Хезмәт

Беренчеләр

(Бер юбилей уңаеннан уйланулар) Бүген инде колхоз сүзен онытып барабыз. Аларның авыл тормышындагы, авыл хуҗалыгының алгарышындагы урыны турындагы фикерләр дә төрле һәм каршылыклы.

Әмма шунысы бәхәссез - авылларыбызның 1930-2000 нче еллар дәвамындагы озын-озак җитмеш еллык чорын колхозлардан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Без газаплы югалту-фаҗигалар, якты омтылыш-хыяллар, балаларча беркатлы романтика, мәгънәсез-җимергеч үзгәртеп корулар белән тулы ул елларны тарихтан сызып ташлый алмыйбыз. Бу безнең әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең гомер асылын билгеләгән чор, шул чорны тәшкил иткән еллар. Әлеге чорны белү, аның сабакларыннан гыйбрәт алу - алдагы имин яшәешебезнең нигезе.

Шушы максаттан райондашларыбыз күңелен гаять саллы бер юбилейга юнәлтеп китәсем килә. Быел егерменче гасыр авыл тормышының асылын билгеләгән колхозчы-ударникларның Беренче Бөтенсоюз, Беренче һәм икенче Бөтентатарстан съездлары уздырылуга 80 ел тула.

1933нче елның башы. Авылларда коллектив хуҗалыклар - колхозлар төзү хәлиткеч юнәлеш алган. Авыл халкының өчтән ике өлеше инде колхозларга берләшкән. Колхоз хәрәкәтен кабул итмәгән, аңа тискәре карашта булган «кулаклар», «сыйныф дошманнары» гаиләләре (сабый балалары, 80-90 яшьлек әби-бабайлары белән!) туган җирләреннән күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак төбәкләргә сөрелгән, «коммунизмның бөек төзелешләренә» озатыштан, төрмә-лагерьларга олактырылган, атылган... Ил җитәкчелеге, әлеге уңышлардан канатланып, тиз арада тулысынча күмәкләштерүне тәмамлау бурычын куя. Бу - башлангыч чор, әле авылны кычкыртып талау, авыл кешесен крепостной колга әверелдерү алда. Бу чор өчен иң отышлысы - халыкны рухландыру, канатландыру. Нәкъ менә шушы максат белән 1933нче елның февралендә Мәскәүдә зур талантлар белән колхозчы-ударникларның Беренче Бөтенсоюз съезды уздырыла.

Анда безнең районнан Смәел авылында оешкан Шаумян исемендәге колхоз алдынгысы Рамазан Гыйльметдинов (булачак Советлар Союзы Герое Гайфетдин Гыйльметдиновның абыйсы), Нөнәгәр авылында «Шәмгул» колхозының алдынгы бригадиры Сәмигулла Хәйруллин, Каратай авылында төзелгән «Таң» колхозы ударнигы, язгы кыр эшләре чорында ике төрнәле сабан белән тәүлеккә 2 гектарга кадәр җир сөрүгә ирешкән Зыятдин Халәвиевләр катнаша. Татарстан Республикасы съездда гел мактау сүзләре белән генә телгә алына һәм берничә алдынгы өлкә белән рәттән «ярышучы республика һәм өлкә колонналарының алдынгы сафында барырга, аларны җиңү юлына чыгарырга» йөкләмә ала. Съезд «Колхозларны большевистик итәргә, колхозчыларны бай тормышлы итәргә!» дигән шигырь (лозунг) астында уза һәм илнең барлык колхозчыларына мөрәҗәгать кабул итә. Ул, әлеге чорга хас булганча, авыл хезмәтчәннәре арасында «киң яклау һәм хуплау» таба.

Татарстан районнарында да колхозчы-ударниклар, колхозчы яшьләр съездлары, җыеннары уза. Республика шушы күтәренкелек рухы белән язгы чәчүне яхшы сыйфатлы итеп кыска срокларда уздыра. Моны хәтта илнең үзәк матбугат органы булган «Правда» газетасы «Татарстан ярышучы крайларның һәм өлкәләрнең иң алдында бара» исемле махсус зур күләмле мәкаләсендә бәян итә. Әлбәттә инде, бу уңышлар яңа тантаналы чараларга сәбәп була. Аларны иң зурысы һәм катнашучыларының күплеге белән иң масштаблысы социалистик кыр батырларының Бөтентатарстан съезды. Ул 1933нче елның маенда уза. Аның эшендә республикабызның 43 районыннан 2671 делегат, барысы 3109 кеше катнаша. Бу чарада катнашу өчен Казанга СССРның Үзәк башкарма комитеты рәисе М.И.Калинин килә.

Реклама

Съезд эшендә Америка, Германия, Кытай компартияләре вәкилләре Мәскәү һәм башка зур үзәк предприятиеләре, хәрби берләшмә вәкилләре, олы галимнәр, әдәбият-сәнгать берлеге әгъзалары катнаша һәм татарстанлыларны зур уңышлары белән котлый. Съезд делегатлары һәм кунаклары Казанның зур предприятиеләрендә кабул ителәләр, яңа төзелешләрдә булалар, алар өчен махсус мәдәни-сәнгать чаралары оештырыла. Олы вакыйгага багышлап беренче мәртәбә авыл хуҗалыгы күргәзмәсе оештырыла. Балтач районының «Шәмгул» колхозы анда махсус зур экспозиция белән катнаша. Республиканың иң алдынгы 26 колхозы СССР Җир эшләре халык комиссариаты карары нигезендә йөк автомобильләре, төрле авыл хуҗалыгы машиналары белән бүләкләнә. Алар арасында «Шәмгул» колхозы да бар - ул йөк машинасы һәм алты ат көчле катлаулы сугу машинасына лаек була.

Социалистик кыр батырларының Бөтентатарстан съездында Балтач районыннан 79 делегат, шул исәптән 72 колхозчы-ударник катнаша. Аларның 62се татарлар, калганнары башка милләт вәкилләре. Араларында 13 коммунист, 18 ВЛКСМ әгъзасы бар. Җиде делегат укый-яза белми. 25 делегат 30 яшькә кадәр, 38е 30-50 яшьтәгеләр, 4се илле яшьтән олы. Әлеге фидакарь җаннарның - мин аларны «беренчеләр» дип атадым - кайберсенең балалары, күбесенең оныклары әле безнең арада яши булыр. Аларны сөендерү һәм уйландыру максатыннан делегатларның исемлеге белән таныштырып китү кирәк дип саныйм.

1. Сәрдек авылындагы «КИМ» колхозыннан өлкән ат караучы Гафиулла Әхмәтҗанов.
2. «Кызыл Ор» колхозы игенчесе, авыл Советы әгъзасы (депутаты) Нури Галиев.
3. Көшкәтбаш авылындагы «Корыч» колхозыннан игенче Гади Шаһиев.
4. Шул ук колхоздан сукачы Минһаҗетдин Хөснетдинов.
5. Шушмабаш авылындагы колхоздан сукачы Вәли Йосыпов.
6. Түнтәр авылындагы «Үрнәк» колхозыннан игенче Нурзадә Мостафин.
7. Шул ук колхоздан уку йорты мөдире (избач), авыл партия ячейкасы секретаре Сәмигулла Гатиятуллин.
8. Шул ук колхоздан чәчү машинасында эшләүче Фәрханә Фәйзуллина.
9. Шул ук колхоздан бригадир Якуб Сафин.
10. Нөнәгәр авылындагы «Шәмгул» колхозыннан комсомолец, игенче Шәриф Гайнуллин.
11. Шул ук колхоздан партия әгъзалыгына кандидат, бригадир Сәет Гатин.
12. Шул ук колхоздан игенче Мәрьям Фәйзрахманова.
13. Шул ук колхоздан сукачы Сәмигулла Хәйруллин.
14. Түбән Кенә авылындагы «Кызыл чишмә» колхозыннан сукачы, авыл Советы әгъзасы (депутаты) Каюм Закирҗанов.
15. Иске Торҗа авылындагы колхоздан игенче, комсомолец Александр Шишкин.
16. Ишнарат авылындагы «Уракчы» колхозыннан сукачы Ибраһим Низаметдинов.
17. Югары Кенә авылындагы «Фән» колхозыннан игенче Мөхәммәт Вафин.
18. Пархода авылындагы Фрунзе исемендәге колхоздан игенче Нигъмәт Галиуллин.
19. Улисьял авылындагы «Уял» колхозыннан сукачы, комсомолец Василий Соловьев.
20. Сосна авылындагы «Кызыл үрнәк» колхозыннан сукачы Нигъмәт Гатауллин.
21. Шул ук колхоздан сукачы Шамил Шакиров.


Рәсемдә: Фазыл Рәхмәтуллин.


Рәсемдә: Сәмигулла Хәйруллин.
(Дәвамы бар).

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: