Бер җылы сүз
Күптән түгел Түнтәр авылында яшәүче Мәрьям (Бибимәгълифә) Мөхәммәтгалиевага 90 яшь тулды. Гомер бәйрәмендә үзен зурлап килгәннәренә бик сөенде юбиляр, олы хөрмәт күрсәткәннәргә чын күңелдән рәхмәт укыды.
Актаныш районының Иске Солтангол авылында дөньяга килгән Мәрьям җиде яшендә үк ятим кала. Абыйсы һәм җиңгәсе гаиләсенә ул бишенче бала булып килеп керә. Кече яшьтән фермада эшли, сыерлар сава.
- Читкә чыгып китәргә дип колхоз рәисеннән справка сорап кердем. Бирмәде, - ди Мәрьям апа ул елларны хәтерендә яңартып.
Тик алай да күрше авылга чыгып китәргә батырчылык итә. Ул елларны биредә иген бик нык уңа. Шуңа да күпмедер хезмәт хакы алуга ирешә. Аннан соң Свердловск, Киров якларында эшләп кайта. Бераз акча юнәткәч Мәскәүгә төзелеш эшләренә китә.
- Мәскәүдә әниемнең туганы яши иде. Шуларга барып төпләндем. Төзелешкә эшкә урнаштым.
Мәрьям биредә эшләгән елларда Түнтәр авылыннан берничә егет Мәскәүгә эшкә килә. Алар арасында Нургали исемле егет тә була. Ул Мәрьямгә бер күрүдә үк күз ата. Ике яшь йөрәк никах укытып бергә яши башлыйлар. Дүрт ел Мәскәүдә яшәгәннән соң Түнтәргә кайталар. Көтү көтеп өй салалар. Әти-әниләрен кадерләп соңгы юлга озаталар.
- Булмаганны бар итеп булмый. Булганына шөкер итеп яшим, - ди Мәрьям әби керфек очларына кунган күз яшьләрен сөртеп. - Без тормышта күпне күрдек. Әмма зарланмыйм. Чоры шул иде. Балаларга хәсрәтләр күрергә язмасын. Еллар тыныч булып иминлектә яшәргә язсын.
Шулай гына булсын. Килер еллар һәркемгә тынычлык, муллык алып килсен. Мәрьям апаны 90 яшьлек юбилее белән котларга кайткан балалары һәм оныклары шул теләктә. Әниләрен юбилее белән котларга килгәнгә дә бик күңелләре булган.
- Әниебезне хөрмәтләгәнегез өчен рәхмәт. Олы кешегә бер җылы сүз дә зур бүләк бит, - ди Мәрьям апаның Казанда яшәүче кызы Зөлфия.
Рәсемдә: Мәрьям апа Мөхәммәтгалиева (сулдан икенче) иң якын кешеләре янәшәсендә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 22:11Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре) Көннәрдән бер көнне ир-ат булып уянсам… Гүзәл затларга — әнә шул җөмләне дәвам итәргә куштык. Иң беренче итеп ниләр эшләр иде икән алар?200
-
26 февраль 2021 - 21:21Кинәт башланган ютәлдән ничек котылырга? Язга аяк басканда бу чирдән җәфаланучылар тагын да арта.6501
-
26 февраль 2021 - 20:11Кем чаңгыга, кем волейбол ярышына... Яшьләр эше һәм спорт бүлеге чаңгы ярышлары фестиваленә һәм “Балтасиада” спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларына чакыра.7601
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар8100
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.10200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!126801
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.72400
-
24 февраль 2021 - 12:11Экскаваторчы өйдә хатынына бала табышкан Күз алдына китерегез, хатыны ваннада утыра, ире ашыгыч ярдәм чакырта. Нәтиҗәдә, табиблар иргә инструкцияләр бирергә генә өлгерә.65601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика