Хезмәт

Без аның белән бәхетле

Җәйге иртә, таң сызыла. Буа өстеннән әкрен генә томан күтәрелә, су өстендә калган казлар йокымсырап утыра, ара тирә әтәч кычкырган тавышлар ишетелә, таллыкта сандугач сайрый. Илаһи матурлыкка сокланып ул мәчеткә, иртәнге намазга ашыга. Рәхәт, җанга рәхәт мизгелләр, тынлык. Ул тынлыкны ара тирә кычкырган бака, якында челтерәп аккан чишмә тавышы тагын...

Аның Һәр иртәсе әнә шулай бөек Аллаһ биргән нигъмәтләргә соклану, шөкерана итү белән башлана, һәр танда авыл өстенә аның моңлы азан тавышы яңгырый. Шөкер, мәчетләребез күркәм. Уку залы, спорт залы, тәһәратха-нәсе, гыйбадәт, сөннәт заллары гына да ни тора! Мәчетнең буш торганы юк. Җәй көне 40-50 балага мәчет яны лагере, кышын 6 яшьтән бОкача һәр кеше өчен дәрес алу мөмкинлекләре бирелгән. Ә бәйрәмнәре үзе бер могҗиза. Һәр җомга көнне мәчеткә килүче 50-60 кеше аның өчен генә түгел, гаиләләр өчен зур сөенеч. Гаетләрдә тулы мәчетләрне, андагы яшьләрне күреп, сөенечтән аның күзләренә яшь килә. Өлкәннәр көне, әниләр бәйрәме, мәүлет бәйрәме, әтиләр көнендә мәчеттәге табыннарда күпме вәгазьләр тыңлана, бүләкләр өләшенә. Әнә, 1нче сентябрь көнне бәйрәм тантанасыннан соң мәктәп ишек алдына җәелгән табында 200ләп кеше сыйланды. Урамда пылаулар пеште, табада коймаклар чыжлады, сый-нигьмәттән өстәлләр сыгылып торды. ТР Президенты аппаратындагы дин эшләре буенча җаваплы Марат Илшатович Гатин да мондый хозурлыкны күреп сокланды. Лаеклы ялдагы укытучы, техник хезмәткәрләр, бүгенге көндә белем бирүче мөгаллимнәр, укучы­ларыбыз табында Аллаһ биргән нигъмәтләрдән авыз итте, гает бәйрәмендә катнашты, җанга рәхәт сүзләр ишетте. Мондый күркәмлек ел әйләнәсе дәвам итә. Бу изгелеккә, яхшылыкка, әхлаклылыкка тартуның бер чарасы. Инде традициягә әйләнеп баручы мөселман балалары сабан туе гына да ни тора! Быел аңа 160 меңгә якын акча сарыф ителде. Бәйрәмдә катнашучы һәр бала бүләк белән китте, ризык белән сыйланды. Рамазан аенда авыл җирлегенә кергән һәр авылның ятимнәренә пакет-пакет бүләкләр, нәзер корбаннарына итләр өләшү, кешене сөендерү Җәлил хәзрәтнең көндәлек гамәле, изгелеге. Аның бер нәрсәгә мохтаҗлыгы юк, тели икән Аллаһ һәр эшенә уңайлык бирә дә тора. Узган уку елында аның ярдәме белән күпме бәйрәм табыннары оешты, мәктәптә күпме ремонт эшләре башкарылды. Аңа ярдәм сорап килүчеләр дә бихисап, хатлар да салалар, киңәшкә дә киләләр. Таба вакытын, җавап бирә, ярдәм һәм киңәш итә, янына барып килә. Әнә шуңа күрә сүзе үтемле, киңәше акыллы, теләге изге, гамәлләре бихисап булган бу кешегә бик күпләр рәхмәтле. Аның дөнья күргән вәгазьләр китабы җир шары буйлап сибелгән халкыбызның өстәл китапларына әйләнгән икән, җан азыгы биргән әлеге гыйбрәтле язмалар өчен күпләр аңа рәхмәт әйтә, очрашуга дәшә, бүләкләр җибәрә, үзен бер күреп сөйләшү нияте белән яна. Әнә шуңа күрә аны өйдә күрү җиңел түгел. Аның изге күңеленә бөтен дөнья сыя ала. Шулай булмаса, гел изгелектә йөрмәс иде. Әнә, авылыбызга яңа юллар салалар, 4 күпер төзеп куйды­лар. Ленинградның асылмалы күперләре бер читтә торсын, чокыр-чакырлы юллардан тәмам туйган авыл халкы сөенеп бетә алмый. Җәлил хәзрәт эше бу, Президентка кадәр барып, хәлне аңлата алды һәм аны аңладылар, тыңладылар. Ә безгә җан рәхәте, элдертәбез яңа юллардан. Бихисап аның эше, бала туа - исем куша, кавыша­лар - никах укый, вафат булалар - җеназага ашыга. Бәйрәмнәр оештыра, балаларга дәрес бирә, вәгазьләргә йөри, республикада баш казый, район Мөхтәсибе, саный китсәң күпкә җыела икән. Зур дипломатик көчкә ия әлеге шәхес белән күпләр киңәшә, исәнләшә икән, бу аның хезмәтен тану, бәяләү дигән сүз. Казан авыл хуҗалыгы институтын кызыл дипломга тәмамлаган Җәлил Фазлыев экономист кына түгел, педагог та, дипломант та, оста психолог та, авызына каратып торучы вәгазьләр остасы да, финансист та, архитектор да, бакчачы да булып чыга түгелме?! Әйе, андыйлар бик сирәк туадыр ул. Аның өстенә әле аның тату гаиләсе, әнисе Маэва апа бар. Бик матур яши алар, бакча тулы аллы-гөлле чәчәкләр, кар бетүгә чәчәккә бөреләнүче, кар яуганчы уңыш бирүче төрледән-төрле җиләкләр, җимеш агачлары, мул уңыш бирүче кыйблага караган түтәлләре... Үзең күрсәң сокла­насың, һәр өлеш фантазия белән башкарылган. Саз камышы да, көнбагыш, басу кукурузының ямь биреп утыруы да сокландыргыч. Анда кызыл шомырт, груша, алма, чияләрнең, яшелчәләрнең уңышына карап телсез каласың. Аның оста гөмбәче икәнен дә әйтсәк, ничек җитешә икән диярсез. Ул иртәнге намаздан соң гөмбәгә йөрергә ярата, урман аның өчен дәва үзәге. Ул ял йортларының ишеге кайсы якка ачылганын белмидер, аның өчен туган як урманнары, елга буйлары якынрак.

Мин әле аның сәхнә тоткан чакларын да хәтерлим. Шаян сәхнәне ярата иде ул. 35 яшенә кадәр туры баганага менү буенча тирә-якта Сабантуй батыры булып торды, аннан оста йөгерешче юк иде. Тел бистәсе булуы кеч­кенәдән, мәзәкләр ярата ул. Шәех абый аның мәзәкләреннән китап басарга да хыялланган иде. Әнә шундый хыялый да, эшчән дә, бөек тә, күркәм дә булган Җәлил хәзрәтнең, үзе әйткәндәй, 20 яшь тулуына 35 ел булган. Шушы гомер эчендә күпме изге эшләр башкарылган, сөенечле көннәр узган. Балалар башлы-күзле булган, оныклар баш калкыткан. Улы Булат белән килене Гөлфия аңа сөеп туймаслык, оныклар бүләк иттеләр, Әминә белән Әхмәт килсә, өйгә тәмле сабый исе тарала. Кызы Айсылу белән кияве Арслан да пар килгәннәр, алар бәби көтә. Улы Алмаз шушы арада гына башлы-күзле булды, килене Альбина да үзләренә охшаган, сөйкемле. Олуг юбилейга гаилә түгәрәкләнде. Аллаһ аларның бәхет капкаларын ачып куйсын, сәламәт булсыннар. Хәзрәте­безгә кылган изгелекләре өчен ихлас рәхмәт, эшләре дәвамлы булсын, сөекле хәләл җефете Гөлфәния ханым белән озын-озак, бәрәкәтле гомер кичерсеннәр. Без аның белән бәхетле. Илфат Сәмигуллин фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: