья ачу кебек булды. Өстәвенә, Бөек Ватан сугышында катнашып, туган җиренә кайтып хезмәт иткән, төбәк тарихын мәңгеләштерүне башкарган һәм хәзер дә шул эштә эшләүче легендар шәхес Гарифҗан ага Галиев белән дә күрештеләр бит!
Соңыннан сүз геройның үзенә бирелде. Без инде аның яу кырында күргәннәрен тыңларга әзер идек... Әмма юк. Әлеге сугыш батыры балаларга әниләрнең бөеклеге турында, әниләргә кадер-хөрмәт күрсәтерлек кеше булып үсәргә һәм яшәргә чакырган шигырь укыды! Матур киләчәк, тыныч тормыш теләде. “Мин сезгә тынычлыкта бәхетле яшәвегезне теләп, күчтәнәчләр алып килдем”, – дип күчтәнәчләр таратты.
Лагерь укучылары да җавап йөзеннән, бүләккә үзләре хәзерләгән концерт номерлары күрсәттеләр. Кунакларга чәчәк бәйләмнәре һәм үз куллары белән эшләнгән котлау открыткалары тапшырдылар.
Мәдинә ЗЫЯТДИНОВА,
тыл ветераны. Балтач районы, Карадуган авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев