Хезмәт

Без дәһшәтле чор балалары

Йөрәге аша үткәреп, бөтен күңелен биреп язылган бу хатны үзгәртергә дә, кыскартырга да кыймадык. Күләмлерәк булса да, хезмәттәшләр белән киңәшеп, берничә газетага бүлеп, ничек язылган шулай бирергә булдык.

Немец-фашистлар илебезгә һөҗүм иткәндә миңа 10 яшь иде. Шул елны көзен әти Ватаныбызны сакларга китте һәм шул китүдән әйләнеп кайтмады. Без бер әнигә 5 бала өелеп калдык - ике апам, энем һәм сеңлем. Шулай итеп ир затыннан буларак, мин өйдә хуҗа кеше булдым. Әле 1941 елда «хуҗа» булу минем үтә бала булуымнанмы, әллә әле авылда олыраклар һәм миннән 3-4 яшькә өлкәнрәкләрнең ише булгангамы, ул кадәр үк кыен түгел кебек иде. Ни әйтсәң дә әтиләрдән калган «запас» та бетмәгән.
Инде - 1942-43 елларда хәл үзгәрде - мөмкин булган һәр ир затын, җиләк кебек яшь кызларны сугышка чакырдылар. Тылда эшләү нигездә хатын-кызга һәм безнең ише малайларга калды.
Безнең бурычлар шактый күпкырлы һәм катлаулы - кышын мәктәптә укуны дәвам итәргә (уку әсбаблары җитми - иске китап битләренең якты өлешен язу өчен файдаланабыз) һәм уку бурычларын үтәргә, мәктәптән кайткач чана тартып я мәктәп өчен, я үз хуҗалыгыңа утынга 8-10 километр арага (утын мәктәпкә алдан әзерләнгән булса да, үзең ягардай утынны эзләп табып әзерләп алып кайтасы) китәсең. Кием-салым юка, ул елларда кар-бураннар күп, бик көчле салкыннар булды. 52 градус минуслы салкыннар безнең якта үсә торган җимеш агачларын өшетеп бетерделәр.
Бервакыт мәктәптән кайтып чуенда кабыгы белән пешерелгән санаулы бәрәңге ашап, бер апам белән икебез ике чана тартып утын эзләргә киттек һәм әзерләп (ботак-сатак инде ул) төяп кайтырга чыктык, ул вакытта инде караңгы төн. Ярты юлны узгач, мин ике аягымның берсен атлый алмас булып арыдым. Кайтыр хәлем юк. Апа үгетли: минем чанадагы йөкне (аның йөге дә ике ягарлык утын инде) аңа күчерик дип тә, башкача ялварып карады, минем үз фикерем. Бераз ял иткәч кайта алырмын күк. Шулай апаны кайтарып җибәреп басуда калдым...
һәм чанага ятып йоклаганмын. Туңып-уянып китсәм юлдан берәү килә. Әни икән... минем юлда калуымнан куркырга сәбәп тә бар. Кордашым, уку алдынгысы, бик акыллы Салих Хәкимҗанов шулай юлда калып өшеп үлде. Ул салкыннан качарга уйлап якындагы эскерт артына кергән һәм йокыга киткән...
Әни угычтан уган бәрәңгедән торган ипине азрак, бәрәңге таралып китмәслек он катнаштырып пешергән һәм шул ипине бер кисәк миңа да алып килгән. 4 километр араны чана өстерәп авылга апа күпме вакыт кайткандыр, әни әзерләнеп чыгып күпме вакыт килгәндер, билгесез - мин шуның кадәр вакытны кырда үткәреп нык туңганмын, әни алып килгән шул бер кисәк ипине ашагач миңа җылы да, көч тә керде. Йөкне генә түгел, әнине дә утыртып тартырга була иде - менә нәрсә ул ипи, ә хәзер аны чүп савытына салырга да кулыбыздан килә...
Кышны шулай уздырып язга чыккач, без малайлар, атлы сука белән җир сөрү-тырмалау, печән чабып-җыю, урып-җыю, катлаулы сугу машинасында сугу өчен көлтә китерү кебек эшләрне төп башкаручылар идек.
Сәләх бабай Хәйретдинов (урыны оҗмахта булсын) остазлыгында көлтәләрдән кибән салырга өйрәндем. Чөнки урылган ашлык кыш көне, башка эшләр җыелгач сугыла иде. Сугылган ашлык гади генә ашлык киптерү (сушилка) урыннарында утын ягып киптерелә, ә утын хәзерге Мари Иле урманнарыннан 17-20 километр арадан үгезләр җигеп алып кайтыла.
Безнең тәҗрибә «куәтле» булганлыктандыр инде урманда күчәр башы агачка эләгеп үзәккә үтә иде. Хәзер урманның теләсә кайсы урыныннан машина төяп чыга... Азык җитмәүдән атлар күпләп кырылды, күтәрәмгә калдылар һәм корчаңгы чире басты. Кырларны эшкәртү колхозчылар сыерлары өстенә калды. Сыер дуласа аттан яман, дисәләр дә, ул мескеннәр сукада алай дулый алмадылар.
Эш урынына иртәнге 3 сәгатькә барып җитсәң, бәрәңгесез, итсез, арыш онын суга болгатып пешергән «аш» дип исемләнгән ярты литр чамалы ризык аласың, соңарсаң ул эләкми. Шул ризыкны кабул иткәннән соң һәркем билгеләнгән урынында эшкә тотына.
Иртәнге 4тә үгез җигеп китеп, кич 7-8ләрдә төйи алган яки үгез тарта алган утынны сушилкага кайтарып бушатасың. Моның өчен үгезне 2-3 тапкыр юлда туктатып үлән кимертмәсәң ул йөкне алып кайтмый - кайда ашарлык, эчәрлек нәрсә күрсә, шунда өстерәп алып кереп китә. Үзеңнең дә иртән кабул иткән ярты литр «балтушка»ң күптән гамәлдән чыккан, үгез ашаганда үзең дә акбаш, какы, кузгалак кебек үләннәр белән «тамак туйдыра» торасың.
Беркөнне кайтуыма колхоз председателе очратып: «Шушының өчен үгез азаплап шунда кадәр барып йөрдеңме?» - дип әти-әниләрне искә алып нык тиргәгәч, горурлыгыма ярамады. «Син аны башта үлчәп кара», - дидем һәм ул рәхмәт төшкере каршы килмәде, үлчәтеп карады (сушилка янында товар үлчәве тора) һәм арбадагы ике метрлы ике каен яркасы 7,5 центнерны тартты, ә үзем 30 кг. малай... Шуннан соң председатель акны-күкне әйтми генә китеп барды.
Әйткәнемчә, бөтен ашамлык бәрәңге, шунлыктан исәпләп, орлыкка калсын дисәң, аны санап тотасы. Басу кардан ачыла башлауга без каргалар сымак басуда көздән калган өшегән бәрәңгене кар суында яланаяк диярлек (чөнки киеп барган чабатаңны туң балчык тартып алып кала) җыеп алып кайтып ризык хәзерләтәсең.
(Дәвамы бар)
Мәкаләнең дәвамы: Без дәһшәтле чор балалары
Фото: http://tornado-84.livejournal.com/116564.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: